Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар тактик носилкалар җитештерүгә кушылды

Алар яралыларны эвакуацияләү өчен кирәк.

«Мәрхәмәтлелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балаларның төбәк иҗтимагый оешмасында «Фәрештәнең алтын куллары» («Золотые руки ангела») Казан төркеме кураторлары шундый носилкалар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Лариса Ситникова һәм Зөлфия Идрисова тактик носилкаларның нәрсәгә кирәген сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

— Безне алабугалылар үзләре чакырды. «Золотые руки ангела» төркеме шундый носилкалар тегү белән шөгыльләнә. Алар "кайнар нокта«ларда яралыларны алып чыгу һәм шулай ук йөк күчереп йөртү өчен файдаланыла. Һәр эшләнмә коткаруга булыша. Җиңел, мобиль, уңайлы, хәзер алар бик кирәкле, 200 килограммга кадәр авырлыкка чыдый. Комплект зур булмаган сумкага сыешлы, без анысын да тегәбез. Кыен хәлдә калганда, аны бер генә кеше дә өстери ала. Хәйриягә килгән акчаларга тегәбез һәм фронтка бушлай җибәрәбез. Күп хезмәт сорый торган эш, һәммәсе кыйммәткә төшә, чөнки алар бер куллану өчен диярлек. Яралылар канына буялганнан соң, алардан инде файдаланып булмый. Шуңа да, күбрәк эшләнсәләр, яхшырак. Аларны ясауга күпме кеше кушыла ала, шулкадәр алар безнең хәрбиләргә файда китерәчәк, — ди Лариса Ситникова.

Хезмәттәше белән бергәләп, ул носиканы ничек тегәргә икәнен күрсәтте.


— Үрү ысулы белән эшлибез. Башта билгеле бер озынлыкта тасмалар кисәбез, аннары аларны җыябыз, шуннан соң гына тегү машинасында йөртеп чыгабыз. Тасмалар кисү һәм җыюга 15 минут китә. Машинада тегү — иң мәшәкатьлесе. Носилканы берничә кеше берьюлы ясый ала. Берәүләр кисә, икенчеләре җыя. Моның өчен махсус эш коралы кулланыла, — ди Зөлфия Идрисова. 

Алар фронтка 17 мең носилканы бушлай җибәргәннәр инде. Татарстанда «Фәрештәнең алтын куллары» хәрәкәте хәзер республиканың 50 шәһәрен берләштергән, аңа нигез салучы — Казанда яшәүче инструктор-медик Илнар Зиннәтуллин. Носилканың үзен Фома кушаматлы Мәскәү кешесе уйлап тапкан. Хәзер бу эшкә Алабуга да кушылды. Көрәшчеләр өчен кирәкле җайланма «Мәрхәмәтлелек планетасы» базасында эшләнәчәк, биредә моның өчен бар шартлар да, иң мөһиме — битараф булмаган кешеләр бар. Бу эшне Таңсылу Хөснуллина җитәкләячәк, ул хәзер безнең шәһәрдә «Золотые руки ангела» төркеменең кураторы булып тора. Башлап җибәрү өчен, казанлылар 40 носилкага җитәрлек тукыма калдырдылар. Алга таба алабугалылар материалны үзләре сатып алачак, билгеле инде, илтифатлы гражданнар ярдәме белән.

— Без үзебез Добасста яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны күптән оештырдык инде, хәзер мобилизацияләнүчеләр өчен туплыйбыз. Аның бер өлешен Казанның танк училищесына җибәрдек, әле Белгород госпитале өчен әзерләп куйдык. Хәзер тактик носилкалар тегүгә кушылабыз. Битараф булмаган кешеләрнең булышуы — иң мөһиме, — ди Таңсылу Хөснуллина. 

Әйтергә кирәк, "Мәрхәмәтлелек планетасы«нда фронт өчен маскировка ятьмәләре дә эшлиләр. 

— Без юылган чиста кием, урын-җир әйберләре, көрән, куе яшел, алтын-сары, соры төстәге пәрдәләр кабул итәбез. Кайгыртучан, җитез кулларга мохтаҗбыз. Тукымаларны Тынычлык проспекты, 24 «а» адресы буенча китерүегезне сорыйбыз, — дип алабугалыларга мөрәҗәгать итә Таңсылу Хөснуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев