Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучыга: сорау-җавап

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белән берлектә, укучыларыбыз сорауларына җавап әзерләдек.

- Кулланучының дәгъвасына (претензиясенә) җавап бирү өчен, сатучының күпме вакыты бар?
- "Кулланучыларның хокукын яклау турында" Законының 22 маддәсендә ("Кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү вакыты") каралаганча, товарның сату бәясен киметү, товарның кимчелеген төзәтүгә киткән чыгымны кайтару, тиешле сыйфатлы булмаган товар сату нәтиҗәсендә килгән зыянны кайтару, товар турында яраксыз мәгълүмат бирелгән очракта, кулланучының таләпләре сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) тарафыннан таләп бирелгән көннән алып 10 көн эчендә үтәлергә тиеш.
- Дәгъва бирелгән көнне ничек дөрес ачыкларга?
- Дәгъва бирелгән көн итеп дәгъва алынганлык турында вәкаләтле зат (сатучының вәкиле) кул куйган рәсми дата санала, шуңа күрә, барысы да законлы булсын дисәгез, дәгъваны дөрес бирү турында кайгыртыгыз.
- Сатучыга дәгъваны ничек дөрес тапшырырга?
- Дәгъва белдерүнең берничә ысулы бар. Беренчесе - кул куюга турыдан-туры тапшыру. Дәгъваны сатучының үзенә бирергә, директор яисә кибет администраторына яки башка вазифаи затка тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта дәгъваны кабул иткән кеше аны алу турында раслап, числосын язарга, кул куярга һәм исем-фамилиясен күрсәтергә тиеш. Икенче ысул - дәгъваны почта аша җибәрү.
- Дәгъва бирелгәннән соң 10 көн үтте, җавап һаман да юк. Нәрсә эшләргә?
- Дәгъва белдергәннән соң, сезнең таләпләрегез үтәлмәсә, үз мәнфәгатьләрегезне суд тәртибендә яклый аласыз. Бу очракта хокук бозу күренеп тора, һәм сатучыга таләпләрне "Кулланучыларның хокукын яклау турында" Законының 23 маддә 1 пункты ("Сатучының (җитештерүче, вәкаләтле оешма, вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортерның") кулланучы таләпләрен вакытында кантгатьләндермәгәнлеккә җаваплылык) буенча белдерергә мөмкин.
"Кулланучыларның хокукын яклау турында" Законының 20, 21 һәм 23 маддәләрендә әйтелгәнчә, таләпләрне вакытында үтәмәү һәм шулай ук товарны төзәтү вакытына шундый ук товар бирү (алыштыру) буенча таләпне үтәмәү яки тоткарлаучы сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) кулланучыга һәр соңга калынган көн өчен, товар бәясенең 1 проценты күләмендә пеня түли.
Кулланучылар хокулары белән бәйле барлык сораулар белән алабугалылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренә 4-52-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев