Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңышны уттан саклыйк

Җәйге кызу көн... Инде уракка да ерак калмады. Хәзер хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара. Шунлыктан киләсе уңышны янгыннардан саклау зарурлыгы туды.

Соңгы берничә елда авыл хуҗалыгы объектларында берничә тапкыр ут чыгу очрагы булды. Менә тагын берничә мисал.

"Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ филиалында гаражда ут чыгып, машиналар яна, аннан килгән зыян 1 миллион сумнан артык тәшкил итә.

"Стахеев" һәм Малореченск ҖЧҖ ләрендә саламга ут кабып, хуҗалыкка 200 мең сум зыян салынды. Бу очракта терлек азыгын саклау кагыйдәләре үтәлмәгән булып чыкты.

"Рассвет" хуҗалыгының Лекарево авылында бозаучылыкта электр белән җылыту приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, ут чыгып, зур зыян салды.

Кызганычка каршы, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре үз объектларында янгын иминлеге мәсьәләләренә әлләни игътибар итми.

Урак чоры һәм актив рәвештә терлек азыгы әзерләү чоры якынлаша. Янгын иминлеге мәсьәләләренә кырын карасак, күп көч түгеп үстерелгән яңа уңышны саклап калу мөмкин булмас, шуңа күрә бездән зур оешканлык сорала.

М.Мөхәмәдиев, янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев