Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суга ничек тиенергә?

Бу җәйдә Алабугада ипотека һәм шәхси торак төзелеше кызу темплар белән бара. Тик яңа йортта үз фатирына куанып бетәргә дә өлгермәгән халык еш кына төрле проблемалар белән очраша: әле фатирга кадәр су килми, әле стеналар күгәрек белән каплана.

Мондый күңелсез күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре, быел Алабугада тормышка ашырылачак проектлар турында безнең хәбәрчегә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары ТРның атказанган төзүчесе Владимир Фролов сөйләде.

- Төзүчеләр төзелеш һәм архитектура департаменты белән техник күзәтү турында килешү төзергә тиеш дип саныйм. Шәхси, "кесә" фирмасы, инвесторга ярарга тырышып, теләсә-нинди килешүгә кул куярга мөмкин. Аларга нәрсә, ник су басмый шунда. Шул ук вакытта читтән килгән төзүчеләр белән бәйле барлык сораулар, шикаятьләр безнең Департаментка килә (хакимияттән дә шунда җибәрелә), таныш булмаган системада аңлашырга, сәбәпләрен һәм җаваплыларны эзләргә туры килә.

Автомобилистлар урамындагы 10 нчы йортны шулай төзеделәр: бу йортта әле су юк, әле стеналар бозланып ката. Подвалга кереп булмый, моның өчен инвесторны Казаннан, ә генподрядчыны Чаллыдан чакырып китерергә кирәк. Нәтиҗәдә, суның насос дөрес урнаштырылмаганлыктан булмавы ачыкланды. Янәдән кисеп ялгарга туры килде.

- Мондый ситуациядә алабугалылар берәр нәрсә эшли аламы?

- Әлбәттә, йортта яшәүчеләр инициативаны үз кулларына алса, проблемалар тизрәк хәл ителәчәк. Мисалга Мәскәү урамындагы йортны китерергә була. Анда яшәүчеләр 30 ел буена сусыз интекте. Узган елның көзендә шәхси сораулар буенча кабул итүдә алар район башлыгы Геннадий Емельяновка мөрәҗәгать иттеләр. Шуннан соң акча җыеп проект-смета документациясенә заказ бирделәр. Шуның ярдәмендә проблемалы саналган 6, 8 нче микрорайоннары һәм Разведчиклар урамы белән бергә без аларны да "Чиста су" программасына кертә алдык.

- Алабугада яшьләр өчен ипотека, арендага торак алу программалары ничек эшли?

- Социаль ипотека буенча төзелешнең проект документациясе бер-ике бүлмәле фатирларга яраклаштырылып эшләнде. Бу - мондый фатирларга булган сорауны күздә тотып башкарылды. Аеруча ул 4-5 нче мәхәлләдә актив бара. 175 һәм 140 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасын төзү мәсьәләсе инвестор белән хәл ителә. Икенче программага килгәндә, торак төзеп аны арендага тапшыру тыелмаган. Хәер, моңа инвестор күзлегеннән чыгып карарга кирәк: 30 фатирлы йортка 40 миллион сум акча таләп ителә. Ул фатирларны бишәр мең сумга берничә дистә ел буена арендага биреп торырга ризалашырмы икән? Моның өчен аерым ташламалар тәкъдим итә торган закон актлары кабул ителсә, бәлки, булыр да.

- "Ветераннарга - торак" проекты дәвам итәме?

- Әлеге программа буенча ветераннарның күбесе узган елда яңа тораклы булды. 2012 елда әлегә бер генә ветеран яңа фатирга күчте, 283е милек хокукы рәсмиләштерде, аларга инде акча да килде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадниклар, фронтовикларның тол хатыннары яңа фатирлар (139) сайлаган кебек, күбесе икенчел торакны да үз итә (143), ике кеше социаль ипотекага өстенлек бирде.

- Авылларда нинди үзгәрешләр бар?

- Яшь белгечләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр АПК программасы буенча Танайка, Юраш, Поспелово, Костенеево авылларында төзелеш алып бара. Быел Юраш һәм Морт авылларындагы мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 23 миллион сум акча бирелде. Поселок арасындагы юлларны төзекләндерүгә 80 миллион сум сарыф ителәчәк. Авыл халкының соравы буенча Костенеево һәм Свиногорье арасындагы юл төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә асфальт юл 11 километр булачак.

Хлыстовода да кызыклы проект гамәлгә ашырылып килә: анда төзелгән спорткомплекста бассейн булачак. Бирегә күрше авыллардан килергә мөмкин булачак, махсус икътисадый зона хезмәткәрләренә ди ишекләр ачык. "Яңа" микрорайон ("Радужный" ширкате) үзләштерелә, анда инде егермеләп коттедж төзелә.

- Икенче мәктәп һәм елга порты буенча эшләр ни сәбәпле тоткарланды?

- Без йөк-пассажир порты һәм елга вокзалы төзүне планлаштырган идек, әмма озак кына инвестор таба алмадык. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә хәл ителде, финанс ярдәм республика һәм федераль казнадан алачакбыз.

Хәзерге вакытта икенче мәктәптә үткәрелергә тиешле әһәмиятле төзү эшләре буенча аукцион үткәрелде, акча бүленде, подрядчы да билгеле: ул - "Евроальянсстрой". 1 сентябрьдә балалар һәм укытучылар яңартылган мәктәпләренә кайтачак.

Налия КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев