Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әниләре исән ятимнәр саны азаерга тиеш

2016 елда Алабуга районында ата-ана тәрбиясеннән башка калган 16 бала булганы ачыкланды һәм алар учетка куелды. Алар барысы да уллыкка, опекага, тәрбиягә алынды. Бу турыда безгә райбашкарма комитетының попечительлек һәм опека бүлеге башлыгы Ольга Мынбаева сөйләде.

Бүлектә ата-ана тәрбиясеннән башка калган барлыгы 170 балигъ булмаган бала учетка куелган. Шуларның 33е генә әти-әнисе үлеп ятим калган, ә калганнары -социаль ятимнәр. Бу - аларның әти-әниләре ата-ана хокукына ия түгел дигәнне аңлата. Ольга Мынбаева билгеләп үтүенчә, ваемсыз ата-аналар өчен саклык чаралары сыйфатында еш кына аларны әти-әни хокукыннан мәхрүм итү түгел, ә ярты елга кадәр чикләү. Шулай ата-ана хокукына ия булган граҗданнар саны арта.
Менә инде ничә ел рәттән безнең район тәрбиягә бирелгән балалар саны буенча беренче урыннарның берсен алып килә. Район башлыгы Геннадий Емельянов тиешле хезмәтләрне опекун булырга теләгән кешеләрне яхшырак тикшерергә чакырды, чөнки балаларны гаиләгә акча эшләү уе белән алу очраклары да бар. Күптән түгел генә Алабугада шундыйрак гаилә булуы ачыкланды - опекун-хатын һәм аның гражданлык ире беркайда да эшләмәгәннәр, 4 тәрбиягә алынган балалары белән алар яшәү өчен уңайлы шартлары булмаган шәхси йортта яшәгәннәр. Хәзер, дип билгеләп үтте Ольга Мынбаева, ир белән хатын эшкә урнашкан.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү - актуаль проблема. Ольга Мынбаева сүзләренчә, учетта торган ятимнәрнең кырык процентының үзләренә беркетелгән тораклары бар. Моннан тыш, 2014 ела найм договоры буенча 7 кеше торак алды, 2015 елда алар саны 23кә җитте. Сүз уңаенннан, торак алыр өчен учетка 14-23 яшьлекләр баса ала.
- Попечительлек һәм опека бүлеге шулай ук суд нәтиҗәләре буенча эшкә яраксыз дип табылган балигъ булган гражданнар белән дә эшли, бүгенге көндә андыйлар 281 кеше. Эшкә яраксыз булып калуның 70 процент очрагы инсульт нәтиҗәсе, дип сөйләде бүлек башлыгы.
Чыгышын тәмамлап, Ольга Мынбаева янда яшәүче балаларга игътибарлырак булырга кирәк дигән үтенеч белән алабугалыларга мөрәҗәгать итте. Начар шартлы гаиләне, балаларның хокуларын бозуны күрүче теләсә кем 3-04-13 телефонына шалтырата ала.

Бер уңайдан
Соңгы биш елда федераль банк мәгълүматларында ятим балалар саны ике тапкырга диярлек кимегән: 2011 елда федераль банк мәгълүматларында 128 мең бала булган, ә 2016 елда - 70 мең.
Моннан тыш, балаларыннан баш тартучылар саны да кимегән - елына 7 меңнән 4 меңгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев