Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайда укырга?

Алабугада 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен "Чыгарылыш укучысы" профориентация чарасы узды.

Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Каманың 10 югары һәм урта уку йорты вәкилләре укучыларга үзләренең укулары һәм студент тормышы турында сөйләде. Мисалга, Алабуга медицина училищесы студентлары баланы төрергә, кан басымын үлчәргә һәм венага укол салырга өйрәнергә тәкъдим иттеләр, бу укучыларда зур кызыксыну уятты һәм күбесе макетта сынап карарга теләк белдерде.
− Без әле югары уку йортын сайламадык, ләкин кайсы юнәлеш буенча укыячагыбызны ачыкладык - төзелеш һәм мәгълүмат технологияләре. Әле икеләнеп йөрүчеләр булса, бәлки, бу ярминкә аларга ярдәм итәр, - ди 4нче гимназия укучылары Семен Макаров һәм Сергей Коклихин.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең төп инспекторы Наталья Белова билгеләп үткәнчә, мондый акция ел саен үткәреләчәк.
− Безгә күп укучылар мөрәҗәгать итә, сорау зур булган белгечлекләр белән кызыксыналар, шуңа күрә һөнәрләр белән таныштыру балалар бакчасыннан ук башлана. Урта звено белән без "Иллюзион" кинотеатрында очрашабыз, алар анда һөнәрләр турында фильмнар карый, ә югары сыйныф укучылары безгә үзләре килә. Һөнәргә өйрәтү кабинетында алар үзләренә кайсы сфера якынрак икәнен ачыклау өчен, компьютерда диагностика үтә. Аларның шулай ук безнең белән бергә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы предприятиеләренә экскурсияләргә чыгу мөмкинлеге бар, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев