Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга сугышчысы: «Ватан Ана чакыра! Без бармасак, кем барыр?»

Дәрәҗәле, тыныч, хисләрендә тыйнак. Мәкаләбезнең герое — чын ир заты, ышанычлы һәм көчле рухлы. Андыйлар белән утка да, суга да керү куркыныч түгел.

Аның бу сыйфатлары күзгә күренми, ләкин алар һәрнәрсәдә сизелә: күзләрендә, хәрәкәтләрендә, аралашуында. Нәкъ менә Анатолий Томилин кебек кешеләр белән разведкага да, җир читенә дә барырга мөмкин. «Старшина» позывнойлы алабугалы — контракт буенча хезмәт итүче.

Ватанны якларга китү карарын кабул итүгә берничә этәргеч сәбәп бар, ди «Старшина». Аларның берсе — күптәнге дуслык.

— Минем Олег исемле дустым бар. Ул Түбән Новгород шәһәрендә яши. Без аның белән контракт буенча Таҗикстанда разведкада хезмәт иттек. Бу 90 нчы еллар уртасы иде. Ул миңа МХО зонасына барырга тәкъдим итте. Илгә безнең кебек тәҗрибәле сугышчылар кирәк, диде. Мин дустым белән килештем. Чыннан да, безнең билгеле бер сугыш тәҗрибәсе дә бар, шуңа күрә без үз Ватаныбызга, һичшиксез, файда китерә алачакбыз дип уйладык. Мондый уйлар Олег тәкъдименә кадәр дә барлыкка килә башлаган иде, бигрәк тә хәрби егетләрне җирләргә йөри башлагач.

Ул бер елга контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә. Бу карарны ул аек акыл белән, үлчәп кабул итә. Батырларга хас тынычлык белән хәрби операция урынына китәчәге турында туганнары һәм дусларына әйтә. Беренче чиратта дуслар хуплады, ди ул. Аннан соң гына туганнары да бу хәбәрне кабул итәләр. Яше илледән узган Анатолий Томилин 76 нчы гвардия штурм десант дивизиясенә эләгә. Ул нәкъ менә дусты хезмәт иткән урынга һәм нәкъ менә әлеге батальон командирына эләгергә теләвен таный.

— Ватанга ярдәм итәргә кирәк! Без бармасак, кем барсын? Өстәвенә, сугыш хәрәкәтләренә яраклашкан кешеләр дә бар бит. Никадәр куркыныч булмасын, мондый кешеләргә ул ничектер җиңел бирелә. Мактанып әйтүем түгел, мин шундыйлардан, — ди Анатолий Дмитриевич.

Анатолий Томилинның өч баласы бар, кечкенә кызына 14 яшь. Гомуми мобилизация башланганда олы улы әле генә армиядән кайткан була. Анатолий улы өчен бик борчыла. Улы мобилизациягә эләккән булса, әтисе аның урынына барырга да әзер була.

Эчтән канәгатьләнү хисен тоя ул, чөнки контракт буенча хезмәт иткән вакытта иптәшләрен коткара алган, билгеле бер хәрби тәҗрибәсен «кайнар башларга» (яшь сугышчыларны ул шулай дип атый) тапшырган.

‒ Безгә, минем дустым Олег кебекләргә, тәҗрибәле сугышчыларга караган кебек карыйлар. Без сугышта үзебезне ничек тотарга, нинди маскировка, экипировка кулланырга, сугыш кырында ничек хәрәкәт итәргә тиешлеген, сугышта «ишетү — күрү» дигәнне беләбез. Фронтка яңа технологияләр килгәнен дә онытырга ярамый. Күктә хәзер «кошчыклар» (дроннар) сагалап кына торалар, — дип сөйли Анатолий Томилин.

Ул контрактны 2023 елның маенда төзи. Ләкин декабрь аенда аңа яралану сәбәпле кире кайтырга туры килә. 50 яшен ул күчеп йөрүче десант госпиталендә каршы ала. Ләкин безнең якташыбыз Анатолий Томилин монда да фронтка ярдәм итүен дәвам итә.

— Минем илемә файда китерәсем килә. Мин күңелем белән сугышчы. Россиянең куәтенә, үземнең изгем булган Георгий-Победоносецка нык ышанам. Язмыш шулай хәл иткән икән, мин монда, тылда ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм, — ди алабугалы.

Үсеп килүче буынга Анатолий Томилин күп санлы мастер-класслар үткәрә. Мәсәлән, ничек дөрес итеп жгут куярга яки яраланган кешене сугыш кырыннан ничек итеп алып чыгарга. Сүз уңаеннан, демобилизациядән соң да ул зонага берничә тапкырлар бара. Үзе рульгә утырып, "гуманитарка«ны сугышчыларга илтә. Җиңүгә бары уртак тырышлык белән генә ирешеп булуга ышана ул. Аның сугышчан бүләкләре дә бар: «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре. Ләкин аның өчен башка әйбер мөһимрәк.

— Таныш булмаган кешеләр минем янга килеп, «рәхмәт» дигәч, күңелем тула. Ә әниләрнең «Безнең балаларыбыз урынына утка керүегез өчен рәхмәт» дип әйтүләре бигрәк тә күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, — дип уртаклаша Анатолий Томилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев