Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куркудан куркырга кирәкме?

Сорауның болай куелышы үзе үк сәер тоела, әйеме? Шулай да аңлатырга тырышып карыйм. Адәм баласына туганыннан башлап үлгәнчегә кадәр курку хисе хас. Тәгаенрәге, аның азмы-күпме үзен, әйләнә-тирә мохитне белә башлаганнан алып (әгәр мондый хисе булмаса, ул инде акыллы дип санала алмый торгандыр).

Кагыйдә

Сабый дөньяга килүенең беренче айларында, әнисе күкрәк сөтен имезгәннән соң, күбрәк йоклый. Тамагы тук чөнки, дөньяда аның әлегә бер кайгысы юк. Менә ул инде утырып тора, яктылыкка (электр лампочкасы, көн яктылыгы һ.б.), төрле төстәге уенчыкларга, каршысында мәш килгән абый-апаларга, әти-әнисенә кызыксынып карый. Шулай да курку хисен белми әлегә. Беренче курку хисе гөнаһсыз җан иясенә тәпи атлап китеп, "ап" иткәч (яисә иртәрәк - утырган-яткан урыныннан егылып төшкәч) килә. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, бала инде сакланып атларга кирәклеген яхшы үзләштерә. Моңар аны егылудан курку хисе мәҗбүр итә. Янган утның, кайнар суның пешерү үзлегенә ия икәнлеген төшенә ул; юка боз өстендә уйнасаң, аның ярылып, су астына китү ихтималын; текә таудан чаңгы шуар өчен җитәрлек күнекмәләргә ия булу кирәклеген аңлый - боларның һәммәсе аның күңел эчкәресендәге курку (саклану) инстинктын әледән-әле хәрәкәткә китереп тора.

Урам аша чыкканда машинага тапталмас өчен, тиешле урында гына чыгарга, балалар бакчасында һәм мәктәптә үз ишләрен кимсетмәскә-җәберләмәскә, тәрбияче вә укытучыларга дөресен генә сөйләргә кирәклеген дә һәрдаим төшендереп торалар аңа. Бу - шулай булырга тиеш тә. Транспорт чарасыннан зыян күрмәс өчен сакланырга (куркырга) кирәклеген төшендерү дөрес һәм монда катлаулы берни дә юк. Бакчада, мәктәптә иптәшләре белән үзара мөгамәләдә ихлас булырга өндәү дә бары тик игелекле шәхес формалаштыруны күздә тотып кулланыла торган тәрбияви ысул. Ә менә әлеге кагыйдәне бозып, ниндидер хилафлык кылган (иптәшенең әйберсен урлаган яисә аны кыйнаган) балага педагогик алымнарга туры килмәгән җәзага тарту (кызганычка, чынбарлыкта андый хәлләр адым саен очрап тора) еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Кыңгыр эш эшләгән индивидиум (шәхес) җәзага тартылудан куркып, алдашуга бара. Баштарак ул бу кимчелекле гамәленнән берникадәр вөҗдан газабы да кичерергә мөмкин. Тик тора-бара, җавапка тартылудан ансат кына котылу юлы барлыгын аңлагач, ул инде аны тормыш кагыйдәсе итеп ала. Нәтиҗәдә, җәмгыять бер юньсез (изгой) кешегә арта. Менә монысы инде куркыныч. Курку төрләрен саный китсәк, күп инде алар. Ата-анадан курку (икенче яссылыктан карасаң - хөрмәтләү), өлкәннәрдән курку (аларны санлау дип әйтсәк тә ярый), җәмәгатьчелек фикереннән курку ("кеше теленә кереп хур булмасам ярый инде" дип, әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаска тырышу), көчсезнең көчлерәктән куркуы (көчленеке замана) һ. б.

Үз иленең патриотлары

"Үз күләгәсеннән үзе курка бит ул", - диләр кайберәүләр турында. Андый кешенең куркак булып формалашуы күп төрле факторларга бәйле булырга мөмкин. Аның беренчесе һәм иң саллысы - ата-бабалардан геннар буенча килгән бәйлелек. Монда инде тәкъдиреңә язылганнан әллә кая китеп булмаганлыгын танырга туры килә торгандыр. Шулай да шәхесне курку белмәс һәм бәйсез итеп формалаштыру өчен кайбер илләрдә финансларны да, тәрбияви чараларны гамәлгә ашыру өчен вакытны да кызганмыйлар икән. Мисалга Франция, Япония кебек илләрне китерергә мөмкин. Бу мәмләкәтләрдә кечкенә (һәм зуррак) балалар өчен махсус бүлмәләр бар һәм анда сабыйлар ни теләсәләр, шуны кыланалар, дип укыган идем. Билгеле инде, өлкәннәрнең күзәтүе астында, һәм аларның уенчыклары да үзләренә һәм башкаларга зыян китерерлек түгел. Япониядә хәтта эшче-хезмәткәрләрнең бер-берсе белән янәшә психологик ярашып эшли алуларына гына түгел, күрше фатирларда яшәүчеләрнең тавыш-гаугасыз үзара килешеп яши алуларына кадәр игътибар итәләр һәм, торак белән тәэмин иткәндә, әлеге хәл исәпкә алына, диләр. Әйтүләренчә, хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә әлеге алымның нәтиҗәлелеге бәяләп бетергесез, имеш. Ә инде кайбер хезмәткәрләрнең эш көне дәвамында (ачуын басарга булган ниятеннән), җитәкчеләренең манекен-карачкысын килеп дөмбәсләвен күпләребезнең кинофильмнардан да күргәне бардыр. Нәтиҗәдә аларда кеше Шәхес итеп тәрбияләнә һәм үз күләгәсеннән үзе курыкмый шул инде. Башкалар белән сөйләшкәндә мескенләнеп яки ачу белән ялт-йолт каранып торган японны кемнең генә күргәне бар икән, аларның һәрберсе, нәзәкатьле баш иеп (хөрмәтләү билгесе), елмаеп тора бит. Алар үз илләренең чын патриоты итеп тә тәрбияләнә. Моның шулаң икәнлеген берничә ел элек "Фукусима-1" атом электр станциясендә көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияне аларның кыска арада нейтральләштерә алулары (җенне лампага кире куып кертүләре) бөтен дөньяга ачык күрсәтте. Авариядән соңгы беренче айларда телевидение шартлау булган утраудагы имәндергеч күренешләрне еш тасвирлады: җимерелгән биналар, асты-өскә килгән күперләр һәм юллар, бер тирәгә өелгән автомобильләр һ.б. матди байлыклар. Әйтүләренчә, ник шунда әлеге әйберләргә берәр кызыгучы булсын да, ник берәр мародерлык күренеше күзәтелсен; йортсыз-җирсез калганнарга китерелгән кайнар ризыкны да фаҗигага таручылар, тәртибе белән чират торып һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек күләмдә генә алганнар, өлкәннәргә һәм картларга ярдәм кулы сузганнар (югыйсә, үзләренең дә хәлләре хәл). ТВдан 200 кешелек махсус отрядларын да күрсәтеп алдылар бер. Алары, кирәк булса, күрә торып үлемгә баручылар. Гомерләре кадерле булмаганга түгел, глобаль катастрофа нәтиҗәләрен киметергә, газиз илләрен һәм япон милләтен саклап калырга дип корбан итәләр алар үзләрен.

Бу хәлләрдән соң күп тә үтмәде, Япония, аннан күреп дөньяның башка алга киткән күп кенә илләре яңа атом станцияләре төзү һәм булганнарының да эшчәнлеген туктату турында карарлар кабул итә башлады. Аларны мондый адымга барырга әлеге төр объектларда кабат шартлау афәте килеп чыгу ихтималыннан курку этәрде. Һәм бу табигый да. Япония, табигый байлыкларга гаять ярлы һәм электр энергиясе эшләп чыгару җәһәтеннән тулысы белән диярлек атом электр станцияләренә бәйле дәүләт булуына карамастан, прецеденты булмаган әлеге адымга барды.

Русиядә курку бармы?

Шушы теманы дәвам итеп вә аның төп фабуласын курку билгеләмәсенә нигезләп, хәзер инде иксез-чиксез Русия киңлекләренә күчик. Алдан акыл түгел, күбесенчә хис һәм амбицияләр хакимлек иткән мәмләкәттә борын гына түгел, баш җимерүчеләрне (бусы образлы әйткәндә, чынлыкта әле СССР заманнарында, 1957 елгы "Маяк" һәм 1986 елгы "Чернобыль" атом шартлауларында дистә меңләгән корбаннар, йөз меңләгән гарипләр булуга карамастан) бар дип тә белмичә, моннан чирек гасыр элек туктатылган Татарстанның Кама Аланындагы атом электр станциясенең төзелешен бәгъзе "акыллы башлар" кабат яңартмакчы. Алар ышандыруынча, атом-төш энергиясеннән дә чистарак энергия юк икән, ул арзанга төшә (чынлыкта төзелеш өчен иң ким дигәндә дә 20 миллиард доллардан артык акча таләп ителә, ә моңа күп дистәләгән гидро- һәм җил белән хәрәкәткә китерелә, кояш җылысыннан эшли торган электростанцияләр төзеп була). Узган гасырның туксанынчы елларында Түбән Кама районындагы төзелешкә протест йөзеннән атом-төшкә каршы хәрәкәт оешмасы әгъзаларының Альберт Гарапов җитәкчелегендә республика шәһәр һәм торак пунктлары буйлап протест маршына чыкканнарын күпләр хәтерлидер әле. Ул чагында халык бу башлангычны күтәреп алды һәм "атом станциясе төзелешенә - юк" дигән чакыруны яклады. Белгечләр дә ошбу урынның җир асты тетрәүләре еш кабатлана торган тектоник катлаулар урнашкан җирдә туры килүен дәлилләп чыкты. Боларга өстәп, Чернобыль фаҗигасе дә хәтерләрдә әле яңа килеш саклана иде. Нәтиҗәдә төзелеш эшләре туктатылды. Идел-Кама елгалары кушылган төбәктәгеләр генә түгел, Татарстан һәм күрше-тирә республика вә өлкәләрдә яшәүчеләр дә җиңел сулап куйды. Чернобыль, Фукусима атом станцияләрендәге коточкыч шартлаулардан соң камил акылга ия булганнар, табигый курку хисенә буйсынып (бирелеп), атом реакторлы станцияләрдән баш тарткан бер вакытта, бәгъзеләрнең Кама Аланындагы атом станциясе төзелешен кабат яңартырга өндәве (бәлки, инде кайбер эзерлек эшләрен башлап җибәрүе?), йомшак итеп әйткәндә дә, башсызлыктыр, дип беләм. Бу инде сабый баланың тәпи йөреп киткәндә яки коляскасыннан "ап" итүе генә түгел, бу - куркудан тәрбиячесенә яки укытучысына дөресен сөйләмичә, кемнеңдер тора-бара әлеге начар гадәтенә ияләнеп, җәмгыятьнең "артык" (изгой) бәндәсенә әверелүе генә дә түгел, бу - курку иммунитетын югалткан (яки аннан мәхрүм ителгән) "бәхетсез"ләрнең ихтыяри-мәҗбүри трагедик финишка якынлашуы булырга мөмкин. И-их, соңга калмыйча кайтарасы иде табигый курку хисен. Кирәк чагында (кирәкмәс чагында түгел) куркып яшәүләргә ни җитә! Әйеме, җәмәгать? Ә шулай да, ахыр чиктә, без һәммәбез бер Аллаһтан гына куркырга тиешбез. Бөтен бәлаләребез дә Бөек Галәмнәр хуҗасының пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в. аша безләргә иңдерелгән изге китап - Коръәни-кәрим буенча яшәмәвебездән башлана. Шуны аңласак иде.

Фирдәвес ХУҖИН

Фотода

Кама Аланындагы ташландык АЭС биналары

kitubijca.livejournal.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев