Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мактаулы хезмәт

Укытучы өчен иң кадерле минутлар - үзе укыткан укучыларны шат һәм бәхетле итеп күрү. Әгәр белемеңне балаларга җиткерә алсаң, аларның тәрбияле икәнен күрсәң, димәк, син вакытыңны юкка уздырмагансың, - ди 3 нче урта мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли белем һәм тәрбия буенча директор урынбасары Гөлфинур Гыйльфанова.

Мамадыш районының Алан авылында туып үскән Гөлфинур бала вакыттан ук укытучы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, шушы хыялы аны Түбән Кама педагогия училищесына алып килә. Унтугыз яшьлек кыз, җиң сызганып, 1984 елда укытучылык эшенә керешә. Аның беренче укучылары - Абалачта (хәзер Менделеевск районына керә). Беренче ике елын ул шунда укыта, тәүге һөнәри тәҗрибәләрен шунда ала.

Алабугага Гыйльфановлар гаиләсе 2003 елда килеп төпләнә. Гөлфинур Әсхәт кызы, менә 30 ел инде, һөнәренә тап төшерми, хезмәт итә. Аның үз эшен яратканлыгы күренеп тора: һәрвакыт пөхтә, матур киенгән, балаларга игътибарлы, эшен җиренә җиткереп үтәргә күнеккән. Үзе дә, укучылары да әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Быел Гөлфинур Гыйльфанова "Безнең яхшы укытучы" грантына ия булды (2011 елда да грант яулаган иде).

- Уңышларыгызның сере нәрсәдә? - дигән сорауга ул:

- Артист халкы тамашачысыз чын җырчы була алмаган кебек, укучыларсыз мондый уңышларга ирешә алмас идем. Укытучы кеше дәрестә белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, минемчә. Дәрестә алган белемнәрен үстерү, киңәйтү, ныгыту өчен төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу мөһим эш дип саныйм. Укучы мәктәптән тыш кайдадыр чыгыш ясап, җәмәгать урыннарында үз-үзен тотарга, сүз сөйләргә һәм үзенең бер төпле фикерен әйтеп, үзен җәмгыятьтә бер кирәкле кеше итеп тоярга өйрәнә.

Ирешкән уңышларымны күрә һәм бәяли белүче хөкүмәтебезгә, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, мәктәп директорына һәм минем уңышларыма шатланучы укытучылар коллективына, укучыларыма һәм ата-аналарга мин чиксез рәхмәтле, - дип җавап бирде.

Гөлфинур Әсхәт кызының бүгенге хыялы - укучыларын сәламәт һәм җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп күрү. Хәзер ул тәҗрибәле укытучы буларак та, укучыларга милли тәрбия бирү өчен җаваплы кеше буларак та, мәктәп проблемаларын чишүдә укытучыларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.

- Бүген укытучылык эшенә керешкән яшьләргә нинди әйтер сүзләрегез бар?

- Яшь буынга шундый киңәш бирер идем: Педагогик белем алган яшьләребез, укучылардан качып, кайдадыр, завод-фабрикаларда яңадан башка һөнәр үзләштереп, каңгырып йөрмәсеннәр иде. Мәктәп тормышы ул - үзе бер тарих һәм могҗиза бит. Балаларны яраталар икән, укытучы һөнәрен сайлауларына үкенмәсеннәр. Аларның авыр һәм мактаулы хезмәте югалмаячак, чөнки мәктәп кеше гомерендә иң истә кала торган уку йорты. Укучыга никадәр игътибар белән карасаң, аны кирәкле шәхес итеп күрсәң, шулкадәр үзеңә рәхмәт һәм хөрмәт тоярсың!

Мөмкинлектән файдаланып, мин барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә сәламәтлек, сәләтле һәм бәхетле балалар белән зур уңышларга ирешеп эшләүләрен телим.

Эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләүче мөгаллимнәр күп безнең шәһәрдә. Гөлфинур Әсгать кызы - шуларның берсе.

- Яшьлегемә ничә тапкыр кире кайтсам да, мин бары тик укытучы һөнәрен генә сайлар идем, - ди ул.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев