Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә маскировка челтәрләре үрү пункты эшли

Эш башланганнан бирле биредә инде 88 маскировка челтәре үрелгән, 81 плащ-палатка эшләнгән.

Алабуга районы Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә маскировка челтәрләре үрү эше кайный. Теләге булган һәркем бу саваплы эшкә кушыла һәм үз өлешен кертә ала.

Бүгенге көндә һәркем булдыра алганча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Кемдер гуманитар ярдәм җыя, азык-төлек, төрле кирәк-яракларны туплап посылкалар җибәрә, кемдер маскировка челтәрләре үрә.

Хәзерге вакытта Алабуга районында маскировка челтәрләре үрү эше 16 ноктада алып барыла. Шуларның берсе шәһәребезнең Җәмигъ мәчетенә караган мәдрәсәдә урнашкан. Биредә көн саен хатын-кызлар 32 батальонда хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм итү өчен хезмәт куя.

Эш башланганнан бирле биредә инде 88 маскировка челтәре үрелгән, 81 плащ-палатка эшләнгән. Мәдрәсәдә эшләүче мөслимәләр эшкә шулкадәр күнеккән, аларның оста куллары челтәрләрне күз иярмәслек җитезлек белән үрә. Баштагы мәлләрдә өйрәнеп китү кыен булмадымы соң, дигән сорауга алар бертавыштан:

— Юк, бер дә авыр түгел, һәркемнең кулыннан килә торган эш, теләк кенә булсын, — диләр.

Әлбәттә, һәр эшнең үз нечкәлекләре булган кебек, монда да билгеле бер технологияләрне истә тотарга кирәк.

— Маскировка челтәрләрен күрсәтелгән схемага карап үрәбез, ул оборона министрлыгыннан җибәрелә. Челтәрләрнең зурлыгы һәм типлары төрле була, шуңа күрә схемалар да бер-берсеннән аерыла, барысын да дөрес итеп, туры китереп эшләү кирәк, — ди Рима Садыкова.

Челтәрнең нигезендә — балык тоту ятьмәсе. Тукымалар исә башта рулоннарга төрелгән килеш кайтарыла, аннары электр пычагы белән тасмаларга киселә, шуннаң соң инде активистлар кулына эләгеп, станокта без күрергә күнеккән маскировка челтәрләре үрелә. Хатын-кызлар пиксель стилендәге рәсемне кабатларга тырыша, бу сеткаларның күктән караганда тирәлектә күренмәве өчен кирәк. Хәрби хәрәкәтләр зонасында техниканы һәм позицияләрне саклап калу өчен бу бик мөһим.

— Безгә аларның биеклектән ничек күренгәнен күрсәткәннәр иде, чыннан да, чирәмнән аерырлык түгел икән. Хәрбиләр ялга кайтканда, үзләреннән дә сораганыбыз булды, бәлки, юкка тырышабыздыр, бу хәтле челтәрләр кирәк тә түгелдер, дибез. Әмма барысы да киресенчә, бу бик кирәкле әйбер, бик мөһим эш, дип әйтәләр, — ди Рима ханым.

Җылы сүз җанга рәхәт, дип безнең халык белми әйтмәгән, армый-талмый эшләгән хатын-кызлар өчен сугышчыларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү, әлбәттә, күңелле, һәм тагын да рухланып эшләргә этәргеч булып тора.

Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итү өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмый алар.

— Эшнең мөһим икәнлеген аңлыйбыз, шуңа күрә мөмкинлек булуга бирегә килергә тырышабыз, җәй көне бөтенләй ялсыз эшләдек. Эшче куллар җитәрлек булса — көненә бер челтәр әзер. Һәркем булдыра алганча булыша, — ди Мәүлия Сафина.

Аның сүзләренә Гөлсәрия Якупова да кушыла:

— Кичтән йокларга ятканда да, тизрәк таң атсын иде инде, эш көтә бит, дип уйлыйм, — ди ул.

Мәдрәсәгә килүчеләр гаять җитди эш белән мәшгуль булсалар да, биредә гаҗәеп тыныч, дустанә мохит хөкем сөрә, күңелгә рәхәтлек иңә. Әйтерсең лә, фронттагы көрәшчеләребез өчен, мөслимәләр бу челтәрләргә үзләренең җан җылысын да бәйләп җибәрә.

Дистәләгән сетка үреп өйрәнгән хатын-кызларның куллары шулкадәр шомарып беткән, без сөйләшкән арада гына да әллә нинди фигуралар ясап өлгерәләр.

— Төрле атамалары бар, мәсәлән, «капюшон», «шапочка», һәрберсе үзенчә ясала, бер өйрәнеп киткәч, кыенлыгы юк, — ди Фаилә Әхмәтова.

Миңзифа ханым Латыйпованың да кулында тасмалар ялт-йолт кына килеп тора, тиз арада кирәк юнәлештә урнашып, челтәргә үрелеп кереп тә китәләр. Шулай итеп, көн саен диярлек мәдрәсә бинасында эш кайный.

Әйтергә кирәк, зур эш зур чыгымнар да таләп итә, бер маскировка челтәре 2-2,5 мең сумга төшә. Хәзерге вакытта кирәкле материалларны сатып алу һәм эшкәртү битараф булмаган кешеләр ярдәме хисабына башкарыла. Билгеләп үткәнебезчә, маскировка челтәрләре хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләрнең берсе. Мәсәлән, 1 танкны дроннардан саклау өчен 3 челтәр кирәк. Димәк, никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.

Ватаныбыз сагында торучы егетләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итү — безнең уртак бурычыбыз дисәк, бер дә ялгыш булмас. Теләге булган һәркем бу саваплы эшкә кушыла һәм үз өлешен кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев