Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яраткан баянчыбыз арабыздан китте

Алабуга халкы 2 май көнне зур югалтулы кайгы хисләре кичерде. Шәһәрнең барча истәлекләре урыннары да тынып, сыкранып калган кебек иде, гүя җансыз таш сыннары да, халкына ямьле гармун моңын бүләк итәргә омтылучы атаклы милли җанлы музыкантын юксынды.

1980 елдан Алабуга Мәдәният һәм сәнгать училищесында баян сыйныфын җитәкләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге 6 нчы күргәзмә-конкурсы лауреаты, 2003 елның декабереннән "Россиянең иң булдыклы кешеләре" ("Лучшие люди России") энциклопедиясенең еллык басмасына кертелгән, 2006 елда "Казанның 1000 еллык истәлеге" медале иясе булган, Республика Фәнни-методик үзәгенең мәдәни-агарту эшләре буенча (1988 ел) тальян гармуннарын ясаучы-әзерләүче чын оста буларак диплом алган, 1994, 2001, 2003, 2007 һәм башка елларда да Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсында үзе җитәкләгән баянчылар ансамбле белән җиңүләр яулаган, Казанда үткәрелгән Халыкара төрки халыклар фестивалендә, Бөтендөнья татар конгрессына килүчеләр каршында чыгыш ясаган, илнең күп төбәкләренең сабан туйларында һәм "Нәүрүз" бәйрәмнәрендә гармунын сайраткан Илдус Илсур улы Сәлахов 57 нче яшендә бу фани дөнья белән саубуллашты, гәүдәсе туган төбәге Мамадыш районы Арташ авылында җирләнде.

Мәрхүмнең тормыш иптәше Наилә Мисбах кызы тумышы белән Мөслим районы Мухан авылыныкы, югары категорияле мөгаллимә. Берничә тапкыр мәгариф идарәсе, шәһәр-район хакиме исеменнән Мактау кәгазе белән бүләкләнгән, 1 нче "Татарстан тавышы" республикакүләм һөнәри һәм үзешчән чыгыш ясаучылар телерадиоконкурсы дипломанты.

Өлкән кызлары Лилия Алабуга мәдәният училищесын һәм Казанның дәүләт педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлады, хәзерге көндә гаиләсе белән республика башкаласында яши, сайлаган һөнәре буенча җиң сызганып, эшен дәвам итә.

Уртанчы уллары Илдар әтисе юлыннан китте, Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлады. Сургутта узган Бөтенроссия баянчылар һәм аккордеончылар ачык бәйгесендә I нче дәрәҗәдәге диплом, Мәскәүдә уздырылган Халыкара баянчылар һәм аккордеончылар конкурсында лауреат булганы өчен 2 нче премия, Санкт-Петербургта һәм Норвегиядә Халыкара конкурсларда катнашып, I нче һәм II нче дәрәҗәдәге дипломнар, Самарада узган "Дөнья ганимәтләре" Халыкара конкурсында диплом һәм башка җиңүләргә лаек булды.

Кече уллары Айдар шәһәрнең 1 нче татар гимназиясендә укыганда ук, Алабуга балалар музыка мәктәбенә дә йөрде. Республиканың төрле музыка бәйгеләрендә сынау үтте: һәр вакытта бары тик беренче бүләккә генә дәгъва кылды. Бүгенге көндә абыйсы укыган Мәскәү Россия академиясенең икенче курсында белем ала, якын һәм ерак чит илләргә ялгызы һәм, халык һәм симфония оркестрлары составында, атаклы дирижерлар кул астында чыгыш ясый. Мәскәүнең Халыкара музей йортында, Чайковский исемендәге концертлар залында, башкаланың Зур һәм Кече залында да аның катнашында концерт программалары яңгырый. 2011 елда "Белгород кубогы"нда, 2013 елда Мәскәүдә "Дәүләтләр берлеге"ндә һәм Бөтенроссия музыка конкурсында бары тик беренче урыннарны алуга иреште. Быел Мәскәүдә узган "Язгы тавышлар" Халыкара конкурсы лауреаты булды.

... Бүгенге көндә татар халкының милли моңнарын ата-анасы җан-теләге аша, ул-кызлары да тормышка ашыра, халкына җиткерә. Сәлаховлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз: олуг милләттәшебезнең авыр туфрагы җиңел булсын.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына Илдус Сәлахов исемен бирү бик дөрес һәм урынлы гамәл булыр иде, дигән теләк белдерде мәрхүмнең хезмәттәшләре.

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев