Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар берләште

Район башлыгы инициативасы белән быелның гыйнвар башында башлангыч ветеран оешмалары торгызыла башлады. Геннадий Емельяновның предприятие, оешма, җәмәгать берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуы барышында аларны оештыру һәм эшләрен активлаштыру мәсьәләләре тикшерелде. Барлык җитәкчеләр алдына өлкән буын кешеләренең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү бурычы куелды.

"Бу бурыч рухи күтәренкелек һәм физик сәламәтлекне тәэмин итәрдәй чараларны тормышка ашыру, өлкән яшьтәгеләрне шәһәр һәм районның төрле социаль һәм мәдәни тормышына тарту, тормыш шартларыннан канәгатьлек тоюны күз алдында тота",- диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Рыбакова киңәшмәдә. Шәһәр һәм районда яшь буенча 14729 пенсионер яшәвен искә алсак, аларның нибары 8 меңе генә ветеран хәрәкәтендә катнаша. Ачыкланганча, күпчелек хезмәт коллективларында пенсионерлар формаль рәвештә генә берләшкән, нибары 9 предприятиедә эш югары дәрәҗәдә бара. 70 тән артык оешмада башлангыч ветеран оешмалары бөтенләй юк. Быелның башында ветераннарны үзләре эшләгән предприятиеләргә чакырып, оештыру җыелышлары уздырылды. Аларда өлкән буынга хас проблемалар, аларга ярдәм оештыру, тормыш-көнкүрешләрен кызыклы итү мәсьәләләре тикшерелде. Ә менә бу көннәрдә мәктәпләрдә нинди дә булса сәбәпләр аркасында "беркетелмәгән" дип саналган пенсионерлар җыелышы үтте. Андыйлар Алабугада 2585 кеше булып, алар да җирле башлангыч оешмаларга берләште.

Авыл җирендә 2585 пенсионер көн күрә, аларның чиреге "беркетелмәгәннәр" рәтенә керә. Алар белән дә җыелышлар үткәрелеп, бергәләп эш алып бару планнары булдырылды. Күп кенә җитәкчеләр үз биналарында ветераннарга очрашу мөмкинлеге тудырды, телефон һәм оргтехника белән тәэмин итте. Әлеге эш ветераннар белән эшләү системасын, җитәкчеләрнең ветераннар оешмасына мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртергә ярдәм итәргә тиеш, дип ассызыклады Л.Рыбакова.

- Ветераннарыбыз шатлыкта да, кайгыда да ялгыз калырга тиеш түгел. Алар үзләре турында кайгыртучы барын белеп торсын,- диде район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Нәҗипов. Ярдәм тою өлкән кешеләрнең яшәвен уңайлы итәргә, ахыр чиктә гомер озынлыгын арттыруга булышырга тиеш. Һәр кеше игътибар һәм кайгыртучанлык тойсын. Тик ни кызганыч, болар әлегә бездә җитеп бетми. Ветеран оешмалары һәр пенсионерны җәлеп итә, күңеленә үтеп керә алмый, хәер, эш алып бару өчен аларга шартлар да тудырылмаган.

Өлкәннәр төрлесе-төрле тармакларда эшләгән кешеләр. Менә хәзер дә аларны шул принцип буенча берләштерергә һәм уртак кызыксынулары буенча күп чаралар үткәрергә булыр иде.

Ветераннар советлары эшен дә үзгәртергә вакыт. Ул нәтиҗәле һәм заман таләпләренә туры килергә тиеш. Бездә бик тәҗрибәле һәм абруйлы ветераннар күп. Әмма өлкән яшьтә булулары сәбәпле, алар җәмәгать эшләренә чума алмый. Нәкъ менә алар советның бер өлешен - Аксакаллар советын тәшкил итә алыр иде. Бүген бездә ветераннар Советы башлангыч ветеран оешмалары рәисләреннән тора. Әйтергә кирәк, эшче орган, мәсәлән, президиум кирәклеге көн кебек ачык.

Энергияле яшь пенсионерлардан башкарма орган булдыру да зарур Алар кабул ителгән карарларны үз юнәлешләре буенча тормышка ашыру белән мәшгуль булыр иде.

Без башкаларның уңышлы якларын үзебезгә үрнәк итеп алу өчен, Яшел Үзән, Зәй районнары тәҗрибәсен дә өйрәндек. Шунысын да искәртеп үтик, быел без Алабуга ветераннар Советының 25 еллыгын билгеләп үтәбез.

Алия Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250