Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күз табибы

Чыгышы белән Алабуга районының Илмәт авылыннан булган Гаяз Илгиз улы Хәйруллинның медицина өлкәсендә хезмәт куюына быелның җәендә утыз ел тула. Шуның дүрт елы гына терапия бүлегендә, ә калганы - офтальмолог, ягъни күз табибы вазифасын башкарып үткән.

ТЫРЫШКАН ТАБАР

Эшкә Алабуга хастаханәсенең ул чагындагы баш табибы Идеал Шагаип улы Миңсадыйров чакыруы буенча кайта ул (җөмләдән: 90 яшен тутырып килүче Идеал Миңсадыйров әле һаман исән-сау яшәп ятмакта). Тыйнак һәм сабыр холыклы егетне тыңлаучан вә вазифасын җиренә җиткереп башкарганы өчен өлкән коллегалары да, авырулар да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Хәер, Мәдинә һәм Илгиз Хәйруллиннар гаиләсендә өч бала арасында иң өлкәне булган угълан кечкенәдән җитдилеге һәм һәрнәрсәгә илә кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. Иске Юраш урта мәктәбен "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлагач, 1977 елда документларын Казан медицина институтына илтеп тапшыра. Исәбе - атаклы югары уку йортында белем алып, табиб булу һәм кешеләр сәламәтлеге сагында тору. Керү имтиханнарын югары баллар белән җиңел тапшыра, соңгы фәннән сочинениене дә, уйлавынча, хаталарсыз (чөнки нәкъ ул белгән һәм теләгән тема туры килә) яза, иң аз дигәндә дә "4"ледән ким булырга тиеш түгел. Имтиханнар тәмамлангач, очынып-канатланып туган авылына кайта һәм үзенә чакыру килгәнне көтә башлый Гаяз. Тик, ни гаҗәп, инде чакыру килер вакыт җитсә дә, Казан якларыннан бернинди хәл-хәбәр юк. Баласы өчен нык борчылган Мәдинә апа улы белән башкалага сәфәр чыга. Ул заманнарда әле хәзерге кебек М-7 федераль трассасы буенча машиналар ташкыны да агылмый, Нократ кичүен дә паром белән генә чыгышлы. Ана белән угълан берникадәр юл газабы күреп булса да, максатларына ирешәләр - кич эш сәгате төгәлләнер вакыт җиткәндә мединститут бинасына барып керәләр. Диварга инде укырга кабул ителгән абитуриентларның фамилияләре язылган исемлек чыгарып эленгән, тик Хәйруллиннар исемлек буенча күпме генә күз йөртеп чыксалар да, анда аларның фамилияләре күренми. Димәк, ул кертелмәгән. Кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итүнең дә файдасы тими, комиссия рәисе аңлатма бирүдән баш тарта, язмача эшне күрсәтүне сорау да нәтиҗә бирми - анысын да күрсәтмиләр. Тормыштагы гаделсезлекне егет беренче тапкыр шунда күрә. Димәк аның урынына кемне дә булса башка берәүне (бәлки берәр түрә яисә күренеклерәк кеше баласындыр) керткәннәр. Ачу вә кимсенүдән тешләр кысылса да, берни эшләр чара юк. "Быел барып чыкмады инде, киләсе елда барыбер керәчәкмен", - дип үз-үзенә сүз бирә Гаяз. Әлегә авылга кайтып яшәүдән башка чара юк. Монда аны көтеп кенә торганнар диярсең - Алабуга хәрби комиссариатына чакырып алып шоферлар курсына укуга билгелиләр. Курсларны тәмамлагач, Гаяз Хәйруллин берара сөт ташучы машинада эшләп ала, бер үк вакытта югары уку йортына керергә әзерләнүен дә дәвам итә. Тырышлыгы бушка китми егетнең, тәки үз дигәнен итә һәм медицина институты студенты булу мәртәбәсенә ирешә.

КҮЧЕНҮ

Беркайчан да Гиппократ антына хыянәт итмәскә сүз биргәннән һәм диплом алганнан соң, инде әйткәнебезчә, Гаяз Илгиз улы бер дә әллә кая түгел, ә менә нәкъ Алабуга район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Бердән, туган туфрак үзенә тартса, икенчедән, атна саен диярлек әти-әни янына кайтып йөрергә дә җайлырак. Хастаханә корпуслары ул елларда төрле җирдә урнашкан була. Терапия бүлеге дүрт катлы итеп заманча җиткерелгән бинада һәм анда эшләү шартлары да уңайлырак булуга карамастан, егет элекке бер катлы агач бинада калуын дәвам иткән (шунда ук янәшәдәге агач биналарда тубдиспансер, наркология бүлекләре урнашкан) күз авырулары бүлегенә күчеп эшләргә тәкъдим ясагач, һичсүзсез ризалаша. Монда бөтен Татарстанга данлыклы Евгений Копылов кулы астында эшләргә мөмкинлек туа. Евгений Анатольевич бер дә юкка гына чакырмаган икән, ул үзенә лаеклы алмаш әзерләп калдыруны да күздә тоткан. Өлкән коллега еш кына Калугага, атаклы Федоров клиникасына китеп операцияләр ясап кайта, ә берникадәр вакыттан соң анда бөтенләйгә күченеп китә. Ул киткәннән соң барлык эш-мәшәкатьләр, авыруларны дәвалау һәм операцияләр ясау Гаяз Хәйруллин өстенә өелеп кала, терапиядәге чакларыңны сагынырсың да. Тик гражданнар сугышы елларында кызыл партизан булган Хисмәт бабайның оныгы сынатырга уйламый, ата-бабасына хас үҗәтлек белән иҗтиһад итәргә алына.

Туксанынычы еллар башында Танайка урманында медсанчасть ачыла һәм анда неврология, наркология, психоневрология бүлекләре белән берлектә офтальмология бүлеге дә күчерелә.

Биредә инде шартлар яхшырак, яңа җиһазлар урнаштырылган. Койка-урыннар саны элеккечә - егерме. Биредә эшләүдән тыш Гаяз Илгизович Алабуганың үзендә урнашкан медсанчасть поликлиникасында да авыруларны кабул итә.

Эшен яратып башкара ул. Еллар үтү белән аның һөнәри осталыгы да арта. Инде ул күзгә бик катлаулы операцияләр ясарга да алына, пациентлар аңа эләгергә чират тора. Докторның иплелеге, кеше хәленә керә белүе турындагы сүзләр киң тарала.

Эшкә баштанаяк чумып шәхси тормышын кайгыртуны да ничектер икенче плангарак калдырган ич ул: өйләнергә күптән вакыт, ләбаса. Ошбу мәсьәләдә тыйнаклыгы, кайбер иптәшләре кебек күргән бер итәк артыннан чапмавы (югыйсә, бер ым какса, әллә ничә кыз тормышка чыгарга әзер үзенә) да сәбәп булды бугай утызны узып та башлы-күзле булмавына. Андый чакларда туган-тумачаның таныштыруы да ярап куя: Гаязны чыгышы белән Мамадыш районының Үсәли авылыннан булган, Алабуга кулланучылар җәмгыятенең хисап бүлегендә хисапчы вазифасын башкарган Розалия атлы туташ белән таныштыралар. Яшьләр бер күрүдә берсен-берсе ошаталар. Алар арасында бөреләнгән хисләр зур мәхәббәткә илтә һәм Гаяз белән Розалия 1991 елда туй мәҗлесе үткәрә. Янә бер елдан уллары Искәндәр туа.

Танайка урманындагы заманча итеп төзелгән вә җиһазландырылган бинада шартлар яхшы булса да, кызганычка, кайбер башка тармаклардагы кебек, медицина өлкәсендә дә кыскартулар үткәрелә: наркология һәм психоневрология бүлекләре инде бүтән беркайчан ачылмаска дип ябыла, офтальмология бүлеге дә кайбер башкалар белән беррәттән каланың үзәгендәге төп корпуска күчерелә. 2007 елның көзендә була бу хәл.

БЕРДӘМ КОЛЛЕКТИВ

Гаяз әфәнде белән аның эш кабинетында сөйләшеп утырабыз. Үзе әйтүенчә, ул аена уртача утызлап операция ясый икән. Ясалган операцияләр саны елына 300дән артып китә.

Тик менә күз авырулары бүлегенең баш табибы бөтен Алабуга районына берәү генә дияргә дә була, чөнки аны алмаштырырдай әлеге һөнәр иясе башкача юк ("АлАЗ" поликлиникасында кабул итүче офтальмологны санамаганда - аның ярты ел вакыты хәрби комиссариатта комиссия каравына килүчеләрне кабул итеп үтә) һәм, әлбәттә инде, операция ясаучы да бары тик ул гына.

Гаяз Илгиз улы өчен моның комачау ягы да бар, чөнки аның менә күп еллар инде тулы күләмдә отпуск ялына китә алганы юк. Берәр ай чамасы ял итәргә өлгерәме икән, тизрәк эшкә чакырып алалар, күзләренә операция ясатырга теләүчеләрнең чираты җиткән. Һәм күз табибына район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенең гозерен канәгатьләндерергә туры килә. Еш кына бәхетсезелеккә таручыларны карау өчен төннәрен дә чакырып алалар аны. Гаяз Хәйруллин үзенә алмаш булмауга бик уфтана. "Аның бит әле офтальмология белгечлеге буенча укып, безнең хастаханәгә эшкә кайтам дип торучысы да юк", - ди ул. Зур һөнәри осталыкка ия булса да, башкалар кебек үк, аңа да Казанның медицина академиясенә биш елга бер барып белемен күтәрергә туры килә. Ансыз лицензияңне озайтмыйлар.

Бирегә пациентлар Алабуганың үзеннән һәм район авылларыннан гына түгел, ә Мамадыш, Балык Бистәсе, Менделеев (Менделеев район хастаханәсендә күз табибы гомумән юк ди), Минзәлә, Актаныш якларыннан да операция ясатырга киләләр икән. Бу күренеш Гаяз Хәйруллинның даны ул тарафларга да таралганны аңлата дияргә тулы нигез бар.

Әйдәгез, бергәләп күз авырулары бүлегенең тәкъдимнәр һәм тәнкыйтьләр журналына күз салыйк әле (журнал 2007 елның октябрь аеннан башлап алып барыла), авырулар анда ниләр язганнар икән, шуларның кайберләренә тукталыйк.

"Мин - Габидуллина Фәния - өченче төркем инвалид, югары категорияле баш табиб Хәйруллин Гаяз Илгиз улы җитәкчелегендәге күз авырулары коллективына тирән рәхмәтләремне белдереп баш иясем килә. Мин биредә ел саен тикшерелеп һәм дәваланып торам. Монда һәрчак җылы каршылыйлар һәм авыруларга искиткеч яхшы мөнәсәбәттә торалар... 19 октябрь, 2007 ел".

"Күз авырулары бүлегенең баш табибы Гаяз Илгиз улына аның киң күңеллелеге, җылы мәнәсәбәте, югары профессиональлеге һәм бердәм, хезмәт сөючән коллектив туплый алганы өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм...

Хөрмәтле пациентлар, булганның кадерен белик. Безнең офтальмология бүлеге, ул - авыруларга карата ярату һәм җылы мөнәсәбәт утравы, чисталык һәм тәртип, белгечләрнең гарантияле дәвалау урыны. Әлфия Шәмсетдинова, Гари авылы. 20 октябрь, 2007 ел".

"Операциягә кадәр мин нык дулкынландым һәм түзәрмен микән дип бик кайгырдым, чөнки 78 яшьтә инде сәламәтлек тә бик яхшы түгел. Тик табиб кабинетының тупсасын атлап кергәч һәм яшь, энергияле, киң күңелле табиб Гаяз Илгиз улын күргәч, шундук аңа һәм аның тылсымлы алтын кулларына ышандым. Бу - табиб-профессионал! Аллаһыга рәхмәт, безнең Алабуганың да үз йолдызы барлыкка килде. Ул үзе яктырта һәм шул ук вакытта газапланучыларга кояш яктысын, агачларның яшел яфракларын һәм чәчәкләрне күрергә булыша! Үзем дә ике бала анасы буларак, шундый ул тәрбияләп үстергән өчен аның Әнисенә җиргә кадәр баш иясем килә... Анна Проснева. 28 март, 2008 ел".

"Ничәнче тапкыр булдым соң инде биредә? Мөгаен, дистәгә туладыр. Күпме генә килсәм дә, шушы тату коллективка соклануымны, аңа булган җылы хисләремне әйтеп бетерә алмам кебек. Башында Гаяз Илгиз улы торган бу игелекле шәфкать ияләре күпме авыруны дәвалады икән дә, күпме кешегә якты дөнья йөзен озаграк күрергә ярдәм итте икән?..

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, сезнең осталыгыгыз белән якты дөньяны күреп яшим. Җырдагыча әйтсәк: "Әле дә сез бар бәхетемә, әле дә сез бар дөньяда", дип чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. М.Хафизова, матбугат ветераны. 9 апрель, 2009 ел".

Шундый рәхмәт сүзләре белән тулган юлларны дәвам итсәк, язмалар ике томга җыелыр иде, чөнки авыруларның рәхмәтләре белән ике калын журнал тулган. Бу инде үзе үк Гаяз Хәйруллин һәм ул җитәкләгән 4 шәфкать туташы, ике пешекче һәм өч санитаркадан торган бердәм коллективның ничек эшләгәнен күрсәтүче дәлилдер. Кызганычка, быелның ел башыннан офтальмология бүлеге янә кыскартуларга эләккән: шәфкать туташлары җидедән дүрткә калган һәм моңа кадәр 20 булган койка-урыннар саны нибары 10 стационар һәм 5 көндезге бүлектә дәваланучы койка-урынга калдырылган. Ә бит авырулар саны моңа карап кимеми, дәваланырга һәм операция ясатырга теләүчеләр дә бихисап. Бюджеттан медицина тармагына бүленүче акчаларның киметелүе күңелдә авыр тәэсирләр калдыра, әлбәттә.

Гаяз Илгизович белән әңгәмә корып утыруыбызны шул урында туктатырга туры килде, чөнки аңа балалар поликлиникасына барырга вакыт җиткән иде. Андагы кабул итүче күз табибы Казанга белемен күтәрергә киткән, аны да алыштырырга кирәк.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев