Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек көне

7нче мәктәптә Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек ункөнлеге кысаларында традиция буенча "Берәмләп югалмас өчен, кулларны тотынышыйк" дигән бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәм жонглер Пулат Насрыев чыгышы белән башланып китте. Аны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Аннан соң балалар төрле конкурсларда, викторина һәм уеннарда катнашып, бүләкләр алды.
Чараны оештыруда 1нче һәм 4нче гимназия коллективлары актив катнашты, мәктәп коллективы һәм администрациясе моның өчен аларга чын йөрәктән рәхмәт белдерә.
Бәйрәм ахырында балалар баллы бүләкләр алды, аларны мәктәп җитәкчелеге һәр тәрбияләнүчегә ел саен бирә.
Укытучы-дефектолог Фәридә НАСЫЙБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев