Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада чыгарылыш кичәләре үтте

Бу көнне аерым тантаналар «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплексында һәм Лисичанск һәм Рубежный балалары укый торган «Университет» мәктәбендә дә узды.

Алабуга районы Советының зур залында «Укудагы аерым уңышлары өчен» I һәм II дәрәҗә медальләрен, шулай ук АМР башлыгыннан 15 мең сумлык сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

Тантананы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ачып җибәрде, ул чыгарылыш укучыларын тормышларындагы мөһим этаплары белән котлады. Ул укытучыларга һәм ата-аналарга Алабуга, Татарстан һәм Россия горурлыгын тәшкил итәчәк балалар тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук егет-кызларга һөнәрләрендә дә, шәхси тормышта да үз бәхетләрен табуларын теләде.

Рөстәм Нуриев бу көннең үзе өчен дә үзенчәлекле булуын әйтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары арасында аның кече улы да бар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән җыелганнарны Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпне тәмамлау — ул тормышның яңа этабына старт алуны аңлата, шулай ук җитәкче балаларны кыенлыклардан курыкмаска өндәде.

Изге теләкләргә «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев та кушылды. Ул ата-аналарга һәм педагогларга авыр хезмәтләре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде, ә укучыларга мәктәптәге уңышларының киләчәктәге күп кенә казанышларына баскыч булуын теләде.
Быел мәктәпне тәмамлаучы 43 укучы — алтын, 26сы көмеш медальләр алды. Бүләкләнүчеләр арасында — Лисичанск шәһәреннән килеп, Алабуга институтының «Университет» мәктәбен тәмамлаган ике кыз да бар. Шулай ук сертификатларны химия буенча БДИда йөз балл алган дүрт кешегә тапшырдылар.

Химиядән Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган дүрт укучыга сертификатлар бирелде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән 10 нчы күппрофильле лицей укучысы Динара Кавиева чыгыш ясады. Ул укытучыларга, ата-аналарга һәм район җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде:

«11 еллык бу катлаулы юлны без сезнең белән бергә үттек, — диде ул укытучыларга һәм ата-аналарга. — Сез безне тәрбияле һәм белемле кешеләр итәр өчен барысын да эшләдегез. Мин шәһәребез җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Мидхәт улы Нуриевка эшкә булган мөнәсәбәт буенча лаеклы үрнәк күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, безнең шәһәр зур тизлек белән яхшы якка үзгәрә һәм монда кире кайтасы килә».

Тантаналы өлеш тәмамлангач, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон балалар өчен район Советы бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Балалар АМР башлыгы кабинетында, шулай ук шәһәр планеркалары үткәрелә торган конференц-залда булдылар, аннары яңартылган Хәтер мәйданына чәчәкләр салдылар.

Бу көнне аерым тантаналар «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплексында һәм Лисичанск һәм Рубежный балалары укый торган «Университет» мәктәбендә узды.

КФУның Алабуга институты актлар залында хөрмәтле кунакларга югары уку йорты директоры Марат Умаров һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова кушылды. Алар ике мәктәпне булдыру һәм үстерү, Россиянең тарихи территорияләрендәге балалар белән эшләү турында сөйләделәр.
Тантана укучыларның һәм чакырылган артистларның иҗади номерлары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев