Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугадан мобилизацияләнүче гаиләсенә суыткыч тапшырылды

Кузнецовлар гаиләсенә куратор итеп ТКХ һәм төзелеш Департаменты җитәкчесе билгеләнгән. Аның җитәкчесе Андрей Томилин бүген солдат әнисе Татьяна Кузнецова янында булды. Гаиләгә ярдәм итеп суыткыч алып килделәр.

Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган һәр кешенең гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтү өчен кураторлар беркетү турында карар кабул ителде.

Әйтик, ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилинга ике гаилә беркетелгән. Шуларның берсе — Кузнецовлар гаиләсе.

Шушы көннәрдә ул мобилизацияләнгән солдатның әнисе Татьяна Кузнецова янында булды. Гаиләгә ярдәм итеп суыткыч алып килделәр.

— Ике гаилә белән дә элемтәдә торабыз. Без аларның нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыкладык. Кузнецовлар гаиләсенә суыткыч кирәк иде. Без аны сатып алдык, алып килдек һәм урнаштырдык. Шулай ук аның мобилизацияләнгән улына термобелье җибәрергә әзерлибез. Моннан тыш, безгә беркетелгән гаиләләргә социаль ярдәмнең барлык чаралары да күрсәтелә, — диде Андрей Томилин. 

Татьяна Гариф кызының улы Артем Кузнецов 25 августта Украинада махсус хәрби операциядә катнашу өчен «Алга» батальонына үз теләге белән киткән. Ул яраланган һәм хәзер Севастополь госпиталендә дәвалана. Аннан тыш, ата-ананың тагын өч улы бар, аларның берсе — I төркем инвалид. Татьяна Кузнецова мобилизацияләнгән улы һәм аның белән ничек элемтәдә торуы турында сөйләде.

— Үз вакытында Артем Осетиядә хезмәт итте. Бу юлы, повестканы көтмичә, ул үз теләге белән китәргә булды. Өч көн эчендә җыенып бетте. Безнең өчен көтелмәгән хәл, әлбәттә. Аретм белән көн саен телефон аша аралашабыз. Хәзер ул госпитальдә, үзе әйтүенчә, хәле тотрыклы. Мин барысының да яхшы булуына һәм улымның сау-сәламәт өйгә кайтуына ышанам. Кураторга ярдәмнәре, безгә җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә, — ди Татьяна Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев