Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булышу өчен гуманитар штаблар эшли

«Без бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында халык ярдәме оештырыла.

«Сезнең барысы да яхшы булуын бик телибез... Барысының да! Һәркемнең! Бергә без көчле!» Алабуга районының Котловка авылыннан биш яшьлек Маша Землянова ясаган рәсем астында шундый юллар бар. Бала җибәргән хат олы кеше кулы белән язылганлыгы билгеле, тик шулай да...

Мондый ихлас хәбәр алган сугышчы дошманга каршы көчле көрәшер. Мондый рәсемне, балалардан йөзләгән башка хәбәр белән бергә, мобилизацияләнүчеләргә җибәреләсе әйберләр янына салачаклар.

Алабугада, бөтен илдәге кебек үк, өлешчә мобилизация вакытында чакырылганнарга һәм аларның якыннарына булышу буенча гуманитар штаблар ачылды. «Без бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында халык ярдәме оештырыла. «Без бергә» — ул инде гади чара гына түгел, кешеләрнең бердәмлеге һәм мәрхәмәте, авыр чакта янәшә булырга әзерлекнең билгесе.

Андый пунктларга алабугалылар иң беренче кирәк булган шәхси гигиена әйберләрен, озак сакланыла торган ашамлыклар һәм чиста су, дарулар һәм медикаментлар, җылы өс һәм аяк киемнәре алып килә ала. Алабугада андый урыннар берничә. Шуларның берсен волонтерлар булдырган. «Яшь гвардия» яшьләр оешмасы җитәкчесе Роман Епанешников әйтүенчә, «Без бергә» дип аталган гуманитар штаб Алабугада апрельдән бирле эшли. Хәтерләсәгез, нәкъ шул вакытта, язын, ирекле хәрәкәт активистлары Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан качаклар өчен беренче булып гуманитар ярдәм оештырды. Аннары аларның балаларына 1 сентябрьгә мәктәпкә җыенырга булышты. 

Роман Епанешников: «Украинадагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, махсус хәрби операциягә җибәрелүчеләргә ярдәм арта.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм юнәлеше дә үсә. Андый гаиләләргә бушлай психологик, юридик, адреслы ярдәм, теләсә кайсы көнкүреш ярдәме дә күрсәтеләчәк һәм күрсәтелә. Гариза буенча, социаль волонтерлар балаларны балалар бакчасыннан алырга, яисә аның белән өйдә утырып торырга, даруханәгә яисә ашамлыклар кибетенә барып килергә мөмкин. Без ярдәм кулы сузарга әзер! Һәрвакыт! Теләсә кайсы минутта!» Әлеге гуманитар штаб Нефтьчеләр проспекты, 29 «а» («Барс» ЯҮ бинасы) адресы буенча урнашкан, ул иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр эшли, телефоннар: 8962-572-8530; 8987-286-7439. 

Роман Епанешников сүзләренә караганда, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле аларның штабыннан өч тапкыр ярдәм җибәрелгән. Киләсесе — машина тулуга карап, — дип аңлата Роман. Хәзер бу эшкә оешмалар актив кушылды. Мәсәлән, Лисичанскига һәм Донбасска Алабуга үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре гуманитар ярдәм җыйды. Хастаханәнең барлык бүлекләреннән табиблар һәм медицина хезмәткәрләре балалар әйберләре һәм кирәкле медикаментлар алып килде. Район хезмәтчәннәре дә актив катнаша. Котловка кешеләре, мисалга, гуманитар ярдәм җыю пунктында концерт куйды. «Деревенька+» җирле коллективның патриотик җырлары яңгырады, авыл халкы җылы киемнәр, эчке кием, шәхси гигиена әйберләре, ашамлыклар китерде. Быелгы уңышны бүлешергә дә әзерләр. Шушы авылдан гына да 10 капчык бәрәңге килде. 

Анатолий Матавин — Котловка старостасы: «Якындагы биш җирлектән: Костенееводан, Покровское авылыннан, Казиледән, Свиногорьедан һәм Котловкадан 5 кешене озаттык. Алар өчен җан атабыз, өйгә исән-имин кайтырлар дип ышанабыз. Без биредә аларга гына түгел, башка сугышчыларга да һәрьяклап булышырга әзер. Мәсәлән, безнең клубта 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә концерт булды. Анда пенсионерларга бүләкләр бирделәр. Минем ярдәмчем бу бүләкләрне Украинага җибәрергә тәкъдим итте һәм аны күпчелек хуплады. Икенче көнне авыл халкы кем нәрсә булдыра, шуны китерде. Җылы киемнәр, ярма, кофе, дарулар һәм башкалар. Битарафлар юк дип әйтүем! Бу безнең уртак эш икәнен һәркем аңлый, без бергәләп кенә җиңә алабыз! Балалар күпме рәсем җибәрә!»

Гуманитар ярдәм җыюга һәркем өлеш кертә ала. Бердәмлек — ул шундый гаҗәеп көч, ул безгә хәзер бигрәк тә кирәк. 

Гуманитар ярдәм пункты адреслары
— Нефтьчеләр проспекты, 16
— Тынычлык проспекты, 24 «а» («Мәрхәмәтлелек планетасы») сәгать 10.00 дән 17 сәгать 30 минутка кадәр (төшке ял: 12.00-13.00). 
— «Ситицентр» кибете ( «Скарлетт» бүлеге) 
— Әйләнеч шоссе, 7 («Инициатива Елабуги» оешмасының җәмәгать кабул итүе) тел. (885557) 6-15-51
— Алтынай урамы, 1 («Могҗизалар кыры») 

«Кайнар элемтә» телефоннары
8-800-200-34-11 — хәрби хезмәттәге һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм (адреслы көнкүреш ярдәме, психологик киңәш, юридик ярдәм)
8-965-598-55-35 — волонтерларның адреслы ярдәме (көнкүрештә булышу, ашамлыклар сатып алу)
8-917-915-58-04 — мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә психологик киңәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев