Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәҗрибәле һәм иҗади шәхес

Зөлфирә Габделнур кызы Тихомирова табигать йокыдан уянган вакытта гүзәл Морт якларында дөньяга килә. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана.

1978 елда Ульяновск шәһәренең дәүләт, 1988 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 2003 елдан бирле Морт мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укыта.

Зөлфирә Габделнур кызының язмышы туган авылы, туган мәктәбе белән бәйле. Ул кечкенәдән үк мөгаллимлек эшен якын күрә һәм язмышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлый. Балаларның тормышка яраклы кешеләр булып үсүен, шушы җирдә, шушы авылда өлкән буын тарафыннан барлыкка китерелгән рухи мирасны, тормыш итү тәҗрибәсен яшьләргә тапшыруны иң алгы планга куя. Бүгенге катлаулы заманда югалып калмас өчен белемле дә, көчле рухлы да булырга кирәк. Шунлыктан, һәр укучының сәләтен, үзенчәлекләрен исәпкә алып, Зөлфирә Габделнур кызы тормышта аларны үз юлларын табарга өйрәтә.

Зөлфирә Габделнур кызы укытучы буларак югары күрсәткечләргә ирешкән шәхес, югары категорияле мөгаллим, "Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре". Аның укучылары рус теленнән Бердәм Дәүләт Имтиханнарын тапшырганда иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр, муниципаль һәм республика олимпиадаларында алдынгы урыннарны яуладылар.

Шушы көннәрдә яраткан хезмәттәшебез үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Сөйкемле һәм сабыр, үтә итәгатьле һәм белемле Зөлфирәбезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма!

Морт мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев