Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга табиблары елан чаккан очракта нишләргә кирәклеген аңлатты

Июль — җәйнең кыл уртасы, җиләк җыю... һәм еланнарның аеруча күп вакыты. Хәтта салкынча, яңгырлы сезон да еланнарның гадәти режимына комачау итми.

Алар агач төпләре, ташлар, биек үлән, ауган агачлар, өелгән ботаклар, төзелеш чүп-чарлары булган урыннарда яшиләр, җылыны яраталар. Шуңа күрә еланнарны кояш җылыткан урыннарда — чокыр битләре, болыннар, урман аланнары һәм урман кырлары, авыл юлларында очратырга була.
Ә менә Иске Куклюк авылында яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз җиләк җыйганда кара елан белән очраша. Елан чакканнан соң хатын-кызны район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Бәхеткә, табиблар тиз арада ярдәм күрсәтә һәм хәзер пациентканың хәле тотрыклы дип бәяләнә.
Татарстанда кара еланның ике төре — гади һәм дала кара еланнар яши (ТР Кызыл китабына кертелгән), икесе дә агулы. Агулы булмаганнардан — тузбаш һәм бакыр елан (шулай ук Кызыл китапка кертелгән). Еш кына нәкъ менә кара еланны бакыр елан белән бутыйлар.

Чагудан ничек сакланырга?

  • Урманда һәм биек үләндә йөргәндә ябык аяк киемен киегез.
  • Үзегез белән таяк алыгыз һәм гөмбәгә яки җиләккә кулыгызны сузганчы, үлән арасында таяк белән кыштырдатыгыз.
  • Утырасы урыныгызны игътибар белән карагыз.
  • Әгәр елан шунда ук куркып шуышып китмичә, тыныч кына карап ята икән, аның агулы елан булуы бик мөмкин.
  • Елан белән очрашканда кискен хәрәкәтләр ясамагыз.
  • Еланны тотарга, куркытырга яки аңа кагылырга тырышмагыз — бу аны һөҗүмгә этәрәчәк, нәтиҗәдә — чагарга да мөмкин.
  • Үлгән кебек тоелса да, еланга тимәгез.

Елан чакканда нишләргә — Алабуга табиблары киңәшләре

  • Тыныч булыгыз — паникага бирелмәгез, хәрәкәтләнмәскә тырышыгыз.
  • Яраны сабынлы су белән юыгыз.
  • Агуның таралуын акрынайту өчен, елан тешләгән кул яки аякны хәрәкәт иттерүне киметергә кирәк.
  • Боз яки салкын әйберне тукымага төреп салкын куегыз.
  • Күңел болгану булмаса, су эчәргә була.
  • Кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез (103 яки 112 номеры буенча шалтыратыгыз).

Нәрсә эшләргә ЯРАМЫЙ?

  • Яраны кисәргә яки агуны суырырга тырышырга.
  • Жгут салырга — бу некрозга китерергә мөмкин.
  • Алкоголь яки кофеин эчәргә — алар агуның тәэсирен тизләтә.

Елан бакчага ияләшсә, нишләргә?

  • Бакыр елан кеше янында яшәми, ә менә кара елан белән тузбашны өй һәм бакча тирәсендә очратырга була.
  • Кара еланнан мөстәкыйль рәвештә котылырга тырышмагыз — МЧСка шалтыратыгыз һәм еланга якын килмәгез.
  • Әгәр бакчада тузбаш яши икән, аны артык борчымаска тырышыгыз — озакламый участокта кимерүчеләр саны кимегәнен күрерсез.
  • Янәшәгездә еланнар ияләшмәсен дисәгез, йорт тирәсендәге үләнне чабып торыгыз, киселгән агач ботакларын, чабылган үләнне өемнәргә җыймагыз — ялангач участокта еланнарга качарга урын булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев