Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әкренләп булса да бурычлар кими бара

Җылылык челтәрләре предприятиесе бинасында ачылган кассада җылылык һәм кайнар су өчен түләргә була. Халыктан бу хезмәтләр өчен акча җыю да шул сәбәпле яхшырды, дип белдерде дүшәмбе киңәшмәсендә предприятиенең генераль директоры вазифаларын башкаручы Александр Немоляев.

Җитәкче әйтүенчә, кулланылган газ өчен гомуми бурычның күләме 35,6 миллион сум. Узган атна белән чагыштырганда бурыч күләме бераз кимегән. ПТС бинасындагы касса, ачылганнан бирле халыктан 437 мең сум акча җыйган.

Узган атнада планлы рәвештә салкын су торбаларындагы алты һәм җылылык челтәрләрендәге ике авария бетерелгән. Җылылык пунктлары һәм суүткәргечтә барлыкка килгән өзеклек нәтиҗәсендә 8, 9, 10, 12 нче һәм "Танайка" мәхәлләләрендә атна буена кайнар су сүндерелеп торды. Бүгенге көндә ун йортта һәм 34 нче балалар бакчасында кайнар су юк.

Индивидуль-җылыту пунктларын монтажлау буенча эшләр дәвам итә. Район башлыгы Геннадий Емельянов әлеге процесска күбрәк игътибар итәргә чакырды:

- Әлегә монтаж буенча эшләр бара, шуңа күрә күпфатирлы йортка керә торган урында магистраль җылыту челтәрләре диаметрының үткәрүчәнлеген исәпкә алуны, кулланылган җылылык һәм кайнар су күләмен исәпләүче җиһазларны урнаштыруны сорыйм. Болар - мәҗбүри. Салкын суның катылыгын һәм аның пычрануын да исәпкә алырга кирәк. Суның каты булуы ИТПны тиз арада таушалдырганын сез миннән дә яхшырак беләсез.

Сәрия САБУРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев