Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга укучылары «Безнең заман геройлары» дип танылды

Алабуга укучылары, абыйлы-энеле Булхановлар, «Безнең заман геройлары» дип танылды. Ә бит аларга нибары 11 һәм 8 яшь.

Татарстан башкаласында «Безнең заман герое» республика премиясен тапшыру тантанасында алар «Волонтерлар» номинациясендә «Яшь герой» медальләре белән бүләкләнде («Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк штабы карары буенча).

Республиканың «Безнең заман герое» премиясе Казанда 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул Татарстан халкының батырлыкларын, шул исәптән гомерләрне саклап калуны, хәйриячелекне һәм төрле өлкәләрдәге казанышларны билгеләп үтә. 2024 елда премия кысаларында 62 кеше бүләкләнде, алар арасында — 15 яшь герой, 30 өлкән кеше, 3 гаилә һәм 14 кеше «Гуманитар ярдәм» номинациясендә бүләкләнде. Бу кешеләр, бөтен җәмгыять өчен үрнәк булган гамәлләре белән, чын геройлар булып танылды.
Бүләкләнүчеләр арасында дөнья рекордларын куйган балалар, коткаручылар һәм волонтерлар бар иде. Алабугалылар — бертуган абыйлы-энеле Эрик һәм Рафаэль Булхановлар — беренче тапкыр башкаланың зур сәхнәсенә чыктылар.

Бу малайлар — үз заманының чын геройлары. Ярты ел дәвамында шахмат көрәшләрендә күп тапкырлар җиңү яулап, акчалата бүләкне алар үз ихтыяҗларына түгел, ә МХОга ярдәм фондына юнәлдергәннәр.

Эрик белән Рафаэль үз яшьтәшләре өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен лаеклы үрнәк була ала. Мондый күренекле шәхесләр тормышның теләсә кайсы өлкәсендә бар. Аларның эшчәнлеге — бар кеше өчен яхшы мотивация.

Малайларның олысы Эрик һәм кечесе Рафаэль 8нче мәктәптә укыйлар. Мәктәптә һәм шахмат клубында аларны күпләр белә, әмма үзләренең киң күңелле гамәлләрен алар ниндидер үзенчәлекле күренеш дип бәяләми. Казанга чакыру турында да соңгы мизгелгә кадәр хәбәрдар булмаганнар.

‒ Без Казанга бүләкләү тантанасына баруыбызны иртән генә белдек. Безнең өчен бу көтелмәгән яңалык булды. Республикабыз башкаласына килү бик күңелле булды. Бу тантанада без үзебез генә түгел идек, биредә бик күп кызыклы кешеләр белән таныштык. Аларның кайберләре безгә рәхмәт әйтергә килде, кемдер мактый, кемдер сокланды, хәтта уңайсызлана да башладык, — ди Рафаэль.

‒ Без үзебезнең гамәлне игълан итәргә планлаштырмадык. Казанга чакыру да, тантаналы чарада катнашу да безнең өчен көтелмәгән булды. Без ирем белән улларыбызда шәфкатьлелек, патриотизм хисе тәрбияләргә телибез. Җиңгәннән соң шахмат премияләрен ирекле тапшыру махсус операция кызган вакытта башланды. Малайлар МХО сугышчыларына бик теләп булышалар. Ничә тапкыр ярдәм иткәнебезне әйтә алмыйм, санамадык, — ди малайларның әнисе Наталья Булханова.

Мәкаләбез геройлары үзләренең игекле эшләренә җавап итеп нинди дә булса бүләкләүләр көтми. Өлкәннәр аларны «яхшылык эшлә һәм суга сал» дигән принцип буенча яшәргә өйрәтә. Хәер, аларның бу гамәле хәрбиләр игътибарыннан читтә калмый.

‒ Эрик һәм Рафаэльгә алгы сызыктагы сугышчыларның аларга үзләренең видео сәламнәрен җибәрүләре, рәхмәт йөзеннән аларга трофейлы азык паегы яки шевроннар җибәрүләре бик ошый. Балалар танылу алсын дигән максатыбыз юк. Тантанадан соң да без тагын бер тапкыр батырлык темасына сөйләштек: «Герой» тамгасы белән бүләкләсәләр дә, борыныңны өскә күтәрергә кирәкми, дип аңлаттык, — ди Наталья Булханова.

Бүләкләнүчеләр арасында кешеләрне уттан коткаручылар да, батучыларның гомерләрен саклап калган яшүсмерләр дә бар иде. Малайларны берничә спорт рекорды куйган 5 яшьлек кыз гаҗәпләндергән.

‒ Мондый кешеләр арасында синең балаларың булганда, бу, әлбәттә, горурлык хисе уята. Ләкин мин Алабугадан Оксана Ермакованы һәм аның ирен билгеләп үтәсем килә, алардан башка безнең премия булмас иде. Алар ай саен сугышчыларга гуманитарка илтәләр. Шулай булгач, бу игелекле гамәлдә Ермаковлар гаиләсенең дә өлеше зур, — дип билгеләп үтте яшь волонтер-геройларның әнисе.

Малайлар үзләре исә шахмат турнирларында откан акчаларны алга таба да МХО көрәшчеләренә ярдәмгә җибәрәчәкләрен чын күңелдән әйтәләр.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев