Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Командир Нуретдин

Бөек Ватан сугышы вакытында армиягә алынганнарга зур сынаулар аркылы үтәргә туры килә. Нуретдин Рәхмәтуллинның җиде елга сузылган хәрби хезмәте - шуның бер мисалы.

1927 елда туган Нуретдин үзеннән өч яшькә кече тормыш иптәше белән икесе бер авылдан.

- Урамнар гына икенче, - ди Нуретдин Нәфикъ улы елмаеп. - Баулы районының Салих авылыннан без.

1963 елдан бирле алар Алабугада.Тату гына ике ул, ике кыз үстереп, аларның шатлыгына куанып, кайгыларын уртаклашып яшиләр. Биш оныклары үсеп җиткән, хәзер оныкчыкларын үстерешәләр.

- Бик яратабыз аларны, үзләре дә "әби, бабай", - дип кенә тора, - ди Вәсилә апа, ә оныкчыклары җидәү: өз кыз һәм дүрт малай. Бу өйдән бер дә кеше өзелеп тормый.

Быел декабрьдә Рәхмәтуллиннарның гаилә коруларына илле ел тула. Икесе дә көр күңелле, җиңел хәрәкәтле. Нуретдин абыйга киләсе елның маенда 90 яшь тулачак.

Сугыш һәм хезмәт ветераны үзе турында күп сөйләргә яратмый.

Туган ягында җиде сыйныфны тәмамлаган егетне, армиягә алынгач, Уляновск өлкәсенең уку полкына, командирлар мәктәбенә билгелиләр. Мәктәпнең җиде сыйныфын да тәмамлаучылар иң белемле саналган чаклар була бу. Бөек Ватан сугышы тәмамланырга бер ел кала, Нуретдин Рәхмәтуллин Кемерово өлкәсендәге 415нче конвой полкына җибәрелә. Бу полк Көнбатыш Себердәге 72нче дивизия составына керә. Жиде елга сузылган хәрби хезмәт башлана. Бер ел буе бөтен илгә яманаты чыккан "Черная кошка" дип аталган банда әгъзаларын эзәрлекләүгә аларны да җәлеп итәләр. Аннан соң, тоткыннарны озата баручы кораллы отряд командиры буларак, Нуретдин Рәхмәтуллин Көнчыгышка җибәрелә. Квантун армиясе күпме генә карышса да, бирелергә мәҗбүр була. Конвой частьлары Япон, немец әсирләрен БАМ төзелешенә, Кисловодск, Иркутск, Кемерево кебек шәһәрләргә озатып тора.

- Төрле хәлләр булды инде, арада качып китәргә теләүчеләр дә бар иде, билгеле, - ди ветеран ул елларны искә алып. - Тик без моңа юл куймадык. Законда язылганча, әсирләр безнең ил файдасына эшләргә тиеш булды. Алар юллар төзүдә, шахта эшләрендә катнашты. 1947 елда, халыкара хөкем ителүчеләреннән тыш, тоткыннарга туган якларына китәргә рөхсәт бирелде.

1951 елның язы җиткәч, апрельдә демобилизация була, Нуретдин Рәхмәтуллин Себер ягына эшкә тәкъдим кабул итә. Воркутадан ерак түгел янгын частенда каравыл башлыгы булып хезмәт итә, махсус уку үтә. 1957 елда туган якларына, Баулыга кайта. Анда шулай ук хәрбиләштерелгән янгын хезмәтендә эшли. Алабугада гаиләсе белән яши башлагач та, шушы һөнәренә турылыклы булып кала. Озак еллар намуслы эшләве дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. "Мактаулы хезмәт өчен" медаленең өч дәрәҗәдәгесе белән дә бүләкләнгән ул. "Сугышчан хезмәтләре өчен" һәм башка медальләре бәйрәм тантаналарында ветеранның күкрәген бизи. Ике ел элек безнең шәһәрдән республика Президенты белән очрашуга баручылар арасында Нуретдин Рәхмәтуллин да бар иде.

- Соңгы елларда ветераннарга карата игътибар аеруча көчәйде, - ди ул. Мәсәлән, аларның фатирын төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәтелгән.

Рәхмәтуллиннарның кече уллары Равил әтисе һөнәрен сайлаган. Олысы Рәшит озак еллар уңышлы җитәкче булган, инде лаеклы ял вакыты да килеп җиткән. Нуретдин абый үзе 1977 елда пенсиягә чыкса да, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. "Нефтьче" гаражлар кооперативына рәис итеп сайлап куелганнан соң, ул 22 ел буе әлеге вазифаны бирелеп башкарган. Сугыш елларында алган командирлык сыйфатлары - Нуретдин Рәхмәтуллинның төп үзенчәлеге.

Катлаулы тормыш юлларын бергә узган, картлык көнендә балалары, оныклары игътибарында булган парларга һәркемнең дә шундый сорау бирәсе килә:

- Гомерлек гаилә коруның сере нәрсәдә?

- Бер-береңне тыңларга, тормыш иптәшеңнең яхшы якларын күбрәк күрергә кирәк, - ди Нуретдин Рәхмәтуллин. - Сабыр төбе - сары алтын, диләр бит.

Бүген онык-оныкчыкларына гына түгел, күршеләренә дә шатланып яши алар. Нуретдин абый аларга шигъри юллар багышлап, редакциягә дә алып килгән иде. Оныклары арасында шигырь язу белән мавыгучы кыз булуы бер дә гаҗәп түгел.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев