Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Геннадий Емельянов алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте

Бу юлы килгән халыкның гозерләре һәм дәгъвалары коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерүгә кагылышлы иде.

Төзүчеләр урамындагы 4а йортында яшәүчеләр фатирларының салкын булуына һәм кайнар суның юклыгына зарлана. Биредә ИТП урнаштырылган булса да, ул әлегә кадәр көйләнмәгән, белгечләр дә моны ничек эшләргә икәнен белми. Ә халык заман уңайлыклары булмаганнан интегергә мәҗбүр. Мәсәлән, очрашу алдындагы көндә кайнар су урынына краннардан җылымса су аккан. Салкын су өчен гомумйорт исәпләүләре буенча да сораулар бик күп. Бер ай эчендә генә гомумйорт ихтыяҗлары өчен 180 кубометр су тотылган. "Моның кадәр суда йортны батырырга була!", - дип шаярталар йортта яшәүчеләр.

Җылылык өчен түләүләр белән дә хәл яхшырак түгел. Бу йортта гыйнвар аенда счетчик куелган булса да, аның күрсәткечләрен йорт буенча җаваплы кеше катнашыннан башка гына язып алалар икән. Нәтиҗәдә, квитанцияләрдә җылыту өчен бик зур сумма күрсәтелгән, ә бу, һичшиксез, йортта яшәүчеләрнең катгый ризасызлыгын тудыра.

Геннадий Емельянов урынбасарларына әлеге вәзгыятьне тикшерергә һәм хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде.

-Әгәр һәр җитәкче көндәлек проблемалар белән җитди шөгыльләнсә, халык та башлыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәс иде, - дип ассызыклады Геннадий Емельянов. Түләүләрдә булган барлык үзгәрешләр турында вакытында халыкка аңлатырга кирәк, диде ул идарәче компания һәм коммуналь предприятие җитәкчеләренә.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Галина Марина кабул итүгә Нефтьчеләр проспектындагы ике йортта яшәүчеләр исеменнән ишегалдын төзекләндерү үтенече белән килде. Район башлыгы ишегалды мәйданының зурлыгы белән кызыксынды һәм бу территорияне быелның төзекләндерү планына кертергә дигән күрсәтмә бирде.

Алия КАРАЕВА

Анастасия ИВАНОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев