Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә кыз язмышы шәһәрне тетрәндерде

Сишәмбе көнне бар шәһәрне куркыныч яңалык тетрәнергә мәҗбүр итте: 4 нче гимназия янындагы чокырда аңсыз хәлдә булган кыз табыла. Табиблар кызның кыйналган һәм көчләнгән булуын ачыклады. Хәзерге вакытта кыз Казанның Республика балалар клиник хастаханәсендә. Ул аңга килгән. "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары хәбәрчеләре вакыйга урынында булып, барысын да үз...

Юллар кая илтә?

Настя (кызның исеме шулай) яшәгән йорттан ул укыган 4 нче гимназиягә ике юл илтә: беренчесе - "Көмеш" чишмә яныннан мәйданга таба Песчаный тыкрыгы буенча бара торган асфальт юл, икенче юл Ключевой тыкрыгыннан гимназиягә таба сузылган. Хәер, мәктәпкә барып җиткәнче ул тар сукмакка әверелеп бетә диярлек.

Гадәттә Настя икенче юл белән йөргән. Бу турыда безгә шушында яшәүче Галина апа Шахматова сөйләде. Галина апа еш кына кызның бу юл буенча мәктәпкә баруын күргән. Мәктәпкә гадәттә сеңлесе белән йөргән Настяны еш кына әтисе дә озаткан. Тик менә фаҗига булган иртәдә апа кызны күрмәгән.

- Алар зур, тату, эшчән гаилә булып яшиләр, - ди Галина Шахматова. - Балалар йортыннан ике баланы тәрбиягә алдылар. Тәрбиягә алган өлкән кызга 13 яшь. Катя исемле кызлары да гел исәнләшеп, минем белән сөйләшеп уза.

19 февраль иртәсендә Настя ни сәбәпледер мәктәпкә үзе генә китә.

Кызга кайда һөҗүм итүләрен аңлар өчен шул ук юл белән барабыз. Кечкенә таудан менәбез. Сукмак кар белән капланган, шуңа күрә баруы да авыр.

Менә без ниһаять тау башына менеп җитәбез. Уңда - озын бетон койма, ә аның артында Водоканалның чистарту корылмалары территориясе.

Бетон коймадан кызны тапкан чокырга кадәр без якынча 400 адым санадык. Ә кызның өеннән мәктәпкә кадәр юлның озынлыгы якынча 800 метр. Биек койма тирә-юньне күрергә ирек бирми. Менә биредә җинаятьче үз корбанын көтеп торгандыр да.

Ул иртәдә дә Настя шул юл белән барганмы - монысы әлегә билгеле түгел. Тик гимназиядән ерак түгел урында без тагын бер хатын-кызны очраттык. Ул безгә гимназиягә илткән тагын бер юлны күрсәтте. Бу юл мәйдан аркылы, коттеджлар поселогы аша уза һәм "Көмеш" чишмә яныннан Песчаный тыкрыгы буенча Шишкин урамына төшә.

-Настя мәктәпкә сукмактан түгел, чишмә яныннан мәйданга таба бара торган асфальт юлдан йөрде,- дип аңлатты безгә кызның әнисе.

Бу юл белән барган очракта Шишкин урамыннан мәктәпкә кадәр юл озынлыгы бер чакрымлап кына була. Безгә очраган Маша әби дә кызны белгәнен әйтте. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, кызның эзләре койма белән уратып алынган коттедж поселогы янындарак өзелә.

Мәктәпкә барып җитмәгән...

Нәкъ койма каршында, аскарак төшсәң, Настяны тапкан чокырны күрергә була.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, менә шушы куркыныч, куаклар үскән урында җинаять башкарылган да инде. Гап-гади чокыр, урыны-урыны белән чүп калдыклары салынган пакетлар да аунап ята, куак чыбыклары уралып беткән. Бала яткан чокыр яныннан кешеләр үтеп киткән очракта да алар аны күрмәс иде. Чөнки моның өчен анда махсус текәлеп карарга кирәк.

Кызны ике ир-ат күреп ала. Хәер, алары да эш белән йөрми: алар бу урынга кече йомышларын йомышларга дип килә. Аста, чокырда алар кардан чыгып торган бала аягы күреп алалар һәм шул урыннан ерак түгел 10 нчы класс укучылары белән физкультура дәресе алып барган укытучыга хәбәр итәләр.

Укучылар вакыйга урынына ашыга. Ике егет кызны мәктәпкә күтәреп алып килә. Укытучылар да кызны шунда ук танып ала. Гимназиягә ашыгыч ярдәм машинасы һәм полиция чакырыла. Кызны шунда ук Алабуга үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып китәләр.

Иң әһәмиятлесе - аякларны саклап калу

Өстендә сарафан һәм пуховик кына булган 8 яшьлек кыз 10 градус салкында өч сәгатькә якын чокырда ята. Аның куллары һәм аяклары өши.

Кызның аяк-кулларын ампутациядән саклап калу өчен табиблар көчләреннән килгәннең барын да эшли.

Кыйналган һәм мәсхәрәләнгән кызны күргән табибларга үзләренә дә тынычландыргыч дарулар таләп ителә. Кыз аңсыз хәлдә дә елый. Тән температурасы 26 дан 36,8 градуска күтәрелә башлагач бөтен тәнен бизгәк тота.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов күптән көтелгән яңалык хәбәр итте:

- 19 февральдә кичкә таба Настяның хәле яхшыруга таба үзгәрде, - диде ул.

Шул ук көнне кичке сәгать тугызда кызны махсус машинада Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киттеләр. Өшегән аяк-кулларга басымның үзгәреп торуы начар тәэсир итүдән куркып, табиблар аны вертолетта алып барудан баш тарта.

Барлык дәвалау һәм диагностика чаралары - Татарстан Сәламәтлек саклау министрының шәхси контролендә.

Хәзер кыз уртача авыр хәлдә. Ул аңына килгән һәм табибларның сорауларына җавап бирә башлаган.

-Настяның аяк-куллары төзәлә башлады. Бәхеткә, ампутация таләп ителмәде. Тикшерүләрдән күренгәнчә, сынган урыннар да юк. Безне аеруча борчуга салган баш мие гематомасы булмавы да ачыкланды, - дип хәбәр итте безгә Шәфкать Әхмәтҗанов.

Тикшерү бара

Җинаятьчене эзләү эшләренә Алабуганың полиция хезмәткәрләре һәм аларның Казан коллегалары җәлеп ителде.

Мәскәүдән Татарстанга Рәсәй Тикшерү комитетының тәҗрибәле криминалистлары килде. Алар җинаять эшен тикшерүдә ярдәм итәргә тиеш.

Штабны ТР Тикшерү комитеты җитәкчесе Павел Николаев җитәкли.

Кичә Алабугада, РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган баланы көчләү) нигезендә кузгатылган җинаять эшен тикшерү буенча оператив киңәшмә узды. Аның нәтиҗәләре буенча, РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте, 30 нчы маддәнең 3 нче часте (кечкенә яшьтәге баланы үтермәкче булу) нигезендәге җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачылды. Җинаять эшләре бер производствога берләштерелде

Хәзер якындагы мәктәпнең укучылары һәм укытучыларыннан сорау алу бара, шаһитләр эзләнә.

- Фаҗига урынында табылган әйберләр буенча биологик, трасологик һәм башка экспертизалар үткәрелә, - диде Алабуга районара тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Иванов. - Җинаятьче эзенә төшәргә мөмкинлек бирәчәк объектлар билгеләнә.

Вәхшине моңа кадәр дә шундый җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр арасында да эзлиләр. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

-Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында тикшерүчеләрдә җинаятьченең фотороботы бар һәм алар кыздан сорау алу да үткәргәннәр икән, дигән ялган мәгълүмат күренгәли. Бу - чынбарлыкка туры килми, - ди РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Сорау алу һәм тикшерү барышында алынган һәм дөреслеккә туры килгән барлык мәгълүмат халыкка хәбәр ителәчәк.

Закончалыкмы яки туры килүме?

Кызның портфеле, дәфтәрләре һәм киемнәре вакыйга урынында табылды. Җинаятьче тикшерү эшләренең барышы турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетеп белмәсен өчен тикшерүчеләр мәгълүматны өлешләп кенә хәбәр итә. Яр Чаллыда Василиса Галицинаны үтерүдә шикле кеше нәкъ менә шулай берничә көн хокук саклаучылардан яшеренә алган: җинаятьче югалган кызны эзләү барышын социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча белеп барган һәм машинасын нинди билгеләр буенча эзләүләрен аңлагач ул тиз арада тонировкасын алып куйган.

Әмма Василиса Галицинаны үтерү һәм алабугалы Настяны көчләү эшләре берничек тә үзара бәйле түгел, диләр тикшерүчеләр. Бу турыда РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарә җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә. Кызларның тышкы кыяфәтләре охшаш булу шулай ук бары тик туры килү генә, дип ассызыклады ул. Чаллы һәм Алабугадагы җинаятьләрнең үзара бәйле булуы турындагы версия дә дөрес түгел.

8 яшьлек Настя, Василиса кебек үк, күп балалы гаиләдән. Аның ике апасы һәм абыйсы бар. Тагын ике баланы гаилә тәрбиягә алган. Сишәмбе көнне Настяның әтисе сорау алуда булган.

- Җинаять кыз табылган урында башкарылган дигән фаразлар бар, - диде Алексей Иванов.

Мәгълүмат өчен - бүләк

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Оператив-тикшерү эшләрен үткәрү өчен Алабугага ТР эчке эшләр министры урынбасары, Баш тикшерү комитеты җитәкчесе Иван Китов җитәкчелегендә ТР Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты хезмәткәрләре килде. Хәзерге вакытта шаһитләрне табу эшләрендә 220 полиция хезмәткәре катнаша. Җинаятьне ачуга ярдәм итүче төгәл мәгълүмат өчен Алабуга депутатлары 500 мең сум күләмендә акча вәгъдә итә.

Мәгълүматны 02 яки 7-82-82 телефоннары аша хәбәр итүне сорыйлар.

Ярдәм

Настяның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу турыда район башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр итте. Ул кызның гаиләсе белән очрашып, нинди ярдәм кирәк булуын ачыкларга планлаштыра. "Без кирәк булганның барысын да эшләячәкбез. Ярдәм бюджеттан күрсәтеләчәк. Шулай ук алабугалылар да бу гаиләгә ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Бу максаттан Настяның әнисе исеменә хәйрия исәбе ачылды", - диде башлык.

ОАО «Сбербанк России» Елабужское ОСБ 4690

ИНН 7707083893

КПП 164602001

Расч. счет 30301810042006006241

Кор. счет 30101810600000000603

БИК 049205603

Счет 42307810662410023635/48

Кичә Геннадий Емельянов Казанның Республика балалар клиник хастаханәсендә Настяның әтисе белән очрашты һәм гаилә өчен таләп ителгән барлык реабилитация чараларында ярдәм булачагын белдерде.

Резерв фондыннан район башлыгы Геннадий Емельянов боерыгы белән зыян күргән гаиләгә 200 мең сум акча биреләчәк.

Моннан тыш, җирле үзидарә органнары, шәһәр-район башкарма комитеты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын да шушы исәпкә күчерәчәк. Хәзер район җитәкчелеге ярдәмнең башка төрләре турында да фикерләр кабул итә. Хакимияттә махсус комиссия булдырылды.

Әти-әниләр патруле

Бу көннәрдә шәһәр һәм район мәктәпләрендә балаларны яклау темасына җыелышлар үткәрелә.

Мәктәптән ерак яшәүче балалар аерым контрольдә булачак. Мәктәпкә килмәгән укучылар да укытучылар игътибарында булачак.

Шәһәр мәктәпләренең барысында да әти-әниләр патруле булдырылган. Кичләрен алар мәктәп янындагы урамнарны карап чыга. Кызганыч, күпчелек ата-ана бу эшкә игътибар итмәгән. Бәлки бу очрактан соң алар бу эшкә башкача карый башлар, дип ышана "Ышаныч" эзләү төркеме волонтерлары. Алар әти-әниләрне патруль составына керергә өнди.

Чаллы һәм Алабугада булган вакыйгалардан күренгәнчә, балаларга үзләренә генә йөрү куркыныч була башлады. Төркем координаторы Шамил Халиков сүзләренчә, бу - кирәкле чара. Бары шулай эшләгәндә генә балаларга каршы башкарылган җинаятьләр белән көрәшеп булачак.

Психолог киңәш бирә

КФУ Алабуга институтының өлкән педагог-психологы Любовь Исаева:

- Балалар белән иминлек техникасы турында сөйләшү мөһим. Аларга яктыртылмаган, кеше йөрмәгән урыннарны урап узу кирәклеген аңлатырга кирәк. Ата-аналар моңа балаларын үзләре өйрәтергә тиеш. Әйтик, әни кеше вакытны әрәм итмәс өчен караңгы урыннарны йөгереп уза икән, бала да бу юлны хәтерендә калдыра. Әни кеше балага үрнәк күрсәтергә тиеш. Балаларга сыйныфташлары белән икәүләп-өчәүләп мәктәпкә барырга һәм аннан кайтырга кирәк. Ата-аналар балаларга дуслашырга ярдәм итәргә тиеш.

Җинаятьчеләр балаларны кәнфит, төрле тәм-том белән кызыктыра, дип күп сөйлиләр. Бала бик-бик теләгән әйберсен әти-әнисенең кайчан да булса сатып алачагын белергә тиеш. Еш кына безнең әниләр "акча юк", дип әйтергә ярата. Бала моңа ияләшә һәм бернигә дә өметләнеп булмаганын аңлый. Ә берзаман яхшы абый тәмле кәнфит белән сыйларга тели икән - нигә әле ризалашмаска ди?

Контроль бик мөһим. Акчагызны кызганмыйча балагызга арзан телефон алып, аның белән элемтәдә булыгыз. Балага шылтыратып та, бала телефонын алмаса, тиз арада мәктәпкә шылтыратыгыз, балагызны бар җирдән эзли башлагыз.

Гөлшат Солтанова

Әминә Дәминова

Сәрия Сәлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев