Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Счетчик күрсәткечләрен тапшыру нигә кыенлашты?

Рубриканың бу сандагы кунагы - "Алабуга бердәм исәп-хисап касса үзәге" җәмгыятенең генераль директоры Римма Хабибрахманова.

- Римма Робертовна, счетчик күрсәткечләрен тапшырган көннәрдә, һәр айның 22-24ләрендә күпчелек алабугалылар идарәче компания телефоннары буенча шалтырату мөмкин түгел, дип зарлана.

Менә күптән түгел генә булган бер мисал. Редакциягә алабугалы Галина Бабкинадан хат килде:

"Хөрмәтле пенсионерлар, балалары булмаган инвалидлар! Компьютерлар сатып алыгыз һәм счетчик күрсәткечләрен тапшыру өчен, квитанциядә күрсәтелгән сайтларга чыгыгыз. Шунда ук күрсәтелгән 5-11-39 һәм 5-10-10 телефон номерлары буенча шалтырату бөтененләй мөмкин түгел бит! Моңа мин 24 февральдә инандым - бу көнне телефоннан җавап бер булды: "Линия занята". Шул чагында мин, сәламәтлегемне куркыныч астына куеп һәм ихтыярымны йодрыкка туплап, бозлавык буенча, 76 яшемдә, күрсәтелгән адрес буенча Нефтьчеләр проспекты, 1нче йортта урнашкан 104нче бүлмәгә счетчик күрсәткечләрен тапшырырга киттем. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән, имин барып җиттем, әмма оешмада бер кешене дә күрмәгәч, бөтен күңелем белән үпкәләдем - белгечләр телефоннарын сүндереп куйган икән! Ни өчен трубканы алмыйсыз, дип соравыма: "Сезнең балаларыгыз бар, сайтка чыксыннар", - дигән җавап алдым. Балалар бар барын, тик алар үзләре дә пенсионер инде һәм башка шәһәрләрдә, кайберсе чит илдә яши! Ә менә күрше Яр Чаллыда мондый хәлдән чыгу юлын тапканнар. Подъездларда счетчик күрсәткечләре өчен тартма урнаштырганнар, җаваплы итеп билгеләнгән кеше аларны ЖЭУга илтә.

Канәгатьсезлегемне үземнән генә түгел, ул көнне каршыма очраган бүтән кешеләр исеменнән дә белдерәм. Бер хатын таякка таянган иде, кара күзлектән - күзе күрми торган инвалид. Ул да, минем шикелле үк, җавапсыз телефонга ачулы иде".

- "Домуправ-3" идарәче компаниянең торак фондында шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен кабул итү буенча өч нокта - 9-60-41, 7-95-90, 8-917-226-73-23. "Жилкомфортсервис"та - дүрт - 5-10-10, 5-11-39, 2-66-92, 2-66-23. Телефон номерлары айлык исәп квитанцияләрендә күрсәтелгән. Моннан тыш, хезмәт күрсәтүче компаниягә шалтыратып булмаса, идарәче компаниянең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: "Жилкомфортсервис" идарәче компаниясенең телефоны - 5-11-06, "Домуправ-3" җәмгыятенең телефоны - 6-02-21. Күрсәткечләрне uslugi.tatarstan.ru Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша яисә еркц-елабуга.рф сайтыннан, алдан теркәлеп, тапшырырга мөмкин, - дип җавап бирде Римма Хабибрахманова.

- Юрий Есин, III группа инвалиды: "Ни өчен почтада торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдән 1 процент комиссия алалар, һәм ул акчалар кая китә?".

- "Алабуга бердәм исәп-хисап касса үзәге" җәмгыяте һәм "Россия Почтасы" арасында түләүләр алу буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән, аның нигезендә "Россия Почтасы" элемтә бүлекләрендә халыктан кабул ителгән акчаларны Алабуга бердәм исәп-хисап касса үзәге адресына күчерә. 1999 елның 17 июленнән 176 санлы "Почта элемтәсе турында" Федераль Законы буенча "Россия Почтасы" квитанция өчен комиссия алырга хаклы. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләреннән алынган комиссия акчалары Алабуганың бердәм касса үзәгенә керми.

- Наталья Бочкарева: "Без беренче катта торабыз. Ай саен бездән лифтка хезмәт күрсәтү өчен акча тотып калалар. Соңгы тапкыр мин аннан ике еллап элек файдаландым. Идарәче компаниядә хәзер закон буенча барысы да түләргә тиеш, диләр. Дөресме шул? Бәлки соңгы еллар өчен яңадан исәпләргә мөмкиндер? Элек беренче катта яшәүчеләр бу хезмәт өчен түләмиләр иде".

- Алабуга районының башкарма комитеты 2012 елның 10 декабрендә кабул иткән 1396 санлы карар буенча, "Лифт җиһазын тоту һәм хезмәт күрсәтү" хезмәте аерым билгеләнгән иде (бер айга хезмәтнең үлчәү берәмлеге - гомуми мәйданның квадрат метры). Лифт күп фатирлы йортлардагы торак (торак булмаган) бүлмә ияләренең гомуми милеге булып тора, шунлыктан милекчеләр аны тоту өчен җаваплы (РФ Торак Кодексының 36 маддәсе, 1 пункт, РФ Торак Кодексының 39 маддәсе, 2 пункт). Закон белән гомуми милекне тоту буенча җаваплылык күп фатирлы йорттагы бүлмә ияләренең һәммәсенә йөкләнгән (РФ Торак Кодексының 154 маддәсе, 1 һәм 2 пункт). Лифт хуҗалыгына хезмәт күрсәтү өчен беренче катта яшәүчеләрдән түләү алу закон кысаларында хокуклы санала. (РФ Торак Кодексы, 39 маддә, РФ Гражданнар Кодексы, 249 маддә).

- Гөлнур Еникеева: "Водоканал" үз вакытында безгә 9 мең сум бурычлы иде. Ике елга якын вакыт үтте, акчаларны кире кайтармадылар".

- Сезнең алдагы предприятие бурычы "Алабуга-Водоканал" ачык акционерлык җәмгыяте һәм "Алабуга-Водоканал" муниципаль унитар предприятиеләренең тәэмин итүчеләре буенча иде. 2011елның 30 сентябреннән МУП "Алабуга-Водоканал" үзгәртелеп, "Алабуга-Водоканал" ААҖ булды. 2015 елның 1 гыйнварыннан бу предприятиеләр хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр буларак гамәлдә булмаганлыктан, 2015 елның 1 гыйнварыннан Алабуга бердәм исәп-хисап үзәге һәм МУП "Алабуга-Водоканал" арасында, Алабуга бердәм исәп-хисап үзәге һәм "Алабуга-Водоканал" ААҖ арасында килешүләр өзелде. Предприятиеләргә бурыч (артык түләү) турында мәгълүмат тапшырылды. Хәзерге вакытта "Алабуга-Водоканал" ААҖ юкка чыгарыла. Артык түләнгән акчаларны кайтару өчен, сезгә хезмәт белән тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Елена Николаевна, Танайка авылы: "Безнең гаилә дүрт кешедән тора. Ике бала, берсе - инвалид. 69 квадрат метр мәйданлы хосусый йортта яшибез. Гыйнварда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 6100 сум түләдек, 500 сумы гына кире кайтты. Югыйсә, закон буенча, әгәр инвалид бала бар икән, түләү 50 процент булырга тиеш, әмма аларны әлегә бер тапкыр да кире кайтармадылар".

- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 100 процент исәпләнә. Акчаларны кайтару өчен халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Рида Привалова: "Мин Городищенская урамындагы 7нче йортта яшим. Бездә ОДН арттырылган. 2015 ел буена гомуми суммадан 30 процент түләп бардык. Ишегалдында караңгы, подъезд алдында бердәнбер лампочка яна".

Шундый ук сорау 4нче микрорайонда яшәүчедән бирелде: "Гыйнварда электр утына 200 сум һәм ОДН өчен197 сум түләдек. Ни өчен шулай?".

- Электр утына ОДН исәпләү буенча "Татэнергосбыт" җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки Алабуга исәп-хисап үзәге электр белән тәэмин итү хезмәте буенча һәм утка гомуми йорт исәпләүләрен (ОДН) башкармый.

- Александр Лезин: "Мин яшәгән йортта: Зоя Космодемьянская урамы, 7нче йорт адресы буенча, кызым Светлана Кожевникова теркәлгән. Әмма ул минем белән бергә яшәми. Менә алтынчы ел рәттән аның өчен мин коммуналь хезмәтләргә түлим. Кызым Мәрҗани урамы, 18-175 адресы буенча яши, һәм күрсәтелгән адрес буенча әлегә аны теркәмиләр. Шулай булса да, үзе торган фатирда коммуналь хезмәтләр өчен ул түләп бара. Бер үк кеше өчен ике тапкыр түлибез булып чыга".

- Светлана Кожевникова чыннан да Зоя Космодемьянская, 7 адресы буенча теркәлгән. Мәрҗани урамы, 18-175 адресы буенча, "Домуправ-3" идарәче компания хатыннан күренгәнчә, ул яшәүче буларак язылган. Зоя Космодемьянская, 7 адресы буенча аның өчен коммуналь хезмәтләргә исәпләүләр булмасынга, әлеге адрес буенча аның яшәмәвен раслап, "Экопром" җәмгыятенә һәм "Алабуга Водоканал" предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәлү адресы буенча яшәмәгән кеше өчен исәпләү башкарылмасынга, бу оешмалар район касса үзәгенә хат язарга тиеш.

- Римма Робертовна, рәхмәт. Соңгы сорау: алабугалылар электрон түләүләрдән еш файдаланамы?

- Статистика күрсәткәнчә, халыктан барлык түләүләрнең 68,8 проценты РКЦ кассалары аркылы, 12,3 проценты - "Россия Почтасы", 19,1проценты - банк аша, шул исәптән 7,3 проценты - үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең электрон җайланмаларын кулланып һәм 7,7 проценты - дәүләт хезмәтләре Порталы аркылы башкарыла. Шунысын билгеләп үтәсе килә, дәүләт хезмәтләре Порталы аркылы түләүләр, 2015 ел башы белән чагыштырганда, 2,2 тапкыр артты.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев