Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Морт мәктәбенең ветераны укытучысы юбилеен билгеләп үтә

Анна Григорьевна Хисаметдинова — укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын казанган укытучы.

«Туган якның ал таңнары Сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын...»

Алабуга районы Морт авылында гомер итүче ветеран укытучы, Татарстан Республикасының Атказанган мәктәп укытучысы, якты күңелле мөгаллимәбез — Хисаметдинова Анна Григорьевна 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр Морт авылында бик күп. Алар тау итәгеннән бәреп чыга. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары туган телне, саф татар телен хәтерләтә. Әйе, авылыбызның шундый саекмас туган тел чишмәләренә тиңләрлек мөгаллимәбез — Татарстан Республикасының Атказанган мәктәп укытучысы Хисаметдинова Анна Григорьевна.

Анна Хисаметдинова — укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын казанган укытучы. Туган теленә гашыйк кеше буларак, укучыларга да татар теленең матурлыгын, тыйнаклыгын, сафлыгын аңлатты, җиткерергә тырышты. Аның укучылары үз фикерләрен матур, төгәл, кыска итеп, туган телдә әйтеп бирә.

Мөгаллимә укыту дәверендә укучыларда эстетик зәвык тәрбияләүгә аеруча игътибар бирде. Үзенә һәм укучыларга карата таләпчән, эзләнүчән булды. Мәгариф отличнигы буларак, укучыларга тирән белем бирде, аларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләде. Анна Григорьевна укучылары Татарстан күләмендәге олимпиадаларда да мактаулы урыннар яулады, кайберләре районның «Чулман» әдәби берләшмәсе әгъзалары булды. Сыйныф җитәкләгәндә тәртип урнаштыру белән бергә, һәр укучыны мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнаштыру, мөстәкыйльлек тәрбияләү бурычын да куя ул. Озак еллар районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсен җитәкли. АДПИ галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Укытучым! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә.Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син — Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син — Укытучы!

Тормыш иптәшегез Расих абый белән бергәләп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, иңне-иңгә куеп, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә озын-озак еллар яшәргә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев