Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн кадагында

Быел Алабугада җылылык бирү 20 сентябрьдән башланды. 26 сентябрьдә бирелгән мәгълүматлар буенча, барлык балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина, социаль учреждениеләр тулаем җылытыла.

260 торак йортның кырыгында алабугалылар җылылыкка тиенгән. Атна уртасында мәдәният йортларына җылылык бирелә башлаячак, иң беренче чиратта шәһәр мәдәният сарае җылытылачак. Җылылык бирү көн-төн дәвам итә һәм 30 сентябрьгә бу эш инде 100 процент үтәлгән булырга тиеш.

Дүшәмбе киңәшмәсендә җылы бирүнең барышы белән таныштырган Алабуга ПТС генераль директоры вазыйфаларын башкаручы РафаильҖылы бирә башладылар Габдрахманов халыкның җылылык предприятиеләренә 54 миллион сум, ТСЖ һәм идарәче компанияләрнең 39 миллион сум бурычы булуын да искә алды. Әлеге бурычларны якын арада каплауларын сорады. Чөнки җыелып килүче бу бурычлар җылылык бирүдә дә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Җылылык бирә башлаганнан алып та челтәрләрдә инде 16 өзеклек килеп чыккан, димәк челтәрләр гадәти басымга да чыдамаган дигән сүз.

ПТСка булган бурычлар хакында сүз чыккач, район башлыгы Геннадий Емельянов Алабуга ПТСының "КЭР Холдинг" компаниясе белән бергә җылылык өчен түләүне киметү максатыннан рентабильсез котельныйларны ябып, кайбер йортларны шәхси җылылык системасына күчерергә ниятләүләрен дә әйтте. Бу очракта тикшерүләр күрсәткәнчә, җылылык өчен түләү шактый кимиячәк икән. Мәсәлән, Жилпоселоктагы котельныйны туктату җылылык өчен чыгымнарны 3 миллион сумга, Тарловкадагысы 6 миллионга, йортларны шәхси җылылык системасына күчерү 373 мең сумга киметәчәк. Җитәкчеләр җылылык бирү хәзергә пландагыча бара ди. Көтелмәгән хәл килеп чыкканда, кичекмәстән, идарәче компанияләргә хәбәр итәргә кирәклеген искәртә.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев