Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәренең 34нче балалар бакчасында әниләр җептән курчак ясарга өйрәнде

«Салават күпере» балалар бакчасында 2019нчы елдан бирле «Алтын куллар» дип аталган әти-әниләр клубы эшләп килә, аның максаты булып халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм туган телебезгә аерым игътибар булырга тиешлеген төшендерә алу тора.

Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә балалар бакчаларының роле гаять зур. Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган сабыйларга милли үзаң, рухи-әхлакый һәм физик үсеш башлангычы бирүне максат итеп куйган балалар бакчаларыннан бертуктаусыз эзләнүләр, камиллеккә омтылу таләп ителә. Шуны да истән чыгармаска кирәк: яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Әти-әни — төп тәрбияче.
Балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара эшчәнлеге проблемасын билгеләүдә төп идея шуннан гыйбарәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык әти-әниләр өстендә, ә без тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә, тулыландырырга тиеш.
Тәрбиянең төп асылы — балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Әлеге эштә гаилә белән эшне оештырганда кызыклы, традицион булмаган формалардан файдалану бик тә отышлы. Гаилә белән элемтәне ныгытуда әти-әниләр клубы, иҗади остаханәләр булдыру мөһим роль уйный, шуңа күрә аларны планлаштыруга, оештыруга зур әһәмият бирәбез. Гаилә клубының максаты — гаиләләрне укыту-тәрбия эшчәнлегенә укыту проектлары аша тарту, гаилә тәрбиясенә булышлык күрсәтү, әти-әниләрнең педагогик культурасын күтәрү, шул исәптән аларны мәктәпкәчә тәрбия бирү өлкәсендә яңа фәнни эшләр белән таныштырып бару.
Шәһәребезнең 34нче санлы «Салават күпере» балалар бакчасында да 2019нчы елдан бирле «Алтын куллар» дип аталган әти-әниләр клубы эшләп килә. Клубның максаты булып халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм туган телебезгә аерым игътибар булырга тиешлеген төшендерә алу тора.
Шушы форсаттан файдаланып, әти-әниләр клубы кысаларында, бакчабызның 12нче санлы зурлар төркеме әниләре һәм тәрбиячеләре җитәкчелегендә «Алтын куллар» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Аның максаты традицион татар һөнәрләре серләре белән танышу, шул ук вакытта яңа үзенчәлекле алымнар кулланып эшләү серләренә төшенү. Әлеге чарада гүзәл затларыбыз (әниләребез) җептән курчак ясарга өйрәнделәр.

Барлык осталыкларын кулланып, җан җылысын биреп, зур тырышлык белән эшләгәнгә, курчаклар бик матур килеп чыкты. Әниләребез катнашында узган осталык дәресе чын мәгънәсендә остаханәне хәтерләтте. Күңел җылысын биреп эшләгән хезмәт җимешләре бакчабыз күргәзмәсендә үз урыннарын алды.

Шунысы сөендерә: бүгенге әти-әниләр арасында да гаиләдә балаларны хезмәт сөючән һәм иҗади шәхес итеп тәрбияләү алдынгы урында тора. 
Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: балалар бакчасы, гаилә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә, баланы тирән белемле, әдәпле, сәламәт, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләргә һәм шушы юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Димәк, баланы тәрбияләү, аңа белем бирү, аны һәрьяклап үстерү өчен гаилә белән балалар бакчасы эшчәнлегендә бердәмлек булу бик мөһим. 
Людмила ШИГАЕВА, 34нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев