Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шагыйрәгә – юбилей, укучыга – бәйрәм

8 нче урта мәктәп укучыларының Гөлзадә Әхтәмованы бик яратуларына һәм аның иҗатын кызыксынып өйрәнүләренә без тагын бер кат инандык.

Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилеена әзерлекне мәктәп администрациясе башлап җибәрде. Моның өчен мәктәп директоры Миңнечулпан Сафинага зур рәхмәт. Аның тырышлыгы белән мәктәпнең актлар залы матурлап җиһазландырылды. Татар теле укытучылары шагыйрә белән аның балачак һәм яшьлек хәтирәләрен яңартып, алдан ук интервью әзерләде. Өлкән сыйныф укучылары стена газеталары чыгарды, язучыга багышланган фәнни эшләр, инша һәм рефератлар язды. Башлангыч сыйныф балалары Гөлзадә Әхтәмова әсәрләренә иллюстрацияләр ясады. 17нче ноябрьдә Гөлзадә апаның үзен чакырып, аны олуг юбилее белән котладык. Бәйрәм һәркемнең күңелендә бик җылы хисләр калдырды.
Башлангыч сыйныф укучылары моның белән генә чикләнеп калмады. 5нче декабрьдә 3-4 сыйныфларның татар төркемендә укучы малайлар һәм кызлар укытучы апалары Сәлимә Нотфуллина, Гөлфинур Гыйльфанова, Ландыш Гыйләҗевалар белән шәһәр Мәдәният сараенда урнашкан 3 нче балалар китапханәсенә барды. Аларны анда китапханәче Наҗия Гатауллина ачык йөз белән каршылады. Ул юбиляр язучыбызга багышлап "Шагыйрәгә - юбилей, укучыга - бәйрәм!" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Наҗия Әхсән кызы укучыларны китапханәнең эшләү режимы, яңа, матур, кызыклы китаплар белән таныштырды, Гөлзадә Әхтәмованың тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрәнең "Икмәк", "Хәрефләр дөньясында", "Син борчылма, әнкәй!" шигырьләрен укып, Гөлзадә апа әсәрләренең тәрбияви көчкә ия булуын ассызыклады.
Безнең балалар да буш килмәде. Алар бик теләп, республика күләмендә танылган, безнең шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, яраткан язучыбыз Гөлзадә Әхтәмова шигырьльрен өйрәнеп килде. Залда матур чыгышлар яңгырап торды. 4а сыйныфы укучысы Эмиль Сафин "Компьютерчы" шигырен, 4б сыйныфыннан Азат Ильясов "Татар иле" шигырен сәнгатьле сөйләде. Сәбинә Фатыйхова шагыйрәнең беренче басылып чыккан "Бала йоклый" шигырен укыды, Ралинә Әхмәтҗанова, Азалия Хәсәншина, Алмаз Мурсеев һәм Рөстәм Мәснәвиев шагыйрәнең "Китапханәче", "Рәхмәт сиңа, укытучым", "Күңелле балачак", "Укытучыма"шигырьләре белән чыгыш ясады. 3нче сыйныф кызлары Әминә Әхмәдгалиева, Зилия Мөбәрәкҗанова, Айзилә Исмәгыйлева, Тамилла Латыйфуллина сөйләгән "Җәй төсе", "Гөлчәчәк", "Икеле", "Куян" шигырьләре дә күңелләргә хуш килде.
Без, 8 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китпханә хезмәткәрләренә һәм укучыларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Киләчәктә дә китапханә белән элемтә өзелмәс дип ышанабыз.
Гөлфинур ГЫЙЛЬФАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев