Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыйблам – халык күңелендә якты, матур эз калдыру

Кеше дөньяга зур максатларга ирешү, халык күңелендә якты матур эз калдыру өчен килә. Сүзем шундый кешеләрнең берсе - Фәридә Хәбибрахманова турында.

Ул Арча төбәгендә Нургали һәм Хәмдия гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Хәмдия апа җырга, моңга, театрга, гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше була. Яшьлек елларында күренекле артистлар Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Вера Минкиналар белән беррәттән, Галиәскәр Камал исемендәге Дәүләт академия театрында байтак рольләр башкара.

Мин Фәридә ханымнан, әниең артист булган, нишләп син дә әниеңнең юлын сайламадың, мөгаллим, китапханәче булырга теләдең, дип сорагач:

- Миңа бу һөнәрне сайлауда укытучыбыз Фәүзия апаның йогынтысы чиксез зур булды. Безне ул шигырьләр язарга, конкурсларда катнашырга җәлеп итте.Мин китаплар яраттым. Мәктәптә укыганда, класста китаплар оештырып, китапханәче роленә ереп, еш кына китап укучылар конференциясе уздыра идем, - дип җавап бирде.

- Әни миңа һәрвакыт ышанып килде. Китапханәче һөнәренә дә каршы түгел иде. Кем булып эшләсәң дә, кыйбласын югалтмаячак, дип минем белән горурланды.

Фәридә ханым сүзен дәвам итеп:

- Әнием сугыш ветераны, олы хөрмәткә, ихтирамга лаеклы кеше иде. Мин һәрвакыт әни даны белән горурланып яшәдем, аның рухында тәрбияләндем, - дип сөйли.

Тормыш һәрвакыт үзенекен итә, кешеләрдән сорап тормый. Фәридәне дә уңнан да, сулдан да сыный. Өч яшьтән әтисез, унбиш яшьтән әнисез кала, ләкин сынмый да, сыгылмый да.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният училищесының китапханә бүлегенә юл тота. Әлеге һөнәр мәктәптә укыган елларында ук таныш булганлыктан, ныклап белем алырга керешә. Төркем кызлары аны, актив студент буларак, староста итеп сайлый. Училищеда уку еллары Фәридәнең күңелендә тирән, яхшы эзләр генә калдыра.

- Ул елларда бик күңелле иде. Мөгаллимнәр безне үз балалары кебек якын итте, бигрәк тә мин Әхәт абый белән Хәмдия апага рәхмәтлемен. Минем өчен алар әти дә, әни дә булды, - ди Фәридә Хәбибрахманова ул елларны искә алып.

Дипломлы яшь белгеч туган ягына, Арчага, юл тота. Аны район мәдәният бүлегенә методист итеп билгелиләр, аннан соң инспектор булып эшли.

- Китапханәләрдә чынлап тәртип булса да, клубларда мактанырлык түгел иде, - ди ул. Җиң сызганып, клуб эшләрен җанландырырга алына. Бераз эшләгәч, инспектор итеп күчерүләре аның тыйнак, эшлекле хезмәтен күрү, бәяләү булгандыр.

Фәридә ханым яхшы гаилә кешесе дә. Гәрәфи атлы егет белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике бала дөньяга аваз сала. Икесенә дә югары белем бирүгә ирешәләр. Икесе дә үз юлларын табып, матур гына хезмәт итә.

- Алабуга төбәгенә кабат нинди җилләр ташлады? - дип сорыйм.

- Гәрәфине Кама трактор төзелеше үзенә тартты. Ул вакытларда яшьлек романтикасы белән яши идек бит, күченеп киткәнебезгә бер дә үкенмим.

- Мәдәният училищесында ничек мөгаллим булып киттегез?

- Шулай бервакыт урамнан барганда, училище директоры Әхәт абыйны очраттым. "Кайда, ни эшләп йөрисең, Фәридә? Безгә китапханә бүлегенә мөгаллим кирәк бит", - диде ул. Шул көнне үк мине эшкә алды. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең.

Фәридә Нургали кызы утыз елдан артык көллияттә студентларга китапханә фәннәре буенча төпле белем бирә. Кешелеклелеге, студентларга игътибарлы булуын тиз арада күреп алалар, китапханә бүлегенә комиссия рәисе итеп билгелиләр. Ул һөнәри осталыгын даими рәвештә күтәрү буенча эзлекле эш алып бара.

- Бүгенге көндә китапханәчеләргә зур таләпләр куела. Сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче заманча технологияләрне уңышлы куллана белгән кешеләр китапханәләргә бик кирәк бит, - ди Фәридә ханым. Ул бертуктаусыз үзенең методик белемен күтәрә. Алдынгы укытучыларның, китапханәчеләрнең эш тәҗрибәләре - аның өчен өстәл китабы.

- Укытучы эшчәнлеген кемдер гадәти күренеш дип карый, әмма бу алай түгел. Бу һөнәр - уникаль. Барысы да мөгаллимнән башлана, ди Фәридә Хәбибрахманова, шушы юлны сайлавы белән горурланып.

Фәридә ханым күп кырлы шәхес. Ул иҗат белән дә шөгыльләнә. Шигырьләр, әкиятләр яза. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көй язды. Берничә ел рәттән "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкли. Без, "Чулман"лылар, утырышларда аның эшлекле, төпле, таләпчән фикерләренә колак салабыз.

Берничә ел рәттән көллияттә Ветераннар Советын җитәкләүче Фәридә ханым бер үк вакытта шәһәр Ветераннар Советы әгъзасы да. Үзешчән сәнгатькә дә вакыт таба. "Рәйхан" ансамблендә катнашып, лауреат исемен алуда зур тырышлык куйган шәхес тә ул.

- Ансамбль Төркиядә гастрольдә чакта шундый кызыклы хәл булды әле, - ди Фәридә Нургали кызы. - Урамнан үтеп барам, матур алкалар кигән идем. Бер кечкенә кыз әнисе белән яныма килде дә, минем алкаларга карап тора башлады. Озак уйлап тормадым, Татарстан бүләге дип, алкаларымны ул кызга бирдем.

Менә шундый юмарт, киң күңелле, кешелекле ул безнең Фәридә ханым.

Дамир ӘЮПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев