Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче малайның хыялы тормышка ашты

Габдрахман исемле малайга хыялын тормышка ашырырга полиция хезмәткәрләре ярдәм итте.

9 яшьлек алабугалының хыялы — полициядә эшләү. Шуңа күрә ул полиция хезмәткәрләре белән танышуны сорап хәтта Кыш Бабайга хат та яза.

Яңа ел алдыннан могҗизалар булмый калмый: малайның бу хаты Алабуга районы буенча полиция бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Сергей Ефремов кулына эләгә. Җитәкче малайның хыялын тормышка ашыра да инде. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре патруль автомобилендә Габдрахман янына кунакка килә һәм Яңа ел белән котлап, аны алар белән бергә хезмәт итәргә чакыра. 

Малай патруль машинасында йөреп, тавыш һәм ут сигналларын кабызып карый ала. Аннан соң аңа олиция музеен күрсәтәләр һәм хокук сакчыларының эше белән таныштыралар.

Малай полиция хезмәткәрләренә яңа ел могҗизасы өчен рәхмәт белдерә һәм аларны Яңа ел белән котлый. 

Полиция хезмәткәрләре Габдрахманга Яңа ел бүләкләре тапшыра һәм уңышлар, яңа казанышлар һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын теләп, үсеп җиткәч Габдрахманны полиция бүлегендә хезмәткә көтүләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев