Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тупаслыкка нокта куябыз!

Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов тупаслыкка каршы көрәш башлап җибәрде. Халык белән тупас һәм дорфа сөйләшкән муниципалитет хезмәткәрен дисциплинар җәза көтә.

Йомышым төшеп шәһәр учреждениеләренең берсенә барырга туры килде. Әмма аннан алдарак шылтыратып нинди кәгазьләр кирәген ачыкларга булдым. Телефонны алган туташ соравымны тыңлап та бетермәстән: "үзегезгә килергә кирәк", дип әйтер-әйтмәс кенә җавап бирде дә, кабатлап сораганны да көтмичә, трубканы шапылдатып куйды да. Килергә дигәч, эштән сорап булса да, киттем.

Гадәттәгечә, кәгазьдәге саннарны минем акыл белән генә аңлап бетерерлек түгел, бер тәрәзәдән икенчесенә футбол тубы кебек йөртеп арытып бетерделәр. Әле җитмәсә, йөзләрендә һәм сөйләшләрендә "кем соң син" дигән мәгънә дә чиктән ашкан. Үземне җир йөзендә иң аңгыра кеше итеп санарлык чиккә җиткергәч, инде менә йөреп бетердем, инде котылдым дигәндә генә кәгазьләрне алырга тиешле кызый тәрәзәне шапылдатып ябып та куйды, үкчәле түфлиләре белән тек-тек итеп басып төшке ашка китеп тә барды. Минем белән бергә чиратта торган халык шаулашса да, берни эшләр хәлең юк - көтәсең...

Таныш вакыйгамы? Илдә-көндә, Рәсәйдә яшәгән һәркем мондый күренеш белән еш очраша торгандыр. Фатир алырга йөргәндә күргән һәм ишеткәннәремне генә дә сүз белән аңлатып бетереп булмый. Аның өчен газетаның аерым бер бите кирәк булыр иде.

Халык белән эшләргә, китерелгән кәгазьләрне алып, аларны ипкә китереп утырган өчен, телефоннан җавап биргән өчен хезмәт хакы алучы хезмәткәрләрнең тупас мөнәсәбәтенә, дорфалыгына ияләнеп беттек ахрысы. Мин сурәтләгән картина да, кызганыч, күпләргә яхшы таныш. Җәмгыятебез бәласеме, замана чиреме, белмим, ни гаҗәп, тик телефонлы өстәл янына утыру белән хезмәткәрнең кешеклелек дигән сыйфаты юкка чыга. Йомыш белән килгән һәркемне дошман күреп, эчтән генә үзенең шушында утыруына һәркемне гаепләп, бар булган "нервысын " килүчеләрдән алып утыручыларны һәрберебез очратканы бар. Хәер, халык белән аралашуга көйләнгән хезмәттә эшләүчеләрнең һәммәсе дә тупас, дорфа дип әйтү һич тә дөрес булмас иде. Миңа да яхшы һәм изге күңелле, ярдәм итәргә әзер булучылар белән очрашырга туры килгәләде. Килешәсездер, хәзер үзеңә карата яхшы мөнәсәбәтне бары тик түләүле хезмәт күрсәткән оешмада гына күрергә була ахрысы. Әле алары да кайвакыт "мөгез" чыгарып куя.

Казанга түләүле хастаханәгә еш йөрим. И-и, андагы рәхәтлек. Үзләре елмаеп каршы ала, кая барасын, кайда түлисен, кайда барып керәсен әйтеп аңлатып бирәләр, кулдан җитәкләп кенә йөртмиләр инде менә. Ә кешегә күп кирәкме: якты йөз - такта чәй. Менә шуннан үземне Кеше итеп, бу җәмгыятьнең бер әһәмиятле өлеше итеп сизеп кайтып китәм. "Акчалы булгач, елмаялар инде", диярсез. Юк, җәмәгать. Анда кешеләргә мөнәсәбәт шулай корылган, җитәкчеләре дә һәрдаим шуны таләп итә. Түләүле булып та, дорфа, тупас хезмәткәрләр утырган оешмаларны да күп күргән бар.

Алабугалыларның кайбер җитәкчеләрнең тупаслыгына, аларның халык белән аралаша белмәвенә зарланып язган хатлары шәһәр җитәкчелеген дә битараф калдырмады. "Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирергә кирәк", - дип белдерде шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов эшлекле киңәшмәдә. Халыкка карата чиновниклар тарафыннан тупас мөнәсәбәт булырга тиеш түгел, диде ул. "Бу сәркатипләргә һәм аларның җитәкчеләренә дә кагыла", - дип төгәллек кертте башлык. Әйткән сүз - аткан ук: узган атнада шәһәрдә "ышаныч линиясе" эшли башлады. Моннан түбән берәр җирдә үзегезгә карата тупас мөнәсәбәт күрсәтсәләр, телефоннан дорфа итеп җавап бирсәләр 3-26-06, 3-12-84 телефоннарына шылтыратып дәгъва калдырырга була. Тик шунысын онытмагыз: аноним шикаятьләр кабул ителми.

Шәһәр-район башлыгы ярдәмчесе Виктор Анищенко әйтүенчә, халык белән кеше төсле аралаша белмәгән хезмәткәрләргә карата дисциплинар чаралар күреләчәк.

Шушы көннәрдә шәһәр сайтларының берсендә үткәрелгән сорау алу нәтиҗәләре, минемчә, сезнең өчен дә кызыклы булыр. Анкета соравына җавап бирүчеләрнең 26,5 проценты дорфалыкта медицина хезмәткәрләрен гаепли. Алар - беренче урында. Хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре - икенче урында. Алар 24,5 процент тавыш җыйган. Өченчедә - торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре (21,4 процент), соңыннан хокук саклау органнары (12,2 процент), муниципалитет (8,2 процент) һәм социаль өлкә хезмәткәрләре (7,1 процент).

Бездә бер чиктән икенче чиккә сикерү бар. Кем әйтмешли: я ак, я кара. Башка төсләр юк. Бу очракта да алай була күрмәсен иде. Барлык җитәкче һәм аларның сәркатипләре, телефоннан җавап бирүче хезмәткәрләр барысы да тупас дип гомумиләштерү дөрес түгел. Мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен аяк астына салып таптамыйча, итәгатьле һәм хөрмәт белән сөйләшүче хезмәткәрләр дә күп шәһәребездә. "Кайнар линия" номерын жыеп тупаслыкка зарлансагыз, бәлки, яхшы мөнәсәбәт күрсәткән, сезгә ярдәм иткән кешеләр турында сез безгә язарсыз?

Камил ЙОСЫПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев