Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары

Алабугада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә төрле социаль аспектларда ярдәм күрсәтеләчәк.

«Бер генә гаилә дә игътибарсыз калмаячак, ярдәм адреслы һәм вакытында күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итә шәһәр җитәкчелеге. Алабугада гражданнар өчен нинди ярдәм чаралары күрелүе турында алга таба укыгыз.

Ипотека һәм кредитларны кичектерү
2022 елның 28 сентябрендә Дәүләт Думасы кредит килешүләре буенча йөкләмәләрне үтәү үзенчәлекләре буенча закон кабул итте. Закон мобилизацияләнгәнгә яисә махсус хәрби операциягә катнашканга кадәр ипотека, теләсә кайсы куллану кредиты яки микрозаем алган гражданнарга түләүне кичектереп тору хокукын алырга мөмкинлек бирә. Аларның гаилә кешеләре дә элегрәк алган кредит һәм заемнары буенча түләүне кичектереп тору мөмкинлегеннән файдалана ала. Хәзерге вакытта һәр банк кичектереп түләү механизмын эшли. Бу турыда өстәмә хәбәр ителәчәк.

Гаиләләр өчен психологик консультация
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә «Барс» яшьләр үзәге психолог ярдәме күрсәтәчәк. Моның өчен Нефтьчеләр проспекты, 29а адресы буенча эш көннәрендә сәгать 13.00дән сәгать 19.00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Тәҗрибәле психологлар борчуларны кичерүдә бушлай ярдәм итәчәк. Язылу өчен телефон номеры: 8(917) 915-58-04 (8.00 дән 19.00гә кадәр), WhatsApp буенча да ярый.

Волонтерлардан адреслы ярдәм
Алабугада өлкән яшьтәгеләр өчен волонтерлык хезмәте эшли. Оештыручысы — «Барс» яшьләр үзәге. Мохтаҗ гражданнарга студент-волонтерлар ярдәм итәчәк. Ярдәмне күрсәтүгә гаризалар 8-987-286-74-39 телефоны буенча кабул ителә. Волонтерлар көнкүрештә ярдәм итәчәк. Мисалга, кибеткә яки даруханәгә барып килү. 

Санаторий һәм балалар лагерьларына юллама
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен республика шифаханәләренә, шул исәптән «Ана һәм бала» программасы буенча юлламалар биреләчәк. Моның өчен балалар поликлиникасындагы 414нче кабинетка, Любовь Николаевна Касаткинага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны 7-13-41 телефоны аша белергә була.

1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Мамадыш районының «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерена смена оештырылачак. Лагерьга 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар бара ала. Өстәмә мәгълүмат өчен эш көннәрендә 8:00дән 17:00гә кадәр 8-958-623-50-79 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
29 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр КФУның «Буревестник» лагеренда смена оештырыла. Анда 5-11нче сыйныф укучылары ял итә алачак. Ялны оештыру мәсьәләләре буенча эш көннәрендә 7-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итәсе.

Мәктәптә туклану һәм балалар бакчасына йөрү — бушлай
Мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсендә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар октябрьдән мәктәптә туклану өчен түләүдән азат ителәчәк. Шулай ук аларның балалары балалар бакчасына бушлай йөри алачак. Гаиләләрнең үзләренә кая да булса мөрәҗәгать итү кирәкми. Ярдәм үз вакытында күрсәтеләчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев