Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Укытучы! Нинди изге исем!

Ишетәсезме?! Нинди матур, күңелгә якын тавыш ишетелә. Сабый елый. Бу баланың дөньяга беренче аваз салуы. Ул күзен ача һәм тирә-якка сорау тулы карашы белән төбәлә. Тирә-юньдә таныш булмаган кешеләр, предметлар, гомумән, бөтен нәрсә ят аңа. Менә шушы минуттан башлана инде баланың яшәеше. Шуңа да бит кешенең иң матур истәлекләре, иң...

"Укытучы"... "Мәктәп"! - Бу ике сүз

Күңелләрдә яши янәшә.

"Укытучым" диеп әйткән чакта,

"Мәктәбем" дип йөрәк эндәшә.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.

Ил карты да аңа, башын иеп

"Мөгаллим", дип, зурлап эндәшә...

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Һәркем беренче укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Кемне генә алсаң да, үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Иске Юраш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләлә Арат кызы Гыйззәтуллинаның да андый балалалары бихисаптыр... Беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләренә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, балалар бакчасыннан мәктәпкә юл алган ничәмә-ничә дистә балаларны каршы алырга туры килде икән аңарга Юраш мәктәбендә эшләгән дәвердә. Беренче тапкыр сабыйларның нәни кулларыннан тотып, һәрчак шаулап чәчәк атып утыручы гөлләр тулы, чиста, якты класс бүлмәсенә алып керүләре, әти-әниләр белән бергәләп, тәүге дәрес үткәрүләре, көндәлектәге беренче билгеләр һәрбер баланың, ата-ананың бүгенгедәй хәтерендә саклана торгандыр. Шул көннән башлап, ул, әниләрдәй күңел җылысын биреп, ничә буын баласын укырга, язарга өйрәтә килде. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерә. Ә нәниләр аның янында үзләрен көчле итеп, бар нәрсәдән якланган итеп сизә. Апалары елмаеп караса, ул көнне шатлыклары эчләренә сыймый.

Ләлә Аратовна шулай һәрбер чыгарылыш балаларын бергә туплый белә, алар безнең күз алдында бер гаилә кешеләренә әверелә баралар, безгә урта һәм югары сыйныфларда ул тәрбияләгән балалар белән эшләве дә бик уңайлы.

Әйе, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен һәм алгарышын тәэмин итүдә укытучының роле бәһаләп бетергесез. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.

Укытучыдан, аның фидакарь хезмәтеннән башка җәмгыять үсешен күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә дә теге яки бу илнең фән, мәдәният өлкәсендәге уңышлары турында сүз чыкканда, барыннан да элек, мәгариф системасында эшләрнең торышына игътибар итәләр.Чөнки нәкъ менә мәктәптә баланың дөньяга карашы формалаша, еш кына булачак һөнәренең нигезе салына.

Ләлә Аратовна - мәктәпнең тирән белемле, киң эрудицияле, инициативалы, һәм иҗади эшләүче, бай тәҗрибәле педагог. "Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш", дип әйтүләре юкка гына түгелдер. Күп көч куеп укытканы һәм хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен ул Татарстан мәгариф һәм фән Министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.

Укучылары күзенә фәрештә булып күренсә дә, мөгаллимә барыбер үзебезнең җир кешесе, фани дөнья мәшәкатьләре, борчулары белән яшәүче Аллаһ бәндәсе. Аның хезмәт көне иртән уянып керфекләрен ачуга башланып китә. Башта мең төрле уйдыр: кичә бу балам авырып кайтып киткән иде, хәле ничек икән? Тегесе кагыйдәләрне аңлап җиткерә алдымы икән? Йорт тирәсендә кайнашканда да, тормыш иптәше директорыбыз Илсур Ленуровичка иртәнге аш әзерләгәндә дә, тынгы бирмидер бу уйлар. Баш миенең аулак почмагындагы күзәнәкләре аңа бәйсез, мөстәкыйль рәвештә булачак дәрес хакында уйлыйлардыр. Иҗат халәте туктаусыз дәвам итә. Көн саен аллы-гөлле чәчәкләргә төрелеп утырган, Иске Юраш урта мәктәбенә үз балаларыдай якын күреп сөйгән укучылары янына ашыга укытучы. Шушы игелекле юлда 25 елга якын гомере узган... Шушы якта ул үзенә тигән бәхетен тапкан. Төп йортта кайната һәм кайнанасы белән бергә- бергә ике баһадирдай егет тәрбияләп, матур гомер кичереп, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә насыйп иткән аңарга Аллаһе Тәгалә.

Зирәк акыл һәм зур сабырлык белән игелекле хезмәт башкаручы хөрмәтле Ләлә Аратовна шушы көннәрдә 50 яшьлек гомер бәйрәмен үткәрә. Без, Иске Юраш урта мәктәбе коллективы, аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, гел шулай олы җанлы, киң күңелле булып калуын телибез.

Клара Гайнетдинова,

Иске Юраш мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев