Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Премьер-министр Илдар Халиков Тынычлык проспекты, 49 нчы йорт подвалында урнашкан ИТПны карады

Бүген Алабугага Татарстан премьер-министры Илдар Халиков килде. Ул Алабуга районы хисап сессиясендә катнашты.

Рәсми чарага кадәр Илдар Халиков Тынычлык проспекты, 49 нчы йорт подвалында булды. Узган елның декабрендә биредә индивидуаль җылыту пункты куелган һәм эшләтеп җибәрелгән иде. 1986 елда ук төзелгән тугыз катлы бу йортта капиталь ремонт 2009 елда үткәрелгән. Йортның подвалы да тәртипкә китерелгән. Моннан тыш биредә җылыту системасы һәм кайнар су торбаларының аскы разводкасы алыштырылды, яңа лифтлар куелды, подъезд, түбә һәм фасад төзекләндерелде.

ИТП куелганнан бирле йортта яшәүчеләр кайнар су краныннан чыннан да кайнар су агуына сөенеп бетә алмый.

Премьер-министр җылыту пунктының эш системасын карады һәм бу яңалыкны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев