Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Субсидия алучылар игътибарына!

Хөрмәтле алабугалылар! Халыкны социаль яклау идарәсе 2012 елның 16 мартында субсидия алу өчен гаризаларны кабат яңарту һәм теркәү эшләренең чираттагы этабы башлануы хакында искәртә. Ялгыз яшәүче пенсионерларга да үз вакытында кабат теркәлү үтәргә кирәк.

Субсидия түләү срогы чыгу вакыты фатир өчен түләү счет-квитанцияләрендә күрсәтелгән.

Әгәр субсидия түләү срогы 2012 елның 30 мартында төгәлләнә икән, сезгә 16 марттан 15 апрельгә кадәр кабат теркәлү үтәргә кирәк. Шулай иткәндә, сезгә киләсе субсидия түләүләре 2012 елның 1 апреленнән 2012 елның 30 сентябренә кадәр билгеләнәчәк.

Моның өчен яртыеллык керем турында белешмә кирәк булачак:

-әгәр 16 марттан 31 мартка кадәр мөрәҗәгать итәсез икән, сезгә белешмәне 2011 елның сентябреннән 2012 елның феврален кертеп алырга кирәк;

-1 апрельдән 15 апрельгә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, 2011 елның октябреннән 2012 елның мартын кертеп;

Субсидия алу срогы 2012 елның 30 апреленә кадәр билгеләнгән булса, сезгә 16 апрельдән 15 майга кадәр теркәлү үтәргә кирәк. Бу очракта субсидия сезгә 2012 елның 1 маеннан 2012 елның 30 октябренә кадәр билгеләнә.

-әгәр 16 апрельдән 30 апрельгә кадәр (30 апрель кереп) мөрәҗәгать итәсез икән, сезгә 2011 елның октябреннән 2012 ел мартын кертеп керем турында белешмә китерергә кирәк;

-1 майдан 15 майга кадәр мөрәҗәгать иткәндә, 2011 елның ноябреннән 2012 елның апрелен кертеп алына.

Субсидия срогы 2012 елның 31 маенда төгәлләнсә, сезгә 16 майдан 15 июньгә кадәр теркәлү үтәргә кирәк. Бу очракта киләсе субсидия 2012 елның 1 июненнән 2012 елның ноябрен кертеп билгеләнәчәк.

-16 майдан 31 майга кадәр мөрәҗәгать итсәгез, белешмәне 2011 елның ноябреннән 2012 елның апрелен кертеп тапшырырга;

-1 июньнән 15 июньгә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, керем турындагы белешмә 2011 елның декабреннән 2012 елның мае кертеп алына.

Исегезгә төшерәбез, гаризалар барлык документларның (паспорт, туу турында таныклык, никах язуы, аерылышу турында таныклык, торак документы һ.б.) оригиналлары һәм күчермәләре (беренче тапкыр документ биргән очракта) булганда гына кабул ителә.

Кабул итү сәгатьләре:

Дүшәмбе 8.00 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

Сишәмбе 8.00 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

Пәнҗешәмбе 8.00 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

Җомга 8.00 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

Көндезге аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр

Шимбә ял көне

Якшәмбе ял көне

Көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала) ТКХ хезмәтләренә түләү субсидияләре, балалар пособиесе һәм башка компенсация түләүләренә кагылышлы сораулар белән 7-54-53 (ашыгыч телефон) телефонына шылтыратырга мөмкин.

Ашыгыч линия иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 17 сәгатькә кадәр эшли.

12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр ял вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев