Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пляж түләүле булырмы?

Бүгеннән шәһәр пляжына кадәр йөриячәк яңа автобус маршруты ачыла. Кояшта кызынырга, табигатьтә ял итәргә теләүчеләрне ул тиешле урынга илтеп җиткерәчәк. Тик менә әлегә суда коенырга рөхсәт ителми.

Газета хезмәткәрләре үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алабугалыларның 43 процентының читкә барып ял итәр мөмкинлеге юк. Димәк, якындагы сулыклар, урман, болыннар каладашларыбызның җәйге ялы өчен төп урынга әйләнәчәк.

Быел шәһәр пляжына яңа хуҗа хезмәт күрсәтәчәк: ул - "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ. Пляж сезоны кайчан башланачак һәм ул түләүле яки түләүсез буламы дигән сорауларга җавап табу максатыннан, без бу оешма директоры Альфред Нәбиуллинга мөрәҗәгать иттек:

-Әлегә пляжны ачып булмаячак, чөнки су китеп бетмәгән, шунлыктан МЧС хезмәтләренең рөхсәте юк. Атна дәвамында су кимесә, территорияне әзерләү, чистарту эшләрен башлаячакбыз. Сабантуйга кадәр пляж ачылыр дип өметләнәбез. Ял итүчеләрнең иминлеген коткаручылар тәэмин итәчәк. Пляжга керү ирекле булачак. Ә менә түләүле хезмәтләрнең тулы исемлеген атый алмыйм, сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтеләчәген генә әйтә алам,- диде ул.

Пляж иртәнге сәгать 8 дән кичке 19 сәгатькә кадәр эшләячәк.

- Якында причал төзелү сәбәпле, ул ял итүчеләргә комачауламасмы соң?

- Төзелеш эшләре 400 метр читтә алып барыла, нинди дә булса проблема чыгар дип уйламыйм.

Су коенырга рөхсәт булмагач, автобус хәрәкәте ачуның хаҗәте бармы соң, дигән сорауга инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаевич болай дип җавап бирде:

- Каладашларыбыз җылы май көннәрендә үк яр буенда кызыну өчен, автобус җибәрүне сораганнар иде. 1 июньнән башлап Ленин мәйданыннан пляжга 15 минут саен дүрт автобус йөриячәк.

-Бик еш була түгелме соң?

-Пассажирлар аз булса, автобуслар санын кыскартачакбыз. Температурага, һава торышына карап эш итәргә туры киләчәк. Яңгырлы көннәрдә,мәсәлән, аның кирәге юк.

Әйтергә кирәк, пляжга бару бәяләре узган елдагыча калды - ул 20 сум тора. Бердәм социаль билетлар әлеге маршрутта гамәлдә булмаячак.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев