Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 8 нче мәктәбендә 32 ел математика укытучы Сирень Исакова: «Һәр кешедә кояш бар»

Бик көчле, белемле, сабыр, төпле, һәр сүзне уйлап кына сөйләшә торган укытучы.

Укытучы баласы башка төрле тәрбия ала. Аңа тәләпләр дә башка. Ул бар җирдә үрнәк булырга тиеш, чөнки бар кешенең күзе синдә була. Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туып үскән Сирень Хикаметдин кызы шуларның берсе.

«Өч кызым да бик яхшы укыды. Физика-математика укытучылары булды. Өчесе дә очрашып, каникулда хыялларында методик берләшмә ясыйлар. Фикер уртаклашалар, без тыңлап утырабыз», — дип искә ала гомере буе башлангыч мәктәптә укыткан әнисе Әлфинур апа.

Бу язмамда шул өч кызның төпчеге Сирень Хикаметдин кызы Исакова турында язарга телим. Аның быел күркәм гомер бәйрәме — түгәрәк санлы туган көне. Үз гомерен мәктәпкә, укучыларга багышлаган бу шәхес турында язып үтмәсәм, бу җиһанда нидер эшли алмаган кебек тоелыр иде.

Сирень Хикаметдин кызы — Алабуга шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә 1994 елдан бирле математика укыта. Бик көчле, белемле, сабыр, төпле, һәр сүзне уйлап кына сөйләшә торган укытучы. Әниләре Әлфинур апа үзе дә гомере буе балалар укыткан. «Укытучы эшен яратып эшләдем, кайткач, кызларыма кызык хәлләрне сөйли идем. Кайтып, сумкамны куюга, әни сөйлә инде, сөйлә», дип кочаклап алалар. Шулай башланган юл, кызларында укытучы һөнәренә мәхәббәт уяткан, әниләре кебек мөгалим булырга этәргеч биргән.

Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында туган Сирень тапкыр, башлы кыз булып үсә. Кечкенәдән аларны әти-әниләре эшкә өйрәтеп үстергән. Бу турыда Сирень үзе дә еш искә ала. Кызыклы вакыйгаларны хәтеренә төшереп сөйли.

Мәктәптә үткәрелгән төрле чаралар турында мәкаләләр яза. Язган мәкаләләрен ул вакыттагы газета-журналларга бастырырга җибәрә. Сирень Хикаметдиновнаның сөйләмендә хәзер дә үзенә тартып тора торган сөйләм теле сакланып калган. Аның белән аралашу җиңел, ул сине сабыр гына игътибар белән тыңлый, сорауларга төпле киңәш-җаваплар бирә. Шул сыйфатлары булгангадыр, аны укучы балалар да үз итә. Кайчан карама аның янында укучылар җыелышкан була. Дәрестән соң да күпме баланы өстәмә эшләргә алып кала ул. Һәр эшне тикшерә, хаталарын ничәшәр тапкыр аңлатып, белем алуларына ирешә. Аның укучылары бик тырышлар. Мәктәпнең, шәһәрнең, төбәкнең, республиканың нинди генә бәйгесе булмасын, алар алдынгы урыннар яулый. Математика буенча олимпиадада —җиңүчеләр, призерлар булып, уку йортыбызның данын яклыйлар.

Фәнни-практик конференцияләрдә чыгышлар ясап, халыкара, бөтенрәсәй, республика, төбәк, шәһәр дипломнары белән бүләкләнә торган җиңүчеләр, призерлар әзерли.

Сирень Хикаметдин кызы өстәмә белем бирү курсларын да алып бара. «Дәреслек битләре артында» баш астындагы бу курсларда күпме бала белем ала.

Бердәм дәүләт имтиханнарында да аның укучыларының күрсәткечләре зур.

Нинди генә семинарларда катнашмый ул. Ачык дәресләр бирә, чаралар күрсәтә. «Талантлы балалар академиясе» нең программасын төзи. Ул программа буенча профильле лагерьларда балалар белем ала. Математиканы тирәнтен укыту буенча авторлык программасын эшли.

Укытучыларның аттестация комиссиясендә эксперт та ул. Олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясендә дә эшли. 10 нчы Б сыйныфының сыйныф җитәкчесе дә. Көчле укытучыларын бик ярата укучылары. Кайчан карама, уй-фикерләре белән уртаклашырга аның янына ашыгалар.

Сирень Хикаметдин кызы биргән ачык дәресләрнең исемлеге дистәләрдән артып киткән. Шәһәр, төбәк, республика семинарлары, конференцияләр дә аның катнашыннан башка үтми. Ул аларда кызыклы мастер-класслар, дәресләр күрсәтә. Тырышлык — аның төп коралы. Барысына укытучыдагы белем, зәвык, тәрбиялелек ярдәмгә килә.

Сирень Хикаметдин кызы 32 ел укытучы хезмәтендә. Шул вакыт эчендә тырыш хезмәте өчен күп тапкыр мәгариф идарәсенең, Татарстан Республикасының, мәктәпнең Мактау грамоталары, дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән шәхес. 2020 елда Мәгариф министрлыгының Почет грамотасын алды. Көләч йөзле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер тора. Кешеләрне үзенә тарта белә, аннан үзгә бер җылылык сирпелеп тора.

Сирень Хикаметдин кызы — ике кыз әнисе дә. Кызлары 8 нче мәктәптә белем алды. Яхшы укыдылар. Әнисе кебек тәрбияле булулары, белем алуга омтылышлары белән аерылып тордылар. Югары уку йортларында белем алып, тормышта үз юлларын таптылар.

Әниләре Әлфинур апаны да Сирень гаиләсе белән бик тәрбияләп тора. Алар өчен әниләре бар яктан да үрнәк. Аның сүзен тыңлап, хөрмәт итеп яшиләр.

Гомумән, нәселләре белән горурланырлык аларның. Гадилек тә, кешеләргә карата ягымлылык та, хөрмәт тә яши аларда.

Чын укытучы нәселе шундый тәрбиягә ия була. Үз йөзен һәрвакыт яклый да, саклый да белә. 

Түгәрәк санлы гомер бәйрәме мөбарәк булсын. Кешеләргә кылган игелекләре үзенә хөрмәт булып кайтсын. Сирень Хикаметдин кызына хезмәттәшләре дә, ата-аналары да, укучылары да бик рәхмәтле. Уңышлар гына телик аңа.

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА 
Фото: Шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев