Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юрист җавап бирә

Инвалидларның Төбәк җәмәгать оешмасы "Закал" белән берлектә, без мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен киңәшләр рубрикасын дәвам итәбез.

− Техник реабилитация чарасын мөстәкыйль рәвештә сатып алуга компенсация күпме күләмдә түләнә?
− "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль Законның 11 маддә 6 өлеше һәм 11.1 маддәнең 14 өлеше нигезендә сатып алынган техник реабилитация чарасы яисә күрсәтелгән хезмәт өчен, вәкаләтле орган - Социаль иминиятләштерү фонды тәкъдим иткән күләмдә компенсация түләнә, шуннан артык түгел. Вәкаләтле орган техник реабилитация чараларының бәясен "Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товар сатып алу, эш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контрактлы система турында" Федераль Законга таянып билгели. Вәкаләтле органнар инвалидка аның өчен сатып алына торган техник реабилитация чараларының бәясе хакында мәгълүмәт бирергә тиеш. Инвалидның тиешле җайланманы алырга хакы булганда гына, компенсация алырга мөмкин. Инвалидның шәхси реабилитация программасында (ИПРА) техник җайланма бирелү кирәклеге турында язма булмаганда, яисә элегрәк бирелгән техник реабилитация чарасының куллану вакыты чыкмаган очракта, компенсациягә хокук булмый.
− Мин - 1 группадагы коляскалы инвалид. Кул белән идарә итүле шәхси транспорттан файдаланам. Йортым янында машина кую урынына ничек ирешергә?
− "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" 181 санлы Федераль Законның 15 маддәсе нигезендә, инвалидлыгы булган кешеләргә инженер инфраструктурасы, шул исәптән машина кую урыннары гарантияләнә. Санитар нормалар буенча да машина кую урыннарын оештыруга таләпләр бар. Инвалидның шәхси автотранспорт чарасын кую урыны, аннан башка төр транспорт хуҗасы файдаланмасынга, махсус билгеләнгән булырга тиеш. Машина кую урынының 3,5 метрдан да ким булмавы мөһим. РФ ГОСТы буенча Милли стандартларда: "8.17 "Инвалидлар" табличкасы 6.4 "Машина кую урыны" билгесе белән урнаштырыла, бу машина кую мәйданчыгы яисә аның өлешенең 1 һәм 2 группа инвалидлар транспорты яисә инвалидларны йөртүчеләр өчен бүленгәнен аңлата. "Инвалидлар" дигән юл билгесе машина кую урынындагы асфальтка буяу белән язып куела. Бу билгене дә ГОСТ таләпләрендәге үлчәмнәрдә ясарга кирәк. Машина кую урыны алу өчен, ЮХИДИ һәм җирле үзидарә органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәсе. Гаризага инвалидлык турында медицина белешмәсенең күчермәсе өстәлә.
− Инвалид баламны ялгызым тәрбиялим. Ирем белән аерылышкан. Инвалидлыгы булган баланы дәвалауга чыгымнар өчен, элекке тормыш иптәшем түләргә тиешме?
− РФ Гаилә Кодексының 86 маддәсе нигезендә, үзара килешү булмаганда һәм аерым очракларда (каты авыру, балигъ булмаган балаларның яисә хезмәткә сәләтсез балигъ булмаган мохтаҗ балаларның гариплеге, аларны чит кешенең каравы өчен түләү кирәк булганда һәм башка шундый хәлләрдә) ата-ананың һәркайсы суд тарафыннан өстәмә чыгымнар тотуга җәлеп ителә. Бу чыгымнар тәртибен суд ата-ана һәм балаларның гаилә хәленә, ике яктан да игътибарга алырлык башка сәбәпләргә карап ачыклый, ул ай саен түләнелә торган билгеле бер сумма рәвешендә булырга мөмкин.
Суд ата-анага өстәмә чыгым булган очракта һәм киләчәктә кирәк булачак өстәмә чыгымнарда катнашуны йөкләргә хаклы. Хәленә карап, шулай ук аерым бер анык сумманы бер тапкыр түләргә мәҗбүр итәргә дә хаклы.
Шул рәвешчә, җитди сәбәпләр белән бәйле очракларда, алимент акчалары җитмәгәндә, элекке тормыш иптәшеннән өстәмә чыгымнар белән ярдәм итүен таләп итәргә була. Җитди сәбәпләр расланган булырга тиеш, мәсәлән, медицина документлары белән.
Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 27 адресы буенча урнашкан Инвалидларның төбәк җәмәгать оешмасы "Закал" юристына мөрәҗәгать итеп, яисә 3-34-70 телефоны буенча кызыксындырган сорауларыгызга өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев