Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

90 яшь: язмыштан да көчле

Шәмсия Миңнегәрәй кызы Мингалимова. Бу мөлаем апаны күпләр белә, Алабугадан читтә дә.

Ярты ел элек кенә аның «Это было... Это не должно повториться» дип аталган китабын тәкъдим иттеләр. Бүген аңа 90 яшь! Тугыз дистә ел яшәгән кеше турында ничек газетаның бер битенә сыярлык итеп сөйләп була? Белмим. Язмам герое күпне күргән, шунысын беләм! Биш яшендә әтисез калып, 11 яшендә бөтенләй ятим калуны кичергән. Мәңге куркып яшәүнең ни икәнен белгән, чөнки аңа «халык дошманы гаиләсеннән» дигән мөһер сугылган. Битарафлык, гаделсезлек белән очрашуның да коточкычлыгын белә. Шул ук вакытта ул — кечкенә генә гәүдәле хатын-кыз, әмма буыны нык! Рухы белән көчле! Менә шуңа бер дәлил.

Бер рус мәктәбендә яшь кенә укытучы Шәмсия Миңнегәрәевнаны Александра Григорьевна дип атарга тәкъдим иткәннәр, ул болай җавап биргән: «Менә кайчан Мао Цзедунны (XX гасырның 30нчы елларында кытай лидеры — Авт. иск.) Миша дип атый башлыйлар, шул вакытта, минем дә исемне үзгәртегез».

Ул барын да һәм барысын да гафу иткән, үзенә дошман булганнарны да каргаудан тыелып калган, күңелендә ачу сакламаган. Тормышының буеннан-буена гаҗәеп нурлы яктылык таратып яши Шәмсия апа, ул бүген дә шулай нур сибә.

— Мин һәрвакыт Аллаһ исеме белән гомер итәм. Шулай яшәргә әнием өйрәтте: кешеләргә карата миһербанлы һәм түземле булырга, беркайчан да беркемне дә тәнкыйтьләмәскә, — ди Шәмсия Мингалимова ихлас елмаеп.
Чирек гасыр диярлек, Шәмсия Мингалимова Алабугада Сәяси эзәрлекләү корбаннары оешмасын алыштыргысыз җитәкли. Ул — Татарстанда пенсионер һәм инвалидлар — сәяси эзәрлекләү корбаннарының иҗтимагый-гуманитар оешма идарәсе әгъзасы, педагогия хезмәте ветераны, армас-талмас җәмәгатьче, көч биреп торучы гаҗәеп сөйкемле кеше. Моннан 13 ел элек, аның башлангычы белән, сәяси репрессияләр корбаннарына шәһәрдә үзенчәлекле мемориаль комплекс барлыкка килде, Россиядә әлегә андыйлар юк.

— Көчләр каян килде, Шәмсия апа? Шундый мөһер белән һәм... сынмагансыз!

— Әнием үләр алдыннан әйтте: «Кызым, дога сүзләреннән башка, эш башлама. Иман сиңа теләсә нинди кыенлыкта да ярдәм итәр». Мин моны истә калдырдым.

Тагын ул бик тә укырга яраткан.

— Каникулларда бөтен дәреслекләрне укып чыгып, мәсьәләләрне чишеп куя торган идем. Шулкадәр кызыксынып укыдым! Нинди дә булса сәбәп аркасында мәктәпкә бармый калсам, укытучылар өйгә килә торган иде. Яхшы укучылар һәркемгә кирәк. 

Бишлегә генә укыган кыз имтиханга вакытында килә алмаганга ниләр кичергәндер, ә аны алтын медальдән мәхрүм иткәннәр. Бик борчылган. Гомерендә өч тапкыр шулай нык кайгырган ул. Тагын икесе — газиз кешеләрен: әнисен һәм журфакта укучы кызын югалткач. Әтисенә килгәндә, ул аның хушлашканда кочаклавын гына хәтерли. Сәбәпләрен аңлатмый гына алып киткәннәр. Бу 1937 елның 5 декабре була. Шәмсия апа сөйләвенчә, соңыннан беленгән: әтисен 38нче ел башында Алабуганың 5нче санлы төрмәсендә атып үтергәннәр.

— Шәмсия апа, ни өчен әтисез калуыгызны кайчан һәм ничек белдегез?

— Шәхси анкетамда күрсәтелгән иде: әтием һәм әнием үлгән. 1952 елда Алабуга укытучылар институтын тәмамлагач, туган ягыма — Тукай районының Суксы авылына кайтып килергә, әти-әнинең каберләрен табарга булдым. Әнинекен таптым, әтинекен юк. «Әтинеке кая?» Шул вакытта апам әйтте: «Безнең әти — халык дошманы бит». Аннары: «Сәясәткә тыгылма, актив булма», — дип өстәде. Ә мин һәрчак күз алдында идем: яхшы укыдым, биедем, стена газеталары чыгардым. Безнең нәселдә күпләр эзәрлекләнде, чөнки атаклы нәсел булганбыз. Бабамның әтисе ниндидер кенәз булган, Чаллыда беренче таш йортны салган диләр. Юрист булган. Мин гомерем буе дәшмәдем. Гаилә шәҗәрәмне өйрәнеп тормадым, бәйләнерләр дип курыктым. Партиягә дә кермәдем.

Шәмсия апага яхшы кешеләр күп очраган. «Элек ятимнәрне балалар йортына ташламыйлар иде. Бөтен халык тәрбияләгән. Кемнең хәленнән килгән, шул караган». Берникадәр вакыт ул абыйсында яшәгән. Абыйсының алты үз баласы булган, тагын ике баланы тәрбиягә алган (хатынының вафат туганыннан калган балалар), Шәмсия — тугызынчы. Абыйсы сеңелесен бик яраткан, ләкин аларга авыр булмасын дип, Шәмсия Чаллыга киткән. Фатирда торган, бала караучы булып эшләгән. «Мәрхәмәтле кешеләр булмаса, җиде сыйныфны бетерә алмаган булыр идем», — ди ул. Аны бер рус гаиләсе сыендырган. Герман һәм Татьяна укырга булышкан, үз кызлары кебек күргәннәр. Шәмсия апа физмат тәмамлаган. Дөрес, табиб булырга хыялланган.

— Акча булмады. Укытучы да табиб кебек бит инде. Кешеләрнең җанын терелтә. Нинди районда гына эшләмәдем: Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск, Кукмара, Югары Ослан (ирем урманчы булгач, күченеп йөрдек). Әтиемнең халык дошманы булуыннан хурланып яшәдем. Хакимиятнең хаталануын башыма да китереп карамадым. Бервакыт, озак кына мәктәп директоры булып эшләгәннән соң, хезмәттәшләрем мине Коммунистлар партиясенә тәкъдим итте. Документлар җыелды. Хәзер әти турында сорасалар дип уйлап, комиссия алдыннан чыгып йөгердем. Күз яшьләремне тыя алмадым. Йөрәгемдәге тирән яра белән гомер иттем.

— Репрессияләр кайтавазы...

— Лаеклы ялга чыккач, башка тормыш башланды. 1991 елда, эзәрлекләнгәннәрнең исемнәре кайтарылу турында Указ чыгуга, әтием белән нәрсә булганын ачыкларга карар кылдым. Дөреслекне эзләп, КГБ архивларына кадәр барып җиттем. Әтием беренче булып колхозга кергән, спекулянт дип язганнар. Беренче Бөтендөнья сугышында яраланган — симулянт дип язганнар. Бер баласы бар дигәннәр, ә без 7 идек! Бар милегебезне тартып алдылар. Әнием берүзе зур гаилә белән бернәрсәсез калган! Сугыш вакытында ул вафат булды. Әтиебезнең башына җиткән адәмнең кызы безнең йортка урнашты. Мин аңа эндәшмәдем. Догаларымны укып, түздем. Абыебыз да репрессияләнгән иде. Апаларның берсе эзсез югалды. Казанда финанс институтында укыганлыгын хәтерлим. Фотосы да калмады. «Жди меня!» программасы аркылы да тапмадым. Әниемнән бер сөлге калды. Билгеле, әтинең исемен кире кайтаруларына сөендем, бик бәхетле идем!

Шәмсия апаның көчле холкы турында чиксез сөйләп булыр иде. Бу аның тормышының бер ягы гына. Мәгариф өлкәсенә караганы да бар әле. Мәккәгә баруы, ислам нигезләрен өйрәнүе. Тагын Наталья Вердеревская белән дуслыгы һәм фикердәшләре. Яраткан тормыш иптәше Әхәт белән 65 ел бәхетле гаилә булып яшәүләрен әйтмим дә инде. Балалары, оныклары һәм оныкларының балалары — аерым бер тарих!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев