Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оныкларыгыздан айпадлар таләп итегез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф министры, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры белән берлектә беренче гимназиядә һәм икенче мәктәптә булды.

Рөстәм Нургалиевич Алабуга Советының 14 нче сессиясенә килде, ә аның алдыннан ул актив яшьтәгеләр институты эшчәнлеге һәм өлкән буынга компьютер белеме нигезләре бирүче "Интернет-долголетие" проектының тормышка ашырылуы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов шундый дәресләрнең берсендә утырган укучыларны сәламләде һәм компьютерда эшләргә өйрәнүе кыенмы, дип кызыксынды. Хәзер дөньяда төрле электрониканы куллана белгән, Интернет һәм скайп буенча иркен аралаша алган өлкән яшьтәгеләр арта бара, дип билгеләп үтте Президент. "Бу кирәкле эш. Тик компьютерларда төймәләр бик күп, шуңа күрә эшләргә өйрәнүе дә бераз кыенрак. Ә айпадларда рәсемнәр генә. Димәк, оныкларыгыздан шуларны таләп итегез", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәр өчен компьютерларны сатып алу буенча аерым программа булдырырга кирәк дигән фикер әйтте. Аннан соң Президент реконструкциянең соңгы этабында булган икенче мәктәпне карады. Ул кабинетларда (шул исәптән инвалид-балалар өчен), электрон китапханәсе булган уку залында һәм ашханәдә булды. Биредә кунаклар төзекләндерү эшләре турында тулырак сөйләште, соңыннан Рөстәм Миңнеханов шәһәр мәдәният сараена юл алды. Биредә ул инвестицион проектлар күргәзмәсе белән танышачак һәм Алабуга районы Советы утырышында катнашачак.

Наилә Баязитова

Таһир Мәхмүтов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250