Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районында симерү диагнозы куелган балалар саны арта

Соңгы биш елда республикада яшәүче балалар һәм яшүсмерләр арасында симерү белән авыручылар саны кимеми.

Бу турыда ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышларының берсендә әйтеп узды. Ундүрт яшькә кадәр балалар арасында симерүчеләр санының артуы 27 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Алабуга районында да күзәтелгән. 

Елдан ел шундый диагнозлы пациентларның артуын Алабуга балалар сырхауханәсе мөдире Гөлназ Мөхәммәтова да раслады. Әйтергә кирәк, бу проблема бөтен дөнья кешеләренә хас. 

Кешенең, шул исәптән баланың да гәүдә авырлыгына берничә фактор тәэсир итә: нәселдәнлек, темперамент, аппетит, рухи тигезлек. Шул ук вакытта иң төп фактор — туклану. Югары калорияле ашамлыклар, төрле камыр ашларын яратучыларның яшелчә, җиләк-җимеш һәм ит белән тукланучыларга караганда тулырак гәүдәле булуы табигый. Еш кына яшүсмерләрнең җенси өлгерү чорында гәүдә авырлыгының артыклыгы күзәтелә. 

— Соңгы мәгълүматка караганда, 2020 елда симерү диагнозы белән исәптә 448, 2021 елда — 490 кеше торган. Кагыйдә буларак, бу балалар мәктәп яшендә, ләкин яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу белән бәйле рәвештә, медицина һәм профилактика тикшерүләре планына чикләүләр кертелгән иде һәм шуңа күрә әлеге статистика тулы булып саналмый, чөнки күпләр сырхауханәгә мөрәҗәгать итмәде, эндокринологка да күренмәде, — ди Гөлназ Мөхәммәтова.

Кирәк булганда, мондый балаларны башка белгечләр — невролог, кардиолог, психолог күзәтә. Симерү булганда, башка авырулар чирне көчәйтергә мөмкин. Мәсәлән, йөрәккә һәм буыннарга авырга туры килә, артерияләрдәге кан басымы күтәрелә, баш авырту барлыкка килә. 
Балаларның нинди авырлыкта булырга тиешлеге аларның яшенә, җенесенә, буй озынлыгына бәйле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткәнчә, тиешле авырлык гәүдә авырлыгының индексы буенча исәпләнелә.

Гәүдә авырлыгы индексы кг/м² ларда үлчәнелә һәм формула буенча исәпләнә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткәнчә, балалар өчен гәүдә авырлыгы индексы күрсәткечләренең аңлатмасы түбәндәгечә: 16 килограммнан да ким авырлык — гәүдә авырлыгының җитмәүчелеген; 16-18,5 —гәүдә авылыгының җитәрлек булмавын (дефицит); 18,5-25 — нормада булуын; 25-30 — авырлыкның артыклыгын; 30-35 —1 дәрәҗә симерүне; 35-40 — 2 дәрәҗә симерүне; 40 килограмм һәм аннан да артык — 3 дәрәҗә симерүне күрсәтә.

— Спорт белән җитди шөгыльләнүче балалар да бар. Аларның мускуллар авырлыгы югары. Монысын да истә тотарга кирәк. Балаларның физик йөкләмәләре белән проблемалар бар. Ата-аналарның күбесе баласын физкультура дәресләреннән азат итүләрен сорап килә, — ди табиб. 

— Туклануга килгәндә, бала организмына кайсысы күбрәк зыян китерә: мәктәптәгеме, өйдәгеме?

— Өйдәге дип уйлыйм. Мәктәптә һәм балалар бакчаларында ит һәм сөт ашамлыклары, ярмалар һәм яшелчә тиешенчә әзерләнә. Гәүдә авырлыгы артык икәнлеге күренеп торган бала килгәндә, аның яшәү рәвеше белән кызыксынам. Яшелчә турында сорасам, бик сирәк куллана булып чыга. Көн саен бер тапкыр булса да, яшелчә ашарга киңәш ителә. Пешкән яшелчә, яшелчә ашы, винегрет итеп. Бәрәңге авырлыкны арттыра гына. Кәбестәнең төрлесенә, кишергә, чөгендергә, шалканга, ташкабакка, кабакка өстенлек бирергә кирәк. Яшелчә чорында — яңа өлгергән кыяр, помидорлар.

— Кайсы ашамлыклардан баш тарту яхшырак?

— Беренче чиратта, казылык ашамлыкларын ит белән алыштырырга киңәш итәм. Бу шеш авыруларын булдырмас өчен дә яхшы. Лимонад кебек баллы суларны да чикләргә. Әзер җимеш сулары да шуңа керә. Аларны кулланганда, ризыкның калориялелеге арта, баллы ашамлыкларга мохтаҗлык барлыкка килә. Аларны су яисә гөлҗимеш суы белән алыштырып була. Камыр ашларыннан тыелырга. Кондитер әйберләре — вафли, печенье, конфетлар да чикләнә. Тәм-томсыз торып булмый, билгеле, ләкин чаманы белү яхшы.

— Мәктәп менюсындагы сосискаларга ничек карыйсыз?

— Аларны ит котлетасына алыштырсалар, күпкә яхшырак. 

— Тиз туклану рестораннары турында ни әйтерсез?

— Бала андый урыннарга еш йөрсә — һафа. Барыннан да бигрәк бәрәңгедән фри зыянлы.

— Симерү диагнозы куелган баланың артык килограммнарыннан арынганы бармы?

— Әлбәттә. Без авырлыкны акрынлап киметү ягында, айга 2-3 килограммлап. Кинәт ябыгу — организм өчен стресс. Яшүсмерләрдә тагын бер кыен як бар, ябыгам дип, анорексия килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта, психологка да барырга киңәш итәм.

— Симерү — нәселдән булса? Ябыгуга өмет бармы? 

— «Нәселдән килгән симерү» төшенчәсе гаиләдә гәүдә авырлыгы артык булган берничә кеше барлыгын аңлата. Ниндидер ризыкка өстенлек бирү, яшәү рәвеше белән бәйле бу. Шул сәбәпләр үзгәрсә, гәүдә авырлыгы тиешле нормага киләчәк. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев