Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш Бабайга кунакка

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары "Цитрус-тур" туристик фирмасы белән берлектә Яңа ел алды конкурсы үткәрә.

Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә аеруча көтеп алынган бәйрәм алдыннан без укучыларыбызга үзләрен киң күңелле, куәтле тылсым иясе - Кыш Бабай итеп тоеп карарга тәкъдим итәбез.

Түбәндәге фразаны дәвам итегез:

"Кыш Бабай булсам әгәр..."

һәм яңа ел юлламасы отыгыз!

Иң кызыклы һәм мавыктыргыч дип табылган юллар (ул шигырь формасында яки бер җөмлә, кыска хикәя булырга мөмкин) газета битләрендә урын алачак һәм җиңүче авторга "Цитрус-тур" фирмасы - Яңа Кырлай авылындагы Татар Кыш Бабае резиденциясенә бер көнлек юллама бирәчәк. Әкият дөньясы белән сугарылган әлеге урында сез тылсым дөньясына чума, Габдулла Тукай әкиятләре геройлары белән таныша, тамашаларда катнаша аласыз. Шулай ук татарча сөйләшә, бии, таудан шуа, атта йөри алачаксыз һәм Кыш бабай белән Кар Кызы резиденциясендә булуыгыз турында грамота-төргәк алу бәхетенә ирешерсез.

Конкурста "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына 2013 елның беренче яртыеллыгына (алты айга) язылган барлык әбүнәчеләребез катнаша ала.

Фантазиягә бай иҗатыгызны эшкә җигегез һәм эшләрегезне Әйләнеч шоссе, 15, 2 нче кат адресы буенча китерегез яки газетаның электрон почтасына new-kama@bk.ru адресына "Конкурска" дигән билге белән җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев