Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ошамаса, сатыгыз!

Күгәрек каплаган тәрәзә һәм түшәм, диварлардагы үтәли күренеп торган ярыклар һәм, ниһаять, тишек түбә. Меңьеллык урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләр менә шундый "бүләк"ләргә инде күнегеп килә. Тузган булса бер хәл, ә бу өч катлы йорт нибары бер ел элек кенә тапшырылган.

18 фатирлы, өч катлы һәм, чыннан да матур бу йорт Меңьеллык мәйданыннан ерак түгел генә урнашкан. Биредәге уңайлы һәм зур фатирларның бәясе дә очсыз түгел. Безнең хәбәрчебез шушы йортта яшәүче Муллахановлар гаиләсе яшәгән фатирга барып, барысын да үз күзләре белән күреп кайтты. Берничә көн элек 3 нче (соңгы) катта урнашкан бу фатирны су баскан. Су көндез түшәмнән ага башлый. Хуҗабикә Румия һәм аның 8 айлык кызы Камилә бу вакытта өйдә үзләре генә була. Барлык инстанцияләргә шылтыратса да, Румиягә ярдәмгә бары тик якын кешеләре генә килә.

- Көндезге сәгать уннарда кухнядагы тарттырылган түшәмнән су тама башлады. Соңыннан су тамган тавыш икенче бүлмәдән дә ишетелде. ТСЖга шылтыраттым, ирем белән әтигә дә хәбәр иттем. Ул вакытта инде кухнядагы тарттырылып эшләнгән түшәм асылынып ук төште. ТСЖ җитәкчесе килгәндә коридордагы обойлардан да су ага иде инде.

Яңа фатирдагы ремонтны менә шул тарттырылган түшәм "коткарып" кала. Мастер люстраны салдыра һәм суны агыза. Ун литрлы чиләк, тасның яртысы су белән тула, ә кухня түшәменнән ярты чиләк су чыгарыла.

Хәзер Муллахановлар гаиләсе ярым караңгыда яшәргә мәҗбүр. Фатирны почмакта торган бер торшер гына яктырта: электр үткәргеч чыбыклар дымлы булганга, түшәмгә электр җиһазларын әлегә элергә ярамый.

Муллахановларга бу вәзгыятьтән чыгу юлын үзләренә эзләргә туры килә. Шулай ук зыян күргән күршеләре белән алар чардакка менәләр. Чүпрәкләр белән җыеп берничә чиләк су түгү дә ярдәм итми - су агуын дәвам итә. Шуннан соң ирләргә түбәгә менеп сулы карны төшерүдән башка чара калмый.

Йорт буенча җаваплы Алена Гафиатуллина әйтүенчә, бу ирләр өчен алар бөтен йорт белән борчылганнар.

- Без профессионаллар түгел. Кирәкле җиһазларыбыз да, саклану чаралары да юк. Бер кеше җирдә торып карның кайда күбрәк булуын әйтеп, якын-тирәдәге кешеләрне кисәтеп торды.

Өскә менгәч кенә түбәнең бик шома булуы һәм анда йөрү бик куркыныч икәне ачыклана.

- Кар катламы аяк астыннан шуып чыга. Егылып төшүдән курыктык, - дип сөйләде безгә 18 нче фатирда яшәүче Наил Сәлимов.

Чардакта чагында ук ирләр түбәнең агач өрлекләрдә торуын һәм бу конструкциянең гаять ышанычсыз булуын искәртә.

Хәзер юеш өрлекләр черер һәм түбә ишелер, дип борчыла Алена Гафиатуллина.

Тик биредә яшәүчеләр өчен түбә әле бердәнбер проблема түгел. Ел дәвамында кичергән газаплары турында безгә йорт буенча җаваплы Алена Гафиатуллина сөйләде.

  • Безнең ишегалды да тиешенчә ясалмаган - подъездан чыгу белән машина юлындагы сазга эләгәсең. Иң элек без подъезд диварларындагы үтәли ярыкларны күреп шаккаттык. Тәрәзәләр күгәрә башлады. Кышын бәдрәфтә салкын булганга, анда бары тик өске киемнән генә кереп булды. Гыйнвар аенда өч фатирда салкын су торбалары катты.

Ул вакытта да биредә яшәүчеләргә беркем дә ярдәм итми. Алар үзләре Чаллыдан белгечләр табып, аларны яллап эшләтергә мәҗбүр була. Алары үз чиратларында өч көн буена стоякны төзелеш фены белән җылыталар.

Бу "мактаулы" йортны "Алабуга керамикасы" җәмгыяте төзи. Биредәге фатир хуҗалары җәмгыять директорын җавапка тартырга теләгәч, ул: "Ошамый икән - фатирыгызны сатыгыз", - дип белдерә.

Түшәмнән аккан су халык түземлегендә соңгы тамчы була, күрәсең һәм алар, төзүче оешмага зарланып, Алабуга башлыгы Геннадий Емельяновка хат язалар. Озак та үтми, зыян күргән гаиләләрне башлык урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина белән очрашуга чакыралар. Моң-зарларны тыңлап, фоторәсемнәрне караганнан соң, торак инспекциясенә йортны тикшерергә дигән күрсәтмә бирелде.

"Алабуга керамикасы" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ренат Әхмәтгалиев белән без телефоннан сөйләштек.

  • Түбәдәге эшләрне башладыгызмы әле?
  • Юк, ә анда нинди эшләр башкарылырга тиеш? Хәзер түбәдән акмый. Су - түбәне кардан чистартмаганга гына аккан. Димәк, хезмәт күрсәтүче оешма йортны тиешле дәрәҗәдә карамый. Без түбәне проект буенча башкардык. Комиссия белән бергә чардакка мендек, тикшерү вакытында анда юеш булса да, инде су акмый иде.

Йортка хезмәт күрсәтүче "Дуслык" милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәвил Хөсәенов исә безгә болай дип сөйләде:

- Ага су, ага, шулай дип языгыз да. Судлаша башласак - аңларлар бәлки. Бу түбәгә менеп тә булмый, куркыныч та. Бернинди киртәләр юк, оча белсәң генә инде. Алдамасыннар.

Түбә комиссия тарафыннан тикшерелде. Торак инспекциясе инспекторы Марина Балобанова хәбәр итүенчә, "Алабуга керамикасы"ның төзелеш җитешсезлекләре буенча ТКХ департаменты хезмәткәре белән берлектә акт төзелгән.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев