Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олы Шүрнәктә район башлыгы Геннадий Емельянов белән очрашу узды

Олы Шүрнәк авылында иң зур проблемаларның берсе - юлларның торышы. Әмма аларны да ике-өч ел эчендә хәл итеп булачак, ди район башлыгы Геннадий Емельянов.

Районда авыл җирлекләре рәисләренең отчет сессияләре дәвам итә. Бу атнада ул Олы Шүрнәк авылында үтте. Хисап җыелышына кадәр Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов авыл халкын шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.

Юллар, эх, юллар...

Кабул итүгә язылган җиде кешенең өчесе юллар проблемасын күтәрде. Мәсәлән, Борис Захаров Югары Шүрнәккә илтүче юлның кышын начар чистартылуына зарланды. Юл авыл башына кадәр генә чистартыла, ә бит анда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр, алар арасында бер сугыш ветераны да бар, диде ул. Үмәк янындагы юл да еш кына кар белән капланган була.

Яшьләр урамында яшәүче Юрий Крутиков вак таш җәелгән юл белән канәгать булмавын белдерде. Асфальт юл турында инде күптәннән уйланырга вакыт, ди ул.

- Бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Дөрес, Казанда Универсиада үткәрелү сәбәпле, быел финанслау булмаячак. Киләсе елда исә бу эшләр планга кертеләчәк, - дип ышандырды Геннадий Емельянов.

Шүрнәк инеше аша күпер салу эшләре дә киләсе ел планына кертелде. Әлеге мәсьәлә белән башлыкка Валерий Каишев мөрәҗәгать итте.

Менә инде ике дистә елга якын аның йортын яз саен су баса. Нәтиҗәдә, йортның фундаменты авария хәленә килгән. Зыян күрүчеләр бар инстанциягә, шул исәптән прокуратурага мөрәҗәгать итсә дә, файдасы булмаган. Төрле җитәкчеләрдән килгән хатларда гаеп инештә түгел, ә якындагы буада, дип хәбәр ителә. Чынлыкта исә су басуны булдырмас өчен торбаларны зуррак диаметрлыга гына алыштырырга кирәк. Район башлыгы тиешле тармак җитәкчеләренә әлеге мәсьәләне хәл итүгә бер атна вакыт бирде.

Клуб, гараж һәм машина

Олы Шүрнәктә янгын сүндерү машинасы бар. Инде бик иске булса да, вакытында майлап-ремонтлап торганда ул әле яхшы хезмәт күрсәтергә мөмкин. Тик менә бу машина өчен гараж гына юк. Моннан тыш, машинаны ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә катлаулы. Очрашуда гараж төзү, машина йөртүчегә хезмәт хакы түләү һәм транспорт чарасын тәэмин итү өчен средстволар табу турында сөйләштеләр.

Авыл халкы мәдәният йортында заманча музыка җиһазлары булмауга зарланды. Моннан тыш, мәдәният учагына инде күптәннән капиталь ремонт таләп ителә.

- Клубны ремонтлау сметасын төзергә кирәк, әгәр таләп ителгән эшләрнең бәясе миллион ярымнан артмаса, ремонтны быел үткәрербез, - диде Геннадий Емельянов. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Фәйзуллинага авыл клубы өчен кирәкле җиһаз сатып алырга дигән күрсәтмә бирелде.

Кабул итү тәмамланганнан соң Олы Шүрнәк җирле үзидарәсе рәисенең хисап җыелышы үтте. Геннадий Емельянов җирлек башлыгы Николай Каишев эшенә уңай бәя бирде.

Галия Кәримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев