Алабугалыларга Җүңү символын таратачаклар
6 майда Алабугада "Георгий тасмасы" халыкара акциясе старт ала. Ул 6, 7, 8 майда үтәчәк.
Бу тасманың төсләре Бөек Ватан сугышының иң зур бүләге булган "Дан ордены"н символлаштыра. Алар халык күп җыела торган урыннарда: 37 нче кибет, Үзәк базар, КФУ алдындагы мәйданда таратылачак. Һәрберсе 25 сантиметр булган биш меңгә якын тасма таратырга планлаштырыла. Фашизмны җиңү символын шәһәр укучылары һәм волонтерлар өләшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев