Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәүге сәхнә чыгышы җиңү китергән

Ноябрьнең соңгы көннәрендә без дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Алабугада бу уңайдан зур концерт булды, "Мисс Дюймовочка-2016" муниципаль конкурсының финалы узды.

Үткән еллардагы кебек үк, шәһәр Мәдәният сараеның залы халык белән тулы иде. Кичәне иҗат коллективлары чыгышы башлады.
Район башлыгы исеменнән залда утыручы хатын-кызларны райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады:
− Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче, шәһәребез муллыгы өчен хезмәт куючы, лаеклы ялга чыгып, хәзер оныкларын караучы әниләргә рәхмәт җиткерәсем килә. Барысына да сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, балаларыгыз мәхәббәте һәм ихтирамын телим.
Алабуганың "Мисс Дюймовочка-2016" конкурсы финалында сайлау турлары нәтиҗәсе буенча иң яхшы дип табылган сәләтле бәләкәй кыз балалар чыгыш ясады. Аларның яшьләре биштән дә артмый, ләкин һәммәсе иҗади һәм артистларча талант белән бөтенесен гаҗәпләндерде.
Быелгы "Мисс Дюймовочка" исемен яуларга дип, сәхнәгә биш кыз күтәрелде: Миралина Калашникова (35нче балалар бакчасы), Диләрә Вәлиева (30нчы бакча), Софья Черкасова (25нче бакча), Камилла Косолапова (Танайка балалар бакчасы), Виктория Егорова (39нчы бакча). Аларның чыгышын кырыс жюри бәяләде.
Конкурста катнашучылар өч бирем үтәргә тиеш иде. Беренчесе - "Танышырга рөхсәт итегез" дип атала. Үзләре турында алар җырлап, шигырь сөйләп бәян итте, арада хәтта рэп укучы да булды. Бәләкәч чибәрләргә әти-әниләре, әби-бабайлары булышты.
Киләсе сынау - "Алло, без талантлар эзлибез!". Биредә алар бар булдыклылыгын ачып салды.
"Яраткан әкият героем" дип исемләнгән өченче биремне үтәгәндә, сәхнәдә Супер бәбәй, Мери Поппинс, Бал корты Майя, Көнчыгыш Принцессасы һәм Су кызы пәйда булды.
Кызларның һәркайсы үзенчә сәләтле, шуңа күрә жюри әгъзаларына җиңүчене сайлап алу җиңел булмады. Конкурс нәтиҗәләрен Людмила Рыбакова игълан итте, бу кызларның һәрберсе җиңүче булуын ассызыклады, чөнки алар инде сәхнәдә һәм зур бәйрәм концертында катнаша. Аларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды. "Мисс Елмаю"− Софья Черкасова, "Мисс Грация" − Камилла Косолапова, "Мисс Сөйкемле" − Виктория Егорова, "Мисс Гармония" − Диләрә Вәлиева; "Мисс Дюймовочка-2016" булып − Миралина Калашникова танылды.
Җиңү яулаучының әнисе әйтүенчә, аның кызы сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясый икән, шуңа күрә конкурска озак һәм ныклап әзерләнгәннәр:
− Өч айга якын безгә олы бер төркем булышты: дусларыбыз, Миралинаның дуслары, балалар бакчасы хезмәткәрләре. Аларга зур рәхмәт. Кызым өчен бу вакыт гади булмады - бакчага йөрүдән тыш, һәр көн чыгышларга әзерләндек. Без иҗат кешеләре: мин озак кына бию белән шөгыльләндем, Миралинаны да өйрәттем, режиссер эшен кую - әтисенең тырышлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев