Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың Үзәк китапханәсендә Тәслимә Кәримованың яңа китабын тәкъдир иттеләр

Әлеге чарага «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгзалары да килгән иде.

27 февральдә А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасе, шагыйрә һәм прозаик Тәслимә апа Кәримованың «Күңел күзе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Тәслимә Шаһидулла кызы Кәримова 1947 елда Кукмара районының Янсыбы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Биология факультетында белем алып, укытучы дипломына ия була. Төрле район мәктәпләрендә биология укыткан Тәслимә Шаһидулла кызы, лаеклы ялга китәр алдыннан, Алабуганың 2нче гимназиясендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Хәзер дә ул мәктәпләр белән арасын өзми.

Авторның «Энҗе чәчәк», «Исми тор, вакыт җиле...», «Хәтер йомгагын сүткәндә» исемле китаплары укучылар арасында аеруча популяр. Иҗатында туган як, мәхәббәт, әдәп һәм әхлак темаларын күтәргән тыйнак холыклы шәһәрдәшебез мәсәл һәм нәсер жанрларына да мөрәҗәгать итә.

Соңгыларыннан — «Күңел күзе» дип аталганы — аеруча үзенчәлекле. Ул Алабугада яшәүче Рәмзия һәм Зөфәр Сәетовлар гаиләсе тормышыннан алып язылган. Әсәргә Зөфәр Гайнуллин сценарий эшләгән.

Очрашу кичәсендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 28 нче татар подгруппасы студентлары, сәхнә теле укытучысы Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева җитәкчелегендә, «Күңел күзе» китабыннан өзек тәкъдим иттеләр.

Студентлар һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп үз рольләрен башкардылар. Алга таба сүз китап авторы Тәслимә Кәримованың үзенә бирелде. Ул китапның язылу тарихы, геройлары турында сөйләде, килгән тамашачыларны үзенең иҗаты белән таныштырды. Китап тәкъдир итү кичәсенә Рәмзия һәм Зөфәр Сәетовлар гаиләсе дә чакырулы иде. Кызлары Регина моңлы җырларын бүләк итте, студентларның сорауларына теләп җавап бирде.

Әлеге чарага «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгзалары да килгән иде. Алар Тәслимә Кәримовага үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр.
Әлеге матур очрашудан алган якты хисләр — караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр. Тәслимә Кәримованың бу әсәре туң җаннарны да эретерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев