Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Каравелла” комплексы: майлы калҗа, ә хакыйкать кайда...

Шәһәр уртасында сәүдә-офис комплексы төзүгә кагылышлы мәсьәләдә калада билгеле эшмәкәр белән район башкарма комитеты арасында конфликтлы хәл туды.

Хәер, район башкарма комитеты гына түгел, Тынычлык проспекты, 31 нче йорт һәм Нефтьчеләр проспекты, 19 нчы йортта яшәүчеләр дә әлеге урам чатында төзелеш башланасын белеп чиксез борчыла башлады. Бу өлкәдә бөтенләй мәгълүматы булмаганнарга да аңлашылганча, төзелеш башлана-нитә калса, магистраль челтәрләрне яңабаштан корырга һәм дистә еллар күз карасы кебек саклап үстергән агачларны кисәргә туры киләчәк.

Әйтергә кирәк, Алабуга эшмәкәре Василий Баранов җир эшләрен башлау артыннан ел ярым йөри инде, тик менә район башкарма комитетыннан гына рөхсәт ала алмый. Төп сәбәп, мөгаен, шул тирәдә яшәүче алабугалыларның ризасызлыгы булса кирәк.

Өч катлы сәүдә-офис үзәге төзүгә шәһәр хезмәтләре тарафыннан рөхсәт документларын кулында саклаган хәлдә һәм моның өчен дүрт миллион сум акча сарыф иткән эшмәкәр ансат кына бирешергә җыенмый - әгәр вәзгыять аның файдасына үзгәрмәсә, ул суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә ниятли.

"Каравелла" дип аталган әлеге проектның учредителе буларак, Василий Баранов анда офис өчен бүлмәләр, шул исәптән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, эконом һәм премиум класслы матурлык салоннары, пиццерия, суши-бар, кафе, электр товарлары бүлеге, брендлы кием-салым бүлекләре урнаштырырга тели. Шушында ук өч банк филиалы урнашыр дип көтелә.

Мәкалә белән тулысынча "Алабуга нуры" газетасының 19 октябрь санында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев