Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Президент тәбрик итте

Узган атнада шәһәр җитәкчелеге Рәйсә Идиятулла кызы Идиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Җитәкчеләр Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп озак яшәвен теләде. Кунаклар бүләкләр белән килгән иде. Рәйсә әбигә алар Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, Геннадий Емельяновтан бәйрәм открыткасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Рәйсә Идиятулловна Алабуга районының Ядегәр авылында туган. Үзе әйтүенчә, ул зур гаиләдә өлкән бала була. Үзеннән кечерәкләрне карарга кирәк булганлыктан, Рәйсә әби укый алмаган. Сигез яшеннән ул кырда эшләгән, бераз үсә төшкәч колхозда бил бөккән. Сугыштан соң ике ел буена Лубян саласында урман әзерләү эшләрендә катнашкан. 1947 елда Рәйсә Идиятуллина "Калинин" исемендәге колхозга терлекче булып эшкә урнаша, шуннан пенсиягә чыга.

Хуҗалык эшләрендә аңа абыйсының хатыны ярдәм итеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев